Роман Вильфанд: Чынбарлыкка аша торган ике генә сынамыш бар
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Роман Вильфанд белдерүенчә, йөз процент дөреслеккә туры килә торган һава торышына бәйле сынамышлар юк. Болар тикшеренүләр белән исбат ителгән.
Ләкин ул, ике генә сынамышның искәрмә булып торуны белдерде, дип хәбәр итә "Московский комсомолец".
Беренче дөрсе сынамыш - карлыгачларның яңыр алдыннан түбән очуы. Вильфанд аңлатуынча, бу кошлар ашый торган вак чебеннәрнең канатлары, атмосферада су парының күләме арту нәтиҗәсендә, юешләнә.
Икенче сынамыш - шәфәкътәге кояшның ак төстә булуы һава торышының үзгәрүенә. Илнең баш метеорологы сүзләренчә, бу атмосфера фронты бүленешендә кояш нурлары сыну үзенчәлекләренә бәйле.
Ә калган сынамышлар табигать закончалыклары белән бәйле түгел, ә бары тик кешеләрнең кичерешләре белән аңлатыла, дип билгеләп үтте Роман Вильфанд.