Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия армиясе турында ялган таратуда гаепләнгән шәфкать туташын 8 елга хөкем иткәннәр

news_top_970_100
Россия армиясе турында ялган таратуда гаепләнгән шәфкать туташын 8 елга хөкем иткәннәр
www.rbc.ru/Ольга Меньших / VK

Ольга Меньших – Пирогов исемендәге Мәскәү хирургия үзәгендә шәфкать туташы-анестезист. Гаепләү версиясе буенча, ул үзенең «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә «хәрби фейклар» тараткан. Үзе исә, аккаунтын «ватып кергәннәр» дип әйткән. Бу хакта «РБК» яза.

Мәскәүнең Дорогомилов суды армия турында «фейклар» тарату эше буенча шәфкать туташын 8 елга ирегеннән мәхрүм иткән, дип яза ТАСС аның адвокаты Леонид Соловьев сүзләрен.

«Суд Меньшихны Җинаять кодексының 207.3нче маддәсенең 2нче өлеше буенча гаепле дип танып, гомуми режимлы колониядә 8 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде», – диде ул. Яклау хөкем карарына карата шикаять бирергә ниятли.

Ольга Меньших «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә Россия хәрбиләренең Буча шәһәрендәге гамәлләре турында дөрес булмаган мәгълүмат урнаштыруда гаепләнә. Яз көне Россия гаскәрләре Киев өлкәсеннән чигенгәннән соң, Көнбатыш басмалары раслаганча, җирле халык гәүдәләре күренгән фотолар бастырды. Мәскәү моны «провокация» дип атады һәм үз тикшерүен үткәрергә вәгъдә итте.

ТАСС билгеләп үткәнчә, Меньших үз гаебен танымый һәм аның «ВК»дагы сәхифәсен «ватып кергәннәр» дип раслый. Меньших әйтүенчә, үзенә каршы күрсәтмә биргән хезмәттәшләре аңа карата дошман.

Президент Владимир Путин 2022 елда Россия Кораллы Көчләрен куллану турындагы фейкларны халык алдында тарату өчен җинаять җаваплылыгы кертә торган канунга кул куйды.

Закон гамәлдә булган 2 ел эчендә Тикшерү комитеты «хәрби фейклар» маддәсе буенча 273 җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин. Аның сүзләренчә, тикшерүчеләр судка 134 җинаять эшен җибәргән, фигурантлар булып 136 кеше исәпләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100