news_header_bot
Язманы тыңлагыз

РОСКОМНАДЗОР КИСƏТƏ!

Роскомнадзор Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторларга кагылышлы кисәтү таратты.

news_top
РОСКОМНАДЗОР КИСƏТƏ!
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш, ә инде 2015 елның 1 сентябреннән, “Россия Федерациясенең информацион-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибенең төгәллеген тикшерү өлкәсендә кайбер закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы” 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе нигезендә, өстәмә рәвештә, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урынны күрсәтергә кирәк булачак. (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының үзгәртелүе (гадиләштерелүе) турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторларга 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе таләбе буенча, 2015 нче елның 1 сентябреннән, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урын хакында мәглүмати хат юлларга кирәк булачак. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ hәм http://pd.rkn.gov.ru/ сайтларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар