Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роман Абрамовичның «Челси» футбол клубына Азнакай кызы Алсу Абдуллина ничек эләккән?

Лондонның «Челси» командасы уенчысы Алсу Абдуллинаның әнисе: «Кызым футбол кырына дога укып чыга, мәчет төзергә тели», - дип сөйләде. Алсу - Татарстаннан Англиянең футбол командасына эләккән беренче һәм бердәнбер уенчы. «Интертат» дөнья дәрәҗәсендәге спортчы үстергән гаилә белән элемтәгә керде.

news_top_970_100
Роман Абрамовичның «Челси» футбол клубына Азнакай кызы Алсу Абдуллина ничек эләккән?
Алсу Абдуллинаның Инстаграмдагы сәхифәсеннән

Алсу Абдуллина Азнакай районының Актүбә бистәсендә туып-үскән. Аңа 20 яшь. Ул Англиянең «Челси» футбол командасына Россиянең җыелма командасы һәм Мәскәүнең «Локомотив»ыннан күчте. Алсу Россия командасы составында 19 матчта катнашкан һәм бер гол керткән булган. Лондон вәкилләре татар кызы Алсу белән килешүне 2,5 елга төзелгән. Алсу Лондонның футбол командасы уен сезонының икенче яртысында кушылды. 2022 елның 20 гыйнварында ул чит ил командасы өчен беренче тапкыр футбол кырына чыкты. «Челси» хатын-кызлар футбол командасы хәзерге вакытта суперлигада икенче урында бара.

Алсу үзе дә, аның туганнары да гади татар кызының дөньядагы иң данлыклы футбол командасына эләгүенә әле ышанып кына килә. Тиздән Алсуның Лондонда яши һәм эшли башлавына ике ай була.

Алсуның әнисе Роза апа: «Елаган чаклар күп булды»

Әтисе акча төрткәнгә күрә генә Алсу «Челси» командасына эләккән дигән сүзләр дә ишеттерделәр, — дип сөйли башлады Роза апа Абдуллина. — Без гап-гади гаилә. Кечкенә бистәдә яшибез, әби-бабайларыбыз да шушыннан. Иптәшем Себер якларында машинист булып эшли, мин үзем складта кладовщик. Алсу — гаиләбездә өченче бала. Ул вакытыннан алда, ике генә килограммлы булып туды. Әни кеше буларак, минем балам Лондонга ук барып җитәр, дөнья йолдызлары белән бергә уйнар дип күз алдына да китергәнем булмады.

Алсу кечкенәдән малайлар арасында булды. Алар белән футбол, хоккей уйнады, чаңгыга чыкты. «Команда җыйдым, әйдә уйнарга чык», — дип абыйсын урамда ук көтеп тора иде.

Мәктәптә укыганда да күбрәк егетләр белән аралаша иде. Урамга чыгарга кызлар керсә дә: «Ой, гайбәт сөйләшергә чыкмыйм», — дия иде.

Мәктәптә футбол секциясе бар иде, шуннан малайлар белән ярышларга йөри башладылар. Шул вакытта Алсуны күреп алдылар. Бу кыз яхшы уйный, кая да булса җибәрергә кирәк, Мәскәүдә Чертановодагы Олимпия резервы спорт мәктәбенә илтеп күрсәтегез дип киңәш иттеләр. Чертановода алдылар, ул анда укыды да, футбол белән дә шөгыльләнде. Интернатта кызлар белән яшәде.

Шулай итеп, аңа 7 сыйныфта — 14 яшендә Мәскәүгә күченергә туры килде. Ул вакытта да ирем белән сүзгә килгән булды. Кыз бала бит. Елаган чаклар да күп булды, сагыныша идек. Бервакыт тренеры да: «Елап ятсаң, чемоданыңны җый да кайт. Үзеңне дә, әти-әниеңне дә, безне дә борчыма», — дип каты әйткән. Үземә дә күз яшьләре аша: «Кайтсаң, бүтән футбол, дип авызыңны ачасы булма», — дип әйтергә туры килде. Шуннан соң барыбыз да тынычланып киттек. Алсу өчен футболның ничек кадерле булуын аңлый идем, шуңа күрә шулай әйтелде дә.

Алсуны «Челси» командасы вәкилләре бер ел дәвамында күзәткән һәм шуннан соң чакырып алганнар. Һәр футболчының агенты бар. Алсуның агенты бу хакта әйткәч, башта без дә, Алсу да ышанмадык, билгеле. «Челси»ны Алсу үзе сайлады, чөнки башка илләрдән дә чакырулар булды.

Англиядә команда да, тренер да баламны бик яхшы кабул итте. Кызым Лондонга «Ничек кабул итәрләр икән?» — дип куркып кына киткән иде. Аңа бит әле нибары 20 яшь, ул «Челси»да иң яшь уенчы.

Россиядә көнчелек бик көчле. Алсу беркайчан да авыр чакларын безгә күрсәтмәде, һәрвакыт елмаеп тора. Әни йөрәге барыбер сизә инде, авыр чаклары да булгалады. Андый вакытларда Алсуга абыйсы һәм апасы төп сердәшче, әти-әнине борчымаска тырышалар.

Ә Лондонда футбол командасы кызлары кул чабып, елмаеп каршы алдылар, дип сөйләде кызым. Дөнья дәрәҗәсендәге спортчы йолдызлар булсалар да, үзләре бик гади кешеләр икән.

Алсу Лондонга килгәч тә, баштарак русча, татарча сөйләшүче юк микән дип, игътибар белән тыңлап йөрүе турында сөйләгән иде. Хәзер ияләште.

Ул футбол кырына чыкканда да догалар укый. Аның мәчет төзү хыялы да бар. Күктәкә авылы мәчетен төзекләндерү өчен акча да бирде. Һәр елны картлар йортына да ярдәм күрсәтә.

Кеше үз тормышында бөтен нәрсәне вакытында эшләргә тиеш дигән фикердә ул. Вакытында кияүгә чыгарга, вакытында әни булырга кирәк, ди. Апасының инде өч баласы бар, ул кечкенә балаларны үлеп ярата. Аның өчен беренче урында гаилә.

Алсуның Лондонда килешүе төгәлләнгәч, тренерлык эшенә алынасы килә. Ул Кәҗәмөгез йолдызлыгы астында туган, шуңа бик үҗәт, теләгенә барыбер ирешә. Мәктәптә укыганда да гел ярышларда, юлда булды. Дәрескә вакыты артык калмый иде, тик барыбер тырышты, мәктәпне дә уңышлы тәмамлады, хәзер Мәскәүдәге югары уку йортларының берсендә спорт юнәлешендә өченче курста укый.

Алсу чит илдә уйнау, Европа дәрәҗәсендәге футбол турында һәрвакыт хыялланды. Аңа акчасы да кирәкми, ул чын футболга кызыга.

Кызым Лондонга быел гыйнвар башында күченде. Анда аңа яшәп тору өчен йорт бирделәр, аренда өчен команда түли. Анда тормыш бик кыйммәт. Алсу бер станциядән икенче станциягә хәтле транспортта йөрү өчен айлык билет алды, безнең акча белән ул 25 мең сумга чыга. Бу бер айга! Азык-төлек тә бик кыйммәт. Хәзер Алсуның үзе эшләгән акчасы үзенә җитә, безгә дә булышкалый.

Әтисе Ренат абый: «Чишенү бүлмәсе малайлар белән бергә иде»

Үзем дә кечкенәдән футбол һәм хоккей уйнап үстем, — дип сөйләгән Ренат абый «Матч ТВ»га. — Кызымның спортка тыртылуына сөенәм. Мәктәптә Алсу малайлар командасы өчен уйнап йөрде. Кызлардан берүзе генә булганга, башта сәеррәк иде. Ә Алсу уңайсызланмады, ярышларда да малайлар командасы өчен тырышты.

Аннары бездән 40 километр ераклыкта урнашкан Әлмәткә хатын-кызлар футбол командасына йөрттем. Шунда бервакыт тренировкадан: «Әти, минем хоккей уйныйсы килә», — дип чыкты.

Хоккейның авыр уен, киемнәренең дә гәүдәне баса торган икәнен беләм. Алсу тимераякта да яхшы шуды, минем арттан кәшәкә белән дә йөргәне бар иде. Тренерга күрсәтергә булдым. Нишләптер икенче көнгә бу эш килеп чыкмады. Әллә табигать шартлары бозылды, әллә машина ватылды. Шулай итеп Алсу футбол уйнап калды.

Җитди турнирлар Әлмәт һәм Бөгелмәдә була иде. Ул вакытларда уеннарга киенү-чишенү мәсьәләсе проблемага әйләнә иде. Чишенү бүлмәсе командага берәү генә бит. Малайлар көтүе белән чыгып китә, аннары Алсу киенә. Бик гади хәл иттеләр.

Хәзер кызым янына Лондонга барасы килсә дә, виза белән авыррак. Аның өчен Мәскәүгә барырга кирәк. Эшем дә вахта белән: Себер якларында эшлим.

Алсу бездән ерак булганга ияләштек инде. «Челси»да ничек кабул итәрләр микән дигән идек, әлегә начар түгел, аңа ошый.

Абыйсы Дамир: «Футболчы сеңлемнән ояла идем»

Алсуның футболга кереп китүенә минем дә өлешем бардыр, - диде Дамир. - Ишегелдында дуслар белән уйнаганда, ияртеп йөрергә бик яратмый идем, чөнки барысы да энеләрен алып йөри, ә минеке — кыз. Талашкалый да идек. Әнигә дә: «Нишләп минем белән йөри ул?» — дип әйткәләгән булды. Хәзер алай уйлаганым өчен оят инде, бала булганбыз.

Алсуның бөтен балачагы минем белән узды. Футбол секциясендә яше кечкенә яки кыз-малай дип аерып тору юк иде. Икәүләшеп бер командада уйнадык. Бер ел йөругә ук аның футболга сәләте күренде. Әлмәт командасы өчен уйнаган вакытта да аның башка кызларга караганда футболга әзерлек дәрәҗәсе күпкә югарырак булуы күренә иде. Шул вакытта ук аның бу эштә нәрсәгә дә булса ирешәчәген чамалый идем. Чаллының «Строитель» командасы өчен уйнаганда "Чертаново"га китәргә мөмкин дигән сүз ишетелгәч, ул вакытта Алсу өчен иң яхшы мөмкинлек икәнен аңладым. Безнең бистәдә әллә нинди мөмкинлекләр юк, бу аның зур шанс иде.

Мин күптән түгел Әлмәттә нефть эшкәртә торган оешмага эшкә урнаштым, футбол белән дә шөгыльләнәм. Алсуның һәр матчын карап барам. Баштарак киңәшләр дә биргәли идем, хәзер аның дәрәҗәсе зуррак, минем сүзләрне башкачарак кабул итә, ләкин барыбер тыңлый.

Европаның иң көчле футбол командасына эләгүе язмыш кына түгел, ә Алсуның сабырлык, тырышлык, үҗәтлек нәтиҗәсе дип уйлыйм. Алсу бик үҗәт, ул нидер тели икән, мин аны ул уеннан кире кайтара алмый идем.

Алсу "Локомотив"ка күчкәч, ул шул вакытта ук Европага китү турында хыяллана башлады. Бу аның күптәнге хыялы иде инде. Ул Европа футболын күзәтеп барды.

Росия җыелмасы ниндидер команда белән уйнаганда ук күренә: Россиядә футболның дәрәҗәсе түбән. Алсу Европа илләренең футболны көчлерәк уйнауларын аңлый иде. Анда хатын-кызлар футболына мөнәсәбәт бөтенләй башка, футбол уйнаучы ирләргә дә, хатын-кызларга бертөрле карыйлар. Россиядә башка төрлерәк, ир-атлар гына футбол уйный белә дип саныйлар. Соңгы елларда гына хатын-кыз футболына игътибар бирелә башлавын күрәм. Сеңлемнең һәр уңышына сөенәм. Ул яраткан эше белән шөгыльләнә һәм хыялларын үзе тормышка ашырды.

Апасы Альбина: «Алсу футбол кырында бөтенләй башка»

Алсу мәктәптәге футбол секциясенә килгәч, тренеры башта аңлап бетермәгән иде, - ди Альбина. - Малайлар арасында кыз баланың туп тибүе гадәти хәл түгел бит. Аннары Алсуны һәр ярышка алып бара башладылар, Әлмәтнең район командасы өчен дә 3-4 ел уйнап йөрде әле ул. Атнага өч тапкыр тренировкаларга йөрде.

"Чертаново"дагы Олимпия мәктәбенә әти һәм тренер белән бардылар. Башта бер сүз әйтмичә кайтарып җибәргәннәр иде, алар кайтып җиткәнче, шалтыратып, шунда укырга килергә чакырдылар. Апа кеше буларак, бик кайгырдым. Шундый яшь килеш Мәскәүгә берүзе китте бит.

Хәзер Лондонга да ияләште инде. Телне дә узган елның октябрендә генә ныклап өйрәнә башлаган иде. Команданың бик җылы каршы алуына Алсу шат, телне дә дөнья күләмендә танылган футбол «йолдызлары» белән өйрәнә хәзер.

Килешү ике елга, Алсу кыш һәм җәй айларында кайтып йөрергә ниятли. Хәзерге вакытта туктаусыз тренировкаларда. Безнең белән кичләрен генә элемтәгә керә, графигы бик тыгыз. Вакыт буенча өч сәгать аерма булганлыктан, элемтә өчен күпмедер уңайсызлык чыга. Аның тренировкалары безнең вакыт белән төнлә генә тәмамалана.

Алсу футбол кырында бөтенләй башка кеше. Тормышта ул тыйнак, гадел, тырыш. 6-7 ел элек футболны ташла, нәрсәгә ул сиңа, дип әйтә идем. Аннары барыбыз да аңладык инде - ул уйларыннан кире кайтмаячак.

Дусты Роман Балаев: «Аның трофейлары күп булачак әле»

Алсу балачакта безнең командада бердәнбер кыз иде, - ди Роман Балаев. - Абыйсына ияреп йөргән шундый бәләкәй кыздан шундый уенчы үсәр дип күз алдына да китермәдек. Безнең балачак күңелле узды. Көнозын туп тибә идек, өйгә төшке ашка гына керә идек. Алсу уйнаган командага бер дә җиңеләсе килмәде.

Гадәттә, ул саклаучы урынында уйный иде. Алсу бик җитез һәм тупны да бездән тиз алып китә иде, шуңа тарткалышып та алгалый идек. Үсә төшкәч, Алсу үзе дә зуррак ярышларда уйный алуын аңлый башлады, футболда үзенең көчле булуын күрсәтте. Аның хыялы тормышка ашуга без барыбыз да шаккаттык һәм шатландык. Ул характерлы кыз, «Челси»дан да югарыракка китә ала әле ул. Аның трофейлары күп булачак әле.

 Алсу: «Командама файдалы булырга тырышачакмын»

Алсу Абдуллина: «Минем агент „Челси“ның минем белән кызыксынун әйткәч, моны раслый торган документ килгәнче ышанмадым. Европада уйнау - максатым, зур хәрефтән язылган хыялым иде. Мондый команданың бер өлеше булуым, иң яхшылар арасында булуым һәм уйнавым белән бик горурланам. Бу тәҗрибә миңа киләчәктә дә футболда үсәргә мөмкинлек бирер. Командага мөмкин кадәр күбрәк җиңәргә ярдәм итәр өчен файдалы булырга тырышачакмын», — дип сөйләгән бер интервьюсында.


 

 

 

Белешмә: Алсу футбол тубын 7 яшендә тибә башлаган. 14 яшенә кадәр Татарстанның Әлмәт һәм Чаллы футбол командаларында уйный. 2015 елда Мәскәүнең "Чертаново" футбол мәктәбенә укырга килә. Ике елдан 16 яшьлек кыз Россиянең футбол буенча җыелма командасы составында уенга чыга.

2020 елдан ул Мәскәүнең «Локомотив» командасы составында илнең чемпионкасы була, Россия Кубогын һәм Суперкубогын ала, чемпионнар лигасында катнаша.

Алсу Абдуллинаны Россиянең «Локоматив»ыннан Германия, Италия футбол командаларына чакырганнар. Тик Алсу: «Чын футболны уйнап карыйсым килә», — дип, Англия командасын сайлый.

2022 елның гыйнварыннан 20 яшьлек футболчы кыз Англиянең «Челси» хатын-кызлар футбол командасы өчен уйный. «Челси» — Англиянең чемпионатта дүрт җиңү яулаган иң дәрәҗәле футбол клубы. Абдуллина бу командада 27 номер астында чыгыш ясый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100