Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роспотребнадзор: быел яз тычкан бизгәге йоктыру ихтималы артачак

Бозылган азык-төлек белән сату итүче намуссыз сатучыларның, хезмәт күрсәткәндә алдаучыларның, эш белән тәэмин итүче ялкауларның котын алып торучы оешма - Роспотребнадзор - 2017 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясады.

news_top_970_100
Роспотребнадзор: быел яз тычкан бизгәге йоктыру ихтималы артачак

Вице-премьер Васил Шәйхразиев һәм Татарстан Министрлар Кабинетының күпчелек өлеше катнашында узган җыелышта ведомство башлыгы Марина Патяшина, традиция буенча, Татарстанда республика халкының зары еш төшкән “штрафлы” районнар һәм компанияләр исемлеген атады. Еллык йомгаклау җыелышында шелтәләнүчеләр, былтыргы хаталарын төзәтергә өлгерүчеләр турында -  “Татар-информ” күзәтү-репортажында.


Тикшерүләр аз булган саен шикаятьләр дә азрак

Күзәтчелек органы статистикасы буенча, 2017 елда кызыклы тенденция күзәтелгән. Татарстанда яшәүчеләр үз хокукларын яклап Роспотребнадзорга сирәгрәк мөрәҗәгать итә башлаган. Шул ук вакытта Татарстан “ревизорлары”, федераль закон буенча, планлы тикшерүләр санын да ике тапкырга диярлек киметкән.

2017 елда ведомствога 12508 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Тагын 12 меңгә якын кеше “кайнар элемтә” телефоннары буенча консультация алган, мөрәҗәгать итүләр саны 13,5 процентка кимегән.  Шул ук вакытта, соңгы биш елда республика территориясендә планлы тикшерүләр саны 42,7 процентка кимегән. 2017 елда гына күзәтчелек органы белгечләре эшмәкәрләрне 9,6 процентка сирәгрәк тикшерә башлаган. Алар оешмаларда барысы 4259 тапкыр гына тикшерү (планлы һәм планнан тыш) оештырган.

Узган елда кече бизнеска бөтенләй дә административ басым ясалмаган. Роспотребнадзор план буенча оештырган 1890 тикшерүнең бары тик 17 проценты гына кече бизнеска бәйле булган. Шулай да, ведомство белгечләре билгеләп узганча, республикада кече бизнесны тикшергәндә 92 процент очракта хокук бозулар ачыклана. Роспотребнадзор 86,5 млн сум штраф салган. 12119 эшмәкәр һәм оешма административ җаваплылыкка тартылган.

Күзәтчелек органы белгечләре республика судларына 1733 эш тапшырган. Шуларның 90 проценты гаеплеләрне җәзага тарту белән тәмамланган. Роспотребнадзор Татарстан кешеләренә сыйфатсыз товар сатучылар, хезмәт күрсәтүче һәм товар җитештерүчеләр белән судларда  34 миллион сум акчаны кайтарырга ярдәм иткән. Төрле сәбәпләр буенча, Татарстанда 255 объектның эшчәнлеге туктатылган. Тәмәке тартуга каршы эшчәнлек барышында, Казандагы торак йортларда урнашкан ике дистәдән артык кальян тарту урынында закон бозулар табылган һәм алар ябылган.

Фатирда краннан ага торган суны эчү куркыныч булганга кем гаепле?

Татарстанда яшәүчеләрнең 80 меңе (2,1 проценты) хәзергә кадәр эчәргә яраклы су белән тәэмин ителмәгән. Сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин ителгән халык 97,9 процент тәшкил итә, дип белдердеТатарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

“Республикада эчәргә яраклы суның сыйфатын микробиологик, санитария-химия күрсәткечләре буенча яхшыртуда уңай тенденция бар.  Шулай да, ситуация үзгәрешсез кала торган муниципаль районнар бар”, - дип билгеләп узды ул.

Хәзерге вакытта суның сыйфаты республикадагы уртача күрсәткечләрдән кимрәк булган районнар бар. Микробиологик күрсәткечләре буенча -  Чүпрәле, Әгерҗе, Мөслим, Яңа Чишмә районнары; санитария-химия күрсәткечләре буенча - Азнакай, Чирмешән, Аксубай, Спас, Актаныш, Нурлат Мөслим районнары. Патяшина билгеләп узганча, нәкъ бер ел элек, 2016 ел йомгакларына багышланган коллегиядә су сыйфаты критерийлары буенча “кызыл зонага” шушы ук районнар кергән булган.

