news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия актеры Камил Ларин татар телендә әтисен туган көне белән котлады

Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты, алып баручы Камил Ларин әтисен туган көне белән котлады. Актер җылы сүзләрен татар һәм рус телләрендә җиткерде.

news_top
Россия актеры Камил Ларин татар телендә әтисен туган көне белән котлады
Камил Ларинның Инстаграм аккаунтыннан

Актер Камил Ларин татар милләтеннән. Әтисе — Шамил Исхак улы, әнисе — Рауза Гиният кызы. Комик образлар остасы бүгенгесе көндә тормыш иптәше Екатерина Андреева белән уллары Даниярны (5 яшь), кызлары Ләйсәнне (3 яшь) үстерәләр. Беренче хатыны Галинадан Ян (27 яшь) исемле улы бар.

«Кадерле һәм яраткан әтием, Шамил Исхакович! Бүген сиңа 86 яшь тула. Син булдырасың, афәрин. Туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа саулык, озын гомер телибез! Галактика исәпләүләре буенча син әле малай гына, шуңа күрә  әле күп нәрсәгә өйрәнергә, яңа ачышлар ясарга туры киләчәк үзеңә. Озак еллар бергә булырга язсын! Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа. Безнең мәхәббәтебез экраннар, вакытлар, мәңгелек аша күчсен! Яратабыз, туган көнең белән! Урра!» –дип матур теләкләрен җиткергән актер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар