news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ромашка кабартмасы

Ромашка кабартмасы

news_top
Ромашка кабартмасы
Камыр өчен: 200 мл сөт, 70 грамм атланмай, 2 йомырка(берсе күмәч өстенә сыларга), 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы чүпрә, он, ярты чәй калагы тоз, ваниль.

Күмәч уртасына - куе җиләк кайнатмасы.

Әзерләү тәртибе: чүпрәне җылы сөттә 1 чәй калагы шикәр комы, 2 аш кашыгы он белән ачытырга. Күбекләнеп күтәрелә. 
 


50 грамм эретелгән атланмайга 1 йомырка, 2 аш калагы шикәр комы, тоз, ваниль, сыек май кушып яхшылап болгатырга.

Әзер катнашманы ачыга кушарга. Он кушып камырны басып бетерергә. Җылы урынга кабартырга куярга.

Күтәрелгәч камырны бер-ике тапкыр төшереп алырга. Камырны 12 кисәккә бүләргә.

"Ромашка" формасында ясарга. Ничек телисез, анысы сезнең фантазия.

10 минутлап кабартып алгач, өстенә тугланган йомырка сылап, валчык сибәргә. 180 градуска кадәр  кызган мичкә пешерергә куярга.

Валчык өчен: 20 гр йомшартылган атланмай, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы он. Валчык хасил булганчы уарга. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар