news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рособрнадзор 2028 елгы Бердәм дәүләт имтиханы модельләрен ноябрьдә чыгарачак

news_top
Рособрнадзор 2028 елгы Бердәм дәүләт имтиханы модельләрен ноябрьдә чыгарачак
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Рособрнадзор 2028 елгы Бердәм дәүләт имтиханы модельләрен 2026 елның ноябрендә чыгарырга планлаштыра. Бу чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм укытучыларга имтихан биремнәре белән алдан ук танышырга һәм аларга әзерләнергә булышачак, дип хәбәр итә РИА Новости.

Гадәттә Педагогик үлчәнешләр федераль институты (ФИПИ) имтиханнарга якынча бер ел кала БДИның яңа модельләрен һәм төзәтмәләрен тәкъдим итә. Быел шулай ук документларны иҗтимагый-профессиональ фикер алышуга ноябрь аенда чыгарачак.

2027 елда Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры 1 июньнән 9 июльгә тикле узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар