Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россия армиясе сан ягыннан дөньяда икенче булачак. Мобилизация беләнме?

news_top_970_100

Владимир Путин РФ Хәрби көчләренең штат санын 2 млн 389 мең кешегә кадәр арттырганнан соң, Россия армиясе солдатлар саны буенча дөньяда икенче булачак.

Статистик мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә хәрби хезмәткәрләр саны буенча лидерлар өчлегендә Кытай (2 035 000), Һиндстан (1 445 550) һәм Кушма Штатлар (1 328 000) тора. Путин указыннан соң Россия армиясе Һиндстан һәм АКШ хәрби көчләрен саны буенча узып китәчәк, дип яза «Известия».

Дәүләт Думасы депутаты Виктор Заварзин армиянең штат саны тагын бер тапкыр арттыруны дәүләтне саклау зарурлыгы белән аңлата. Аның сүзләренчә, ил бары тик үзенә генә исәп тотарга тиеш.

«Бу – нормаль күренеш. Ныклы Кораллы көчләр кирәк. Хәзер өстәмә көчләр һәм чаралар формалашачак», – ди оборона комитеты әгъзасы.

Аерым алганда, НАТО һөҗүм ясарга мөмкин булган төньяк-көнбатыштагы чикне һәм Украина белән чикне ныгыту таләп ителә.

Чараны Думаның оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов та «планлы» дип атады. Ул, санны арттыру армиягә элеккеге чит ил партнерлары ягыннан янауларга нәтиҗәлерәк һәм оперативрак җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный – мәсәлән, Финляндия, дип яза «Парламентская газета».

«Безгә хәзер төньяк-көнбатыш юнәлешенең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен яңа подразделениеләр һәм хәрби частьләр формалаштырырга кирәк, чөнки анда безгә чиктәш Финляндия НАТО блогына керде. Ә бу процессны алып бару өчен, нәкъ менә санны арттыру таләп ителә дә инде», – ди Картаполов.

Хәрбиләр санын арттыру ашыгыч мобилизацияне аңлатмый. Заварзин сүзләренчә, Россиядә контракт буенча хәрби хезмәткәрләр җитәрлек. Бу – гаскәрләрне үстерү буенча глобаль планның бер өлеше генә. Шәхси составны «кирәк булганда» арттырачаклар.

Хәзер хөкүмәт күрсәтмәне гамәлгә ашыру өчен бюджет акчаларын бүлеп бирү мәсьәләсе белән шөгыльләнәчәк.

Хәрбиләр санын арттыру турында «Комсомольская правда»ның хәрби корреспонденты Александр Коц та фикерен әйткән. Telegram-каналында ул «математик чагылышта Кораллы көчләр 180 000 кешегә арттырылган» дип аңлатты.

Аның фикеренчә, мобилизация НАТО Россиягә рәсми рәвештә сугыш игълан итсә генә, шул ук вакытта теләсә нинди дипломатик мөнәсәбәтләрне өзсә генә булачак. «Штатка»ны киңәйтү нәкъ менә мобилизация игълан итмәү өчен кирәк.

«Резерв бригадалары формалаша. Контракт хезмәтенә керү динамикасы шундый: яңа челтәр төзергә мөмкинлек бирә. Анда әлегә булмаган полкларда БПЛА хезмәтләренең штат урыннары булыр дип өметләнәм», – дип язган Коц.

Моңа кадәр РФ армиясенең штат саны 2023 елның декабрендә 2 209 130 кешегә кадәр арттырылган иде (шул исәптән 1 320 000 хәрби хезмәткәр).

Ул вакытта Россия Оборона министрлыгында хәрби составны өстәмә рәвештә арттыруны «НАТО блогының агрессив эшчәнлегенә» реакция дип атаганнар иде. Санны арттыру контрактчылар хисабына этаплап узачагын, шул ук вакытта мобилизация планлаштырылмавын белдерделәр.

Сентябрь башында Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков армияне тәэмин итү буенча РФ икътисадының потенциалы үсеше турында сөйләде. Ул махсус хәрби операция тәмамлану нәтиҗәсе континентта яңа куркынычсызлык архитектурасын төзү булырга тиешлеген билгеләп үтте.

Моңа кадәр АКШта да армияне арттыру кирәк икәне турында белдергән булганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100