Росконтроль тавык ботлары сатучыларның күпчелегенә "брак" тамгасы суккан
Росконтроль тавык ботлары сатучыларның күпчелегенә "брак" тамгасы суккан
Тавык боты сатучы алты марканың бишесе брак җитештерә булып чыккан. Алар куркынычсыз таләпләренә җавап бирми икән. Бу карар Росконтрольның рәсми сайтына урнаштырылган.
Росконтроль «Троекурово», «Петруха», «Ржевское подворье», Servilux, «Ясные зори» һәм «Каждый день» тавыкларын тикшергән. Шуларның бишесен җитештергәндә микробиологик куркынычсызлык таләпләре үтәлмәве ачыклаган.
"Бу продукция микроблар белән нык зарарланган", - дигәннәр Росконтрольдә.
Моннан тыш, "Троекурово" тавыкларында кишечная палочка бактериясе табылган, ә "Ржевское подворье" продукциясендә сальмонеллалар ачыкланган.
Тикшерелгән маркалардан бу таләпләргә бары "Каждый день" маркасына караган продукция генә туры килә икән.