news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Росприроднадзор: «Питрәч районында төзелә торган кошчылык фермасы контрольдә тотыла»

news_top
Росприроднадзор: «Питрәч районында төзелә торган кошчылык фермасы контрольдә тотыла»
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның Питрәч районында төзелеп килә торган «Ак барс» кошчылык комплексы объекты икенче дәрәҗәдәге куркыныч категориясенә керә. Димәк, аның өчен дәүләт экология экспертизасы таләп ителми. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Айсылу Сәгыйтова шул хакта сөйләгән.

«Әлеге объект гадәттән тыш югары куркыныч зонасы категориясенә керми. «Ак барс» кошчылык комплексы объекты федераль дәүләт экология контролендә булырга тиеш, аны Росприроднадзор гамәлгә ашыра. Юридик зат табигатьне саклау законнары таләпләрен үтәргә, тискәре йогынты ясаган өчен түләүне тәэмин итәргә, объектны дәүләт исәбенә куярга тиеш», – дип сөйләде ул.

Айсылу Сәгыйтова мәгълүматлары буенча, әлеге объект идарә контролендә булачак. Закон таләпләрен бозу очраклары турында белешмәләр килгән очракта, чаралар күреләчәк. Кошчылык комплексы торак пунктлардан шактый ерак урнаша.

«Әлеге объектта ташландыкларны су объектларына түгү каралмаган. Ташландыклар буенча нормативлар билгеләнәчәк. Алар рөхсәт бирә торган документация алырга, билгеләнгән нормативлар буенча эшләргә, тискәре йогынты өчен түләргә тиеш», – диде Айсылу Сәгыйтова.

Фото: © «Татар-информ», Наталья Рыбакова

Шулай ук ул, тиешле документацияне оешманы кулланылышка тапшырганнан соң (бу 2027 елда көтелә) эшләргә тиеш. Әлегә объект төзелеше буенча Росприроднадзорга шикаятьләр килмәгән.

Кошчылык фермасын Казаннан көньякка таба – Тугаш, Арышхазда, Ильинский, Көек, Богородское торак пунктлары тирәсендә Мишә елгасыннан ерак түгел урында төзү планлаштырыла.

Моңа кадәр интернетта экологик хәлнең начараюыннан курыккан җирле халыктан шикаятьләр барлыкка килгән иде. Борчылган кешеләр социаль челтәрләрдә Татарстан Рәисе постларына комментарийлар яза, «Халык контроле» системасында гаризалар калдыра һәм кошчылык фабрикасы төзелешенә каршы петиция төзи, аны хәзерге вакытта 1200дән артык кеше имзалаган. Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә тикшерү уздырырга һәм вазгыять турында хисап бирергә кушты, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар