news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Роскачествода Яңа ел алдыннан чыгымнарны планлаштыру өчен киңәшләр бирделәр

news_top
Роскачествода Яңа ел алдыннан чыгымнарны планлаштыру өчен киңәшләр бирделәр
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бүләкләргә, сәфәрләргә һәм распродажаларда артык чыгымнар булмасын өчен, бюджетны мәҗбүри түләүләрне исәпкә алып алдан ук исәпләп чыгарырга кирәк. Бу хакта РИА Новостига Роскачествоның финанс экспертизасы үзәге җитәкчесе Ольга Вяльшина сөйләгән.

Аның сүзләренчә, ел ахырында чыгымнарның артуы кыйммәтле әйберләр сатып алуга гына түгел, ә күп кенә зур булмаган түләүләр туплану белән дә бәйле. Шуңа күрә эксперт башта керемнән торак, коммуналь хезмәтләр, продуктлар һәм гамәлдәге кредитларны каплау чыгымнарын чигерергә, ә калган сумманы бәйрәм ихтыяҗларына бүләргә киңәш итә.

Белгеч әйткәнчә, рассрочка һәм ташламалы чоры булган кредит картасы чыгымнарны бүлгәләргә ярдәм итәчәк, тик бу очракта бурычны үз вакытында түләү мәҗбүри.

«Товар бәясен рассрочкада һәм шундук түләп алуда чагыштырып карагыз – кайвакыт «нуль» ставка товар бәясенә кушылган була инде. Кредит картасы очрагында ташламалы чорның кайчан төгәлләнүен белешергә кирәк, чөнки бу чор узгач процентлар кагыйдә буларак югары ставкада билгеләнә башлый», – дигән белгеч.

Шул ук вакытта зур булмаган бүләкләрне белгеч заем акчалары хисабына түгел, ә үз тупланмаларыннан түләргә киңәш иткән.

Шулай ук Вяльшина гомуми бурыч йөкләнешен күзәтергә киңәш итте: барлык йөкләмәләр буенча түләүләр айлык керемнең якынча өчтән береннән артмаска тиеш.

«Һәрвакыт финанс мөмкинлекләрен бәяләгез һәм, кирәк булганда, финанс белгечләренә һәм банкка мөрәҗәгать итегез. Чыгымнарны каплау өчен теләсә нинди тиз займнардан качыгыз», – дип ассызыклады ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар