
Екатеринбургта саунада хатын-кыз иренең кулында үлгән. Туганнары фаразы буенча, хатын-кыз дәваланып бетмәгән гайморит аркасында вафат булган, дип яза «Shot» телеграм каналы.
41 яшьлек хатын-кызның туганнары сүзләренчә, кичә кич ир белән хатын сәламәтләндерү комплексына киткән. Анда бассейнлы фин саунасын арендага алганнар. Шул рәвешле романтик очрашу ясарга булганнар.
Бер мизгелдә хатын-кызның хәле начарлана. Ире чабынган арада, ул суга чумып алырга була. Аннан соң ир кеше сәер тавыш ишеткән һәм хатынына таба борылган, ләкин хатын-кыз инде су төбенә киткән була.
Ир хатынын коткарырга ашыга, аны судан чыгара. Хатын-кызның авызыннан һәм борыныннан күбек киткән, ә аннары кан ага башлаган. «Ашыгыч ярдәм» килгәнче, ир-ат хатынын реанимацияләргә тырышып караган. Хатын-кызның тыны кысыла башлаган, һәм ул аңын югалткан. «Ашыгыч ярдәм» килгәнче ул инде үлгән.
Якыннары сүзләренчә, хатын-кыз күптән түгел генә гайморит белән чирләгән. Температура кискен үзгәргәч, борыныннан кан киткән.