Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роспотребнадзор: «Март аена кадәр Россиядә коронавирус булмады»

Попова коронавирустан дәвалану озак дәвам итүен, шуңа күрә савыгучыларның саны аз булуын әйтте.

news_top_970_100
Роспотребнадзор: «Март аена кадәр Россиядә коронавирус булмады»
pixabay.com

Кайберәүләр коронавирус белән гыйнвар-февральдә авырдык дип уйлый, әмма мартка кадәр коронавирус Россиядә булмаган. Бу хакта «Россия-1» каналына интервьюсында Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова әйтте.

«Россия Федерациясендә коронавирусның нәкъ шунысы — ә аның дистәләгән төрләренең берсе түгел, нәкъ менә шушысы Россиядә һәм Мәскәүдә булмады. Бу әйбер инде безнең ил кешеләренең бик азында гына иммунитет булуы белән исбатланды», — диде ул.

Попова коронавирустан дәвалану озак дәвам итүен, шуңа күрә савыгучыларның саны аз булуын әйтте.

«Беренчедән, кешеләр вирустан бик озак аралана, вирусы бетмичә ул сәламәт кеше дип саналмый», — диде ул.

Моннан тыш, Попова бик күпләрдә пневмониянең авыр төре башлануын, ә бу өзлегүнең шулай ук озак дәвам итүен әйтте.

Рәсми мәгълүматлар буенча, Россиядә коронавирус беренче тапкыр 31 гыйнварда теркәлде, аны Кытай гражданнарында таптылар. Коронавирус белән авырган беренче Россия гражданины — Diamond Princess лайнерында пассажир. 27 февральдә Мәскәүдә чит илдән кайткан Россия гражданинында коронавирус ачыкланды.

Коронавирус белән дөньяда 3,2 млн кеше авырый, 230 мең кеше үлде. Россиядә 124 054 очрак теркәлгән, 15 013 кеше савыккан, үлүчеләр 1222 кеше. Соңгы биш көндә тәүлегенә 1000 кеше савыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100