news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Роспотребнадзор Татарстанда талпаннар иң еш кадала торган районнарны атады

news_top

Татарстанның зур шәһәрләрендә яшәүчеләргә талпаннар ешрак кадала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Бүгенге көнгә, талпан кадалган 437 кеше медицина оешмаларына мөрәҗәгать итте. Узган ел мөрәҗәгать итүчеләр саны 1548, ягъни 3,5 тапкырга күбрәк иде», – диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, 437 очракның 15е – читтә талпан эләктереп кайтучылар. Татарстан халкының 65 проценты талпанны — урманнарда, 17 проценты бакчада ял иткәндә эләктергән.

«Иң күп талпан кадалу очраклары Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, шулай ук Алабуга һәм Бөгелмә районнарында теркәлгән», – диде Любовь Авдонина.

Бүгенге көндә белгечләр 33 талпанны тикшергән, аларның берсе боррелиозлы булып чыккан. Шул ук вакытта республика халкы арасында талпан инфекцияләрен йоктыру очраклары теркәлмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар