Соңгы вакытта суши һәм роллылар фастфуд вариантына әйләнде. Аларны тиз генә капкалап алырга, хәтта төшке ашка да ашарга була. Күпләр аларны еш китертә яки өйдә әзерли. Аларны никадәр еш ашарга ярый, гадәти төшке һәм кичке ашны алар белән алмаштырып буламы? Бу хакта Туклану һәм биотехнологияләр федераль тикшеренү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, медицина фәннәре кандидаты, диетолог Наталья Денисова сөйләде, дип яза «Аргументы и факты» сайты.
«Әгәр роллыда дөге, суүсемнәр, балык яки яшелчәләр, эремчекле сыр бар икән, аны сәламәт ризык дип санап була. Пешерелгән роллылар кыздырылып панировкада әзерләнә, шуңа алар азрак файдалы», – дип сөйләде ул.
Табиб сүзләренчә, балык – җиңел үзләштерелә торган аксым, омега-3 файдалы май кислоталары, А, D, Е, В төркеме витаминнары чыганагы. Диңгез суүсемнәрендә йод күп була, ә Россия халкының шактый өлешендә бу микроэлемент җитәрлек түгел.
«Иң түбән калорияле роллылар – кыяры булганы, әмма алар азрак туендыра да. Мондый ризык ашап якынча ярты сәгать узгач, тагын ашыйсы килә башлый. Аларны капкалап алу өчен, ачлык хисен бераз басып тору өчен ашарга була. Балыклы роллы туену хисен озаккарак суза. Тик аларны тулы күләмле, әйтик беренче, икенче аштан торган төшке аш дип кабул итәргә ярамый. Тулаем алганда, көн саен роллы гына ашап тору файдалы түгел. Бу – организмга кирәкле бөтен нәрсәне дә бирми», – дип аңлатты табиб.
Йөкле хатын-кызларга роллы һәм сушилардан тулысынча баш тарту хәерле.
Табиб сүзләренчә, суши һәм роллыларны атнага 1 тапкырдан да күбрәк ашамау яхшырак.