news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Роспотребнадзор: «Йогышлы авыруларның 80 проценты куллар аша тарала»

news_top

Кулларны сабын белән ким дигәндә 30 секунд юу йогышлы авырулардан сакланырга ярдәм итә. Роспотребнадзор белгечләре мәгълүматларына караганда, йогышлы авыруларның 80 проценты контактлы юл белән, шул исәптән куллар аша тарала. Бу турыда «Радио 1» яза.

Җәмәгать урыннарында булганнан соң, кешенең кулларында миллионлаган микроорганизм калырга мөмкин. Алар арасында зарарсыз бактерияләр генә түгел, ә куркыныч авырулар китереп чыгаручы микроорганизмнар да бар. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча Роспотребнадзорның төбәкара идарәсе матбугат хезмәте кисәтә.

Юылмаган куллар аша төрле йогышлы авырулар таралырга мөмкин. Алар арасында сальмонеллёз һәм норовирус кебек эчәклек инфекцияләре, грипп һәм COVID-19 кебек сулыш юллары авырулары, лямблиоз һәм аскаридоз кебек паразитар авырулар, шулай ук тире инфекцияләре бар.

Инфекция чыганагы булып көндәлек тормышта еш кагыла торган әйберләр дә торырга мөмкин. Болар — җәмәгать транспортындагы тоткычлар, кәгазь акчалар һәм ишек тоткалары. Пычрак өслеккә кагылганнан соң биткә, ризыкка яки телефонга тотынганда, авыру китереп чыгаручы микроорганизмнар организмга үтеп керергә мөмкин.

Белгечләр инфекцияләрне кисәтү өчен кулларны сабын белән ким дигәндә 30 секунд дәвамында яхшылап юарга киңәш итә. Мондый гигиена чарасы тиредәге авыру китереп чыгаручы микроорганизмнар санын 99,9 процентка кадәр киметергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар