Россия, АКШ һәм Кытай Шэньчжэнь саммиты нәтиҗәләре буенча уртак декларация кабул итте
Россия, АКШ һәм Кытай Владимир Путин, Дональд Трамп һәм Си Цзиньпин катнашындагы өчьяклы сөйләшү нәтиҗәләре буенча уртак декларация кабул итте. Бу хакта ТАСС хәбәрчесе яза.
Ил җитәкчеләре атом-төш сугышында җиңүчеләр була алмавын һәм аның беркайчан да башланырга тиеш түгеллеген раслады. Илләр атом-төш куркынычларын киметү һәм мондый коралның таралуына юл куймау турында диалог алып барырга килеште.
Путин, Трамп һәм Си Цзиньпин Халыкара җинаять суды һәм башка шундый ук структуралар үз вәкаләтләреннән арттырып файдаланмаска тиешлеге белән килеште. Дәүләт башлыклары рәсми затларның иммунитетын саклауның төп әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
Документның икътисади өлешендә яклар барлык илләр мәнфәгатьләре өчен, нефть продуктлары җитештерүне һәм алар белән тәэмин итүне арттырырга килеште. Оешмага глобаль проблемаларга нәтиҗәлерәк җавап бирә алсын өчен, Россия, Кытай һәм АКШ Берләшкән Милләтләр Оешмасын реформалау яклы чыгыш ясады, дип яза «Татар-информ».
Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин Мәскәү, Пекин һәм Вашингтонның халыкара иминлекне һәм тотрыклылыкны тәэмин итүдә мөһим роль уйный алуын белдергән иде.