Россиядә һава торышы кышкы режимга күчә, хәтта көньяк төбәкләрдә дә уңай температуралар фаразланмый, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
«Чынлыкта, әгәр абсолют күрсәткечләр буенча анализ ясасак, хәзер җылынып була торган, уңайлы һава торышы булган төбәкләр калмады диярлек. Хәзер инде Россиянең Европа өлешенең көньягында да температура 16-18 градус кына, һәм бу – бары тик төштән соңгы сәгатьләрдә генә. Мин Краснодар өлкәсе һәм Кырым турында әйтәм», – диде Вильфанд.
Ул Приморье өлкәсе әлегә кадәр 15-18 градус җылы булган бердәнбер төбәк булып калганын, әмма анда да якын көннәрдә температура сизелерлек төшәчәген билгеләп үтте.
«Хәзер бик матур исем йөрткән чор башлана – кыш алды, ягъни «предзимье». Гадәттә, ул октябрь урталарыннан алып декабрьнең 15-20ләренә кадәр дәвам итә. Бу чор – кышкы һава циркуляциясенә, кышкы режимга әзерлек вакыты», – дип өстәде синоптик.