Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роботлаштырылган ферма җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин: “Эшче кулларга кытлык, сыер савучыларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый”

Без фермада кул хезмәтеннән башка эш бармый дип уйларга күнеккән. Алай түгел икән. Мисал өчен, Саба районы татар Икшермәсе авылында урнашкан "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгын әйтергә мөмкин. Аларда сыерларны роботлар сава.

news_top_970_100
Роботлаштырылган ферма җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин: “Эшче кулларга кытлык, сыер савучыларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый”

Хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин күп кенә яңалыкларны үз хуҗалыгында кулланып карый. Тынгысыз фермер гел эзләнүдә, яңалыкка омтыла. Тик тору - вакытны бушка уздыру, дип саный ул.



Сыерлардан көн саен алты тоннадан артык сөт савып алына 

"Мөхәммәтшин" роботлаштырылган сөт комплексы 2013 елда эшли башлаган һәм шул ук елны табыш та китерергә өлгергән. Бүгенге көндә биредә көн саен алты тоннадан артык сөт савып алына. Комплекста алты оператор эшли, алар бары тик автоматлаштырган система белән генә идарә итә. Биредә терләкләрнең астын җыештырырга, себерергә, тагаракларны чистартырга һәм кул белән сыер саварга кирәкми. Төп эшләрнең барысын да дүрт робот башкара. Бер робот җитмештән артык сыер саварга сәләтле. Комплекстагы роботлар Голландиянең “Lely” оешмасында җитештерелгән. Аларның бәясе кырык бер миллион сумга төшкән.

Хуҗалык эшчәнлеге белән танышу өчен күрешеп сөйләшергә сүз куешсак та, җитәкче белән билгеләнгән сәгатьтә очрашып булмады. Кичектергесез мәсьәләләрне хәл итү өчен ул Сабага киткән иде. Фермерны көткән арада югары технологияле, роботлаштырылган сөт комплексын күзәттек. Заманча материал белән тышланган, яктылык үткәрү һәм махсус җилләтү корылмалары белән җиһазландырылган бинаны беркем дә ферма дип уйламас, мөгәен. 


Бинага керүгә үк, биредә чисталык һәм тәртип күзгә ташлана. Терлек абзарларына хас булган терлек һәм тирес исе дә килми. 


Компьютерлаштырылган фермада сыерлар өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Бина берничә бүлектән тора. Бер якта буаз сыерлар, алардан соң савым сыерлары һәм бозаулату тораклары урын алган. Сыерлар бәйдә түгел, һәрберсе үз иркендә йөри. Алар өчен махсус вентиляция системасы да җайланган, ул терлекләр өчен уңайлы температураны үзе көйли. Сыерларны массажлау өчен торакларда зур щеткалар да урнаштырылган. Сыер шул щетка янына килеп басуга, алар үзеннән-үзе әйләнеп эшли башлый. Бер сүз белән әйткәндә, сыерлар өчен чын мәгънәсендә ял йорты булдырылган. 

 

“Роботларның туктап торуы сөт күләмен киметә” 

Хуҗалыкта һәр роботның төзеклеген карап, тикшереп торалар. Тик техника булгач, ватылмый гына тормый. Бу көнне дә эшнең иң кызган чагында соңгы торакта урнашкан бер робот эшләми иде. Оператор егетләр әйтүенчә, техника ватылу эшне шактый тоткарлый һәм савым күләмен сизелерлек киметә. 

 

- Роботлаштырылган фермалар Россиянең берничә төбәгендә уңышлы эшли. Сөт җитештерүне арттырү өчен Голландиядә җитештерелгән, югары сыйфатлы җиһазлар кулланабыз. Җиһазлар яхшырак булган саен, продуктлылык югарырак һәм эш нәтиҗәле бара. Билгеле, кайчагында техника “көйсезләнергә” мөмкин. Роботларның туктап торуы безнең эшчәнлеккә зыян китерә. Бер сәгать эшләми тору нәтиҗәсендә өч йөз литр сөт югалтабыз. Шуның өчен безнең үз электростанциябез бар. Ут беткән очракта шуны кабызабыз. Продукция күләмен киметмәскә тырышырга кирәк. Тиешле запас частьлар белән тәэмин итүдә тоткарлыклар тумый, – ди алар. 

    

“Заманча технологияләр авыл хуҗалыгын алга этәрә” 

Бу вакытта хуҗалык рәисе Зөфәр Мөхәммәтшин үзе дә кайтып җитте. Хуҗалык белән танышуыбызны бергәләп дәвам иттек.

- Фермада барлык эшләрне дә мөмкин кадәр автоматлаштырырга тырыштык. Малга азык салуны, аларның асларын җыештыру, саву эшләренең барысын да автомат система башкара. Ферма чит ил компаниясе җайланмалары белән җиһазландырылган. Үзегез күреп торасыз, кул хезмәте бөтенләй юк. Җитештерелгән продукциянең күләмен һәм сыйфатын компьютер күзәтә, саный. Робот-савучыларның өстенлекле яклары шактый. Гомумән, мондый заманча технологияләр авыл хуҗалыгын, һичшиксез, алга этәрә. Дөрес, бу – чыгымлы эш, әмма дөрес итеп эшләсәң, табыш кертергә менә дигән мөмкинлек. Фермер эше читтән караганда гына җиңел кебек тоела ул, аны тотрыклы эшләтү өчен бик күп көч куярга туры килде. