Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рособрнадзор кайсы югары уку йортларының эшчәнлеген туктатты?

Аккредитациясез калган югары уку йортлары исемлегендә Татарстандагылар дә бар. 

news_top_970_100
Рособрнадзор кайсы югары уку йортларының эшчәнлеген туктатты?

Рособрнадзор илдәге берничә югары уку йортының эшчәнлеген туктатты. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

Мәскәү Икътисад һәм хокук академиясенең лицензиясе Арбиртраж суды карары нигезендә туктатылган.

Аккредитациясез калган югары уку йортлары исемлегендә Татарстанда эшләүчеләре дә бар. Мәскәү Гуманитар-икътисад университетының Түбән Камадагы филиалы да эшчәнлеген туктата.

Бу исемлектә шулай ук Мәскәү Гуманитар-икътисад университетының Волгоградтагы, Ставропольдәге, Клинский һәм Чабаксар шәһәрләрендәге филиаллары да бар. Бу югары уку йортларына студентлар кабул итү тыела.

Себер бәйсез институтында студентларны әзерләү федераль мәгариф стандартларына туры килмәгән. Шуңа күрә аны да япканнар.

Лицензия югары уку йортына белем бирү программаларын гамәлгә ашырырга рөхсәт бирә. Әгәр лицензия туктатылса, вуз белем бирү эшчәнлеген дә туктатырга тиеш. Аккредитация исә укыту мәгариф стандартларына туры килүен раслый.

Аккредитация бирмәгән очракта, югары уку йорты белем бирү эшчәнлеген дәвам итә ала. Тик бу вакытта дәүләт үрнәгендәге дипломнар бирелми, армиядән калу мөмкинлеге дә булмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100