news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Роллтон токмачыннан салат

Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан яңа төр салат рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Роллтон токмачыннан салат
Салат өчен: 1 пачка әзер аш токмачы ("Роллтон"), 150-200 г ысланган тавык түше, яңа өзелгән 2 кыяр, 100 г каты сыр, 2 йомырка, 150-200 г пешкән колбаса, майонез.

Салат катлап ясала. Беренче катка токмачны сындыргалап майонез белән бутап салырга, аннан - шакмаклап туралган тавык ите, кыяр, майонез. Чираттага рәткә эре угычтан уылган сыр, йомырка һәм майонез салырга. Иң өске катка шакмаклап туралган колбаса.

Токмачка майонез күбрәк салырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар