Роспотребнадзор Россиядә яңа вирус барлыкка килү турындагы мәгълүматны кире какты
Респиратор синцитиаль вирусның (РСВ) яңа булуы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәбәр итә, дип яза «Российская газета».
«Бу – яхшы таныш һәм киң таралган кискен респиратор авырулар (ОРВИ) барлыкка китерүче», – диләр ведомствода.
Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, бу – Pneumoviridae төркемендәге рибонуклеин кислоталы (РНК) вирус. Ул өске сулыш юлларында җиңел инфекцияләр дә, бронхиолит һәм пневмония кебек каты авырулар да китереп чыгарырга мөмкин.
Роспотребнадзорда әйтүләренчә, дөньяның күпчелек төбәкләрендә РСВ сезонлы авыру санала. Ул һава-тамчы юлы белән йога. Шул ук вакытта балалар арасында, күпчелек очракта, 2 яшькә кадәрге сабыйлар авырый. Бу вирустан вакциналар юк.
Вируслы инфекцияләрдән саклану өчен, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга бармаска киңәш ителә. Авыру билгеләре барлыкка килсә, өйдә калырга һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Роспотребнадзорның эпидемиология институтында 25 төрле вирусны, шул исәптән респиратор синцитиаль вирусны ачыкларга мөмкинлек бирә торган тест-система эшләнгән, дип өстәделәр ведомствода.
Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында дөньяда COVID-19 кебек үк куркыныч булган яңа респиратор синцитиаль вирус барлыкка килүе турында мәгълүмат барлыкка килгән иде, диелә хәбәрдә.