Россия актрисасын Нью-Йоркта бала урлауда гаеплиләр
Актриса гаиләсендә җәнҗал чыккан булуы ихтимал.
Россиядә танылган актриса Ирина Усокны
Ирина Усок изоляторда утыра һәм суд көтә дигән хәбәрләр таралды.
«Звезда» каналы мәгълүматы буенча, 42 яшьлек актрисаны бала урлауда гаепләп тоткарлаганнар.
Актрисаның хезмәттәше Денис Муляр журналистларга сөйләгәнчә, ул әле күптән түгел генә бала тапкан. Иринаның ире «американец булган бугай». Ирина моңа кадәр дә баласы белән АКШка бара, тик ул чакта барысы да яхшы була. Хәзер ир белән хатын арасында нидер булган, дип фаразлаган ул.
Соңрак «Содружество актеров Таганки» оешмасының матбугат хезмәте аңлатма биргән. Ирина шушы театрда эшли. Аны тоткарлау гаилә хәлләре белән бәйле. «Криминал юк», дип әйткәннәр оешмада.
«Бу аның шәхси эше. Аның баласы — Америка гражданины», — дип әйткәннәр театрда ТАСС агентлыгына. Театр Иринага ярдәм итәргә тырышачак.
- Ирина Усок «Даша Васильева — любительница частного сыска», «Мама, не горюй», «Марш Турецкого», «Русские в городе ангелов», «Семейные тайны», «Братья Карамазовы» кебек фильмнардагы рольләре белән танылды.