Пневмонияне кисәтүнең иң нәтиҗәле һәм ышанычлы ысулы – вакцинация. Бу хакта Роспотребнадзорга сылтама белән РИА Новости яза.
«Грипптан һәм хастаханәдән тыш пневмониядән саклануның иң нәтиҗәле ысулы булып вакцинация санала. Профилактика прививкалары грипптан өзлегү куркынычы югары булган кешеләргә, шул исәптән ОРВИ белән еш авыручыларга, хроник авырулары булган пациентларга аеруча киңәш ителә», – диелә ведомство хәбәрендә.
Хастаханәдән тыш пневмонияләрне кисәтү өчен шулай ук пневмококк һәм гемофиль инфекцияләрдән прививка ясатырга киңәш ителә, дип өстәгәннәр Роспотребнадзорда.
Моннан тыш, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга, һава торышына туры китереп киенергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.