“Республикада су белән тәэмин итү системалары төзү һәм булганнарын реконструкцияләү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру хисабына, эчәргә яраклы суның сыйфаты яхшыруның уңай динамикасы күзәтелә, ләкин бу җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Беренче чиратта, муниципалитетлар программага актив кушылырга һәм аның буенча эшләргә тиеш. <..>. Мин “кызыл сызыкка эләккән” муниципалитетларга мөрәҗәгать итәм. Бөтен халыкны эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итәргә кирәк”, - дип, коллегиянең пленар докладыннан соң, Роспотребнадзор отчетына карата үз фикерен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та белдерде.

Васил Шәйхразиев шулай ук коллегиядә булган Татарстан муниципаль берәмлекләре шурасы рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга мөрәҗәгать итеп, республика районнары вәкилләрен җыеп, аларга су белән тәэмин итү системасын тәртипкә китерү өчен нәрсә комачаулавын ачыклауны сорады.

Гомумән алганда, соңгы елда республикада су белән тәэмин итү системасы өлкәсендәге хәл яхшырды: әгәр 2016 ел нәтиҗәләре буенча халыкның 3 проценты  эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин ителмәгән булса, 2017 ел азагына бу сан 2,1 процент булды. Татарстан Республикасының 13 муниципаль районындагы 21 торак пунктта эчәргә яраклы суның сыйфаты яхшырган. 17 торак пунктта суүткәргечләр төзелгән, булганнары төзәтелгән һәм реконструкция ясалган, Саба районындагы 4 торак пунктта иске скважиналарны консервацияләп, халыкны су белән тәэмин итүнең башка чыганакларына тоташтырганнар.

“Ниһаять, су белән тәэмин итү чыганакларының санитария саклау зоналары чикләрен билгеләү һәм килешү турында мәсьәләне чишү буенча эш урыныннан кузгалды, - дип сөйләде Патяшина. - Без республикадагы чыганакларның 25 проценттан артык өлешенең санитария зонасы булмавы, бу хәл суның пычрануына китерүен бер генә тапкыр әйтмәдек инде. Соңгы өч елда әлеге күрсәткеч 20 процентка кадәр кимеде. 200 чыганак өчен проектлар төзелде (2015 елдан 2017 елга кадәр). Шулай да Балык Бистәсе, Чистай, Кайбыч, Баулы, Теләче районнарында бу мәсьәлә әлегә чишелеш тапмады.”

Бүгенге көндә Татарстанда эчәргә яраклы 3212 су чыганагы бар. Шуларның биштән бер өлешенең санитария зоналарының чиге билгеләнмәгән. Идарә җитәкчесе җирле үзидарә органнарын бу эшчәнлекне дәвам итәргә, ә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгын чикләр турында мәгълүматларны дәүләт кадастрына кертергә чакырды.

Марина Патяшина билгеләп узганча, бүгенге көндә Татарстандагы биологик чистарту корылмаларының (БЧК) эшчәнлек сыйфаты белгечләрне борчуга сала. Республика территориясендә барлыгы 88 шундый система эшли, аларның 24е шәһәр чикләре эчендә урнашкан. 2017 елда торак пунктлар чиге эчендә калдыкларын чыгара торган 23 чистарту корылмасын тикшергәннән соң, 15енең нәтиҗәле эшләмәве, бу хәлнең сулыкларны пычратуы ачыкланган. Нәтиҗәле эшләмәүче чистарту корылмалары исемлегенә Казанда 5 корылма, Түбән Камадагы 4 корылма, Аксубай, Актаныш, Чүпрәле, Нурлат, Чистай һәм Лаеш районнарында берәр корылма керә.

Татарстанда кайда сыер савучылар һәм тракторчыларның сәламәтлегендә экономия ясыйлар

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт шартлары иң начар булган Татарстан районнары коллегиядә ачыкланды. Татарстан Роспотребнадзоры җитәкчесе 2017 елда предприятиеләрендә хезмәт шартларын бозу очраклары теркәлгән өч районны атады. Күзәтчелек органының “кызыл зонасына” Кама Тамагы районының “Заря” агрокомплексы, Алексеевск районының “Алга” колхозы, Нурлат районының “Ирс” агрофирмасы кергән. Патяшина аңлатканча, бүген республика агросәнәгать комплексындагы барлык объектларның 16 процентында санитария-эпидемиология ягыннан хәлләр шәптән түгел.

2017 елда төрле тармакларда канәгатьләнерлек булмаган хезмәт шартлары 180 эшченең һөнәри авыруы барлыкка килүгә сәбәп булуы ачыкланган. Барлык һөнәри авыруларның 90 проценттан артыгы технологик процессларның һәм эш урыннарының камил булмавы, производствоны механизацияләү җитәрлек дәрәҗәдә булмау, эшчеләрнең хезмәтен һәм ялын дөрес оештырмау сәбәпле барлыкка килә.

“Хисап тотыла торган елда һөнәри авыруларның биштән бер өлеше авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрендә теркәлгән. Тармакның һәр алтынчы объектында санитария-эпидемиология ягыннан хәлләр уңышсыз булып кала бирә”, - диде идарә җитәкчесе.

2017 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бергәләп эшләү авыл хуҗалыгы тармагында медицина күзәтүе узучы хезмәткәрләр санын арттырырга ярдәм итте, дип билгеләп үтте Патяшина. Әгәр 2016 елда бу күрсәткеч 46 процент кына булса, 2017 ел йомгаклары буенча әлеге сан 71 процент дәрәҗәсенә күтәрелде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә медосмотр оештыру буенча Татарстанның Актаныш, Яшел Үзән, Буа районнары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Татарстан халкы әле дә грипптан прививка ясатырга кирәкме дип шикләнә

Берничә ел инде республика хастаханәләрендә мәҗбүри булмаган прививкалардан баш тартучылар белән чып-чын көрәш игълан ителде. Төбәктә зур эпидемияләр булдырмас өчен, ата-аналарны төрле яклап балаларына прививка ясатырга “кыстыйлар”. Роспотребнадзор белгечләре раслаганча, вакцинациянең нәтиҗәлелеге инде күптән бәхәссез һәм исбатланган. Ләкин республика халкының шактый өлеше хәзергә кадәр аяк терәп каршы тора. Шуңа күрә республикадагы табибларның вазифаларына мәгърифәтчелек эше дә йөкләнде - привикадан баш тартучыларны кыстау һәм инандыру. 2017 елда медицина хезмәткәрләре Татарстанда прививкадан баш тартучы һәр дүртенче кешене инандыра алды.

Республикада вакцинациядән алдарак баш тарткан 61934 кешенең 15436сы узган елда прививка ясатты. 2016 елда бу саны бары тик 2973 кеше генә иде.

“Халыкның бер өлеше прививкаларга тискәре карашта калуын кабул итәргә кирәк, - дип билгеләп узды Патяшина. - Шул ук вакытта баш тартулар кимү дә күзәтелә. 2017 ел башына баш тартучылар саны 60 меңнән артык иде. Медицина хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә һәр дүртенче кешене инандыру мөмкин булды. Бу 2016 елга караганда биш тапкыр нәтиҗәлерәк”.

Шулай да, барлык районнар да бу юнәлештә бертөрле яхшы эшләми, дип билгеләп узды ведомство җитәкчесе. Иң начар күрсәткечләр Татарстанның алты районында теркәлгән. 2017 елда Питрәч, Аксубай, Сарман районнарында баш тартучыларның 2 проценттан кимрәк өлешенә генә прививка ясый алганнар. Тәтеш, Балтач, Минзәлә районнарында баш тартучыларны бөтенләй инандырып, кыстап тормаганнар.

Фараз: Татарстанда язын йогышлы авыру таратучы кимерүчеләр саны кискен артачак

2018 елның язында Татарстанда йогышлы авырулы кимерүчеләр - лептоспириоз һзм туляремия кебек кеше өчен куркыныч булган инфекция таратучылар саны кискен арту көтелә.

“Йогышлы авыру таратучылар хисабын алу буенча ел саен ясала торган мониторинг нәтиҗәләре борчуга сала. 2013 елдан башлап, инфекция йөртүче кимерүчеләр  - бөерләрне зарарлаучы геморрагик бизгәк - таратучылар саны үсү күзәтелә. Ә 2017 елдан башлап лептоспироз һәм туляремия таратучылар исәбе дә арта. Быелгы язга фараз борчуга салырлык. Кимерүчеләр саны үсәчәк, димәк, кешеләрнең тычкан бизгәге (мышиная лихорадка), лептоспироз, туляремия йоктыру куркынычы артачак”, - дип игълан итте Марина Патяшина коллегиядә.

Ул, Татарстанның Кама Тамагы, Мамадыш һәм Түбән Кама районнарында 2017 елда күзәтелгән кебек, территорияләрне язгы эшкәртүгә муниципаль контрактларны төзүне сузу булырга тиеш түгел дип исәпләвенә аеруча басым ясады.

Бүген республикада бөерләрне зарарлый торган геморрагик бизгәкнең табигый учаклары, кешеләр котыру авыруын йоктыру куркынычы булган территорияләр актив булып кала бирә. 2017 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан эпидемияләргә каршы эшкәртүләр башкару өчен 55 миллионга якын суммада акча бүлеп бирелгән. Кимерүчеләргә һәм талпаннарга каршы эшкәртүләр ясаганга күрә, Татарстанда авыруларның табигый-учаклы очраклары саны 38 процентка кимегән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100