Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роспотребнадзор: Төркиядә себер язвасы ачыкланган!

Төркиянең төньягында урнашкан, Кара диңгезгә чыгучы, Акчаабат торак пунктында себер язвасы очрагы теркәлгән. Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, 70 тән артык кеше хастаханәдә дәвалана. Өч кешенең диагнозы расланган. Бер хатын-кыз вафат булган.

news_top_970_100
Роспотребнадзор: Төркиядә себер язвасы ачыкланган!

Сәламәтлек саклау органнары уздырган эпидимиологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланганча, авыру, инфекцияле сыер итен ризыкта куллану аркасында килеп чыккан, дип яза "Российская газета"

Ведомство Төркиягә баруны планлаштырганда әлеге мәгълүматны истә тотарга кирәклеген искәртә.

Белешмә. Себер язвасы – авыр, йогышлы тире авыруы, ашкайнату-эчәклек трактын һәм үпкәләрне зарарларга мөмкин. Авыру вегетатив формада һәм спора ярдәмендә барлыкка килә ала, авыру тудыручы ярсыткычлар дистә еллар дәвамында туфракта саклана. Гадәттә, кеше бу чирне, авыру терлекләрне караганда, аларны эшкәрткәндә һәм итне ризык буларак кулланганда йоктыра. Инкубацион вакыт берничә сәгатьтән 8 көнгә кадәр сузыла. Микробларга каршы чаралар белән дәвалыйлар, профилактика өчен кешеләргә һәм терлекләргә привикалар ясыйлар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100