news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия, АКШ һәм Украинаның Абу-Дабидагы сөйләшүләре ябык форматта узачак

news_top

Россия, АКШ һәм Украина вәкилләренең Абу-Дабидагы өч яклы сөйләшүләре ябык форматта узачак. Очрашуга журналистларны кертмәячәкләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгына консультацияләргә әзерлек барышы турында хәбәрдар чыганак белдергән.

Чыганак мәгълүматлары буенча, Россия делегациясе Абу-Дабига инде килеп җиткән.

Консультацияләр 10–11 ноябрьдә узачак дип планлаштырыла. Яклар иминлек гарантияләре, деэскалаци, гуманитар мәсьәләләр һәм тынычлык урнаштыру буенча алдагы адымнар турында сөйләшергә җыена.

Сөйләшүләрдә Россия ягыннан Президент ярдәмчесе Владимир Мединский, тышкы эшләр министры урынбасарлары Сергей Рябков һәм Михаил Галузин, Генераль штабның Баш идарәсе башлыгы Игорь Костюков һәм аның урынбасары Юрий Жигарловский катнашачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар