Безнең барысы да гадәти генә башланды. Мин өйләнгән кешегә гашыйк булдым. Миңа ул вакытта нибары 19, ә Илгизгә 35 яшь иде. Мин – студент, кичләрен шәһәрдәге бер ресторанда официанат булып эшләдем. Шундый кичләрнең берсендә Илгиз һәм аның дуслары утырган өстәлгә официант булып хезмәт күрсәттем. Ничек шулай килеп чыккандыр, тик берничә көннән без Илгиз белән очрашып йөри башладык. Мин аның өйләнгән икәнен дә белмәдем. Хәер, бармагында балдагы да юк, кем уйласын да, кем белсен аны «өйләнгән» дип. Кешедән «паспортыңны күрсәт» дип тә сорап булмый.
Уеннан уймак чыгарып куйдык: мин балага уздым. Бу хакта Илгизгә әйтем, бу хәбәрдән соң өйләнер, дип өметләндем. Ләкин үземне «сюрприз» көткәнен башыма да китерми идем әле. Илгизгә әйтүем булды, ул миңа үзенең өйләнгән булуын әйтте. Башыма күсәк белән органдай булды. Хатыным чибәр, аны яратам, аерылырга җыенмыйм, диде. Ә минем белән болай йөрүе – уен, кызык эзләү генә һәм ялгыш булган икән.... Аборт ясатырга тәкъдим итте һәм үзен онытырга кушты.
Мөнәсәбәтләр ачыкларга, нәрсәдер дауларга теләгем дә, көчем дә юк иде. Кеше «аерылырга җыенмыйм, син миңа кирәкмисең» дип, аңлашылырлык итеп әйткән икән, мин нәрсә таләп итә алам да нәрсәгә ирешә алам. Аны да бәхетсез калдырасым, тормышын җимерәсем килмәде. Мине башта ук шулай алдап йөргәненә күңелем калды, әлбәттә. Үзем дә беркатлы тиле булганмын инде, нишләтим.
Баламны төшертмәдем, болай да гөнаһлы килеш, тагын да зуррак гөнаһка чумасым килмәде.
Улым 8 айдан, вакытыннан алда туды. Әллә бала тапканнан соң хискә бирелеп киттем, никтер, Илгизгә әйтәсем килде, бәлки, күңеле эрер, улының тормышында ничек тә булса катнашыр, дип өметләндем. Имеш, бөтен ирләр дә малай тели, нәселләрен дәвам итәргә тели, дип уйладым. Әмма Илгизнең кылы да селкенмәде бугай.
«Үзең гаепле. Тапкансың икән, үзең тәрбиялә, миңа бәйләнмә, мине катыштырма», – диде дә телефонны куйды.
Мин нәрсә эшләргә белмәдем, кулыма бала тотып кая барырга миңа? Әти-әни еракта, авылда яши, яңа туган бала белән әллә кайдагы авылга кайтырга хәл дә юк. Университетны укып бетерә алмадым, эшем юк, акчам юк, ирем юк. Балам җитлекми тугач, аңа аерым тәрбия, аерым шартлар да кирәк бит әле.
Ләкин иң кызыгы алда булган икән әле. Улым туып, 2 көн узгач, роддомга бер хатын килде. Бу – Илгизнең хатыны Альбина булып чыкты. Ул минем хакта белеп алган. Мин, аның кем икәнен белгәч, куркып калдым, хәзер туздырып атар, гауга чыгарыр, дип курыктым. Әмма ул мине шаккатырды. Альбина Илгиз өчен гафу үтенергә килгән иде!
«Син үзең дә сабый гына икәнсең бит әле... Беркатлы булгансыңдыр инде. Илгиз синең белән дуңгыз кебек кыланган икән. Гафу ит. Монда баланың бер генә гаебе дә юк», – дигәч, ни көләргә, ни еларга белмәдем.
Илгиз белән Альбинаның балалары булмаган икән. Гаеп Альбинада булган, шуңа ул балалар йортыннан бала алырга да теләп йөргән, тик Илгиз генә каршы булган.
Шулай итеп, Альбина миңа ярдәм тәкъдим итте. Тынычландырды, «роддомнан чыгарганда каршы алырмын» диде, хәтта яшәргә урын да тәкъдим итте. Әбисеннән калган фатиры буш тора икән, сине шунда яшәтәм, диде. Дөрес, фатир кечкенә, тик миңа һәм балага җитәрлек дип ышандырды.
Роддомнан чыгар көн җитте. Чынлап та ул көнне мине Илгизнең хатыны каршы алды. Кулында – зур чәчәк бәйләме һәм улым өчен кирәк-яраклар белән шыплап тутырылган зур сумка иде. Кулыма яңа туган бала тотып зур шәһәрдә япа-ялгыз калмаганым өчен мин бик бәхетле идем. Шатлыгымнан еладым да еладым. Гөнаһлы булсам да, Аллаһ Тәгалә юлыма шундый изге кешене чыгарды бит.
Альбина миңа, беренче вакытка дип, акча да калдырып китте.
4 елдан соң, ул Илгиз белән аерылышты. Альбина башка иргә кияүгә чыкты һәм игезәк кызлар тапты. Мин дә үз тиңемне очраттым: улым туып 2 ел узгач, Ришат исемле егеткә кияүгә чыктым. Иремнән уңдым, Аллага шөкер, мине дә кадерләп кенә тора, улымны да үз баласы кебек яратты, «улым-улым» дип өзелеп тора.
Илгизне оныттым, аны тормышымнан сызып аттым. Альбина белән аерылышканнан соң ничек яшәгәнен дә белмим, хәтта кызыксынмадым да.