news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Роскомнадзор Телеграм эшен чикли башлый - РБК

news_top

Роскомнадзор Телеграм мессенджерының эшчәнлеген чикләүне башлый. Бу турыда РБК үз чыганакларына сылтама белән яза.

«Хакимият Россиядә Телеграм мессенджеры эшен акрынайту буенча чаралар башлау турында карар кабул иткән», дип хәбәр иткән РБК сайтының мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге бер чыганагы һәм профильле ведомстволардагы ике чыганагы.

Ике чыганак сүзләренчә, Роскомнадзор сервис эшен өлешчә чикләү чараларын сишәмбе — 10 февральдә үк башларга планлаштыра. РБКның тагын бер чыганагы исә Телеграм эшен акрынайту буенча чаралар инде күрелә башлады, дип өстәгән.

  • «Интертат» сайтының МАХ каналына язылыгыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар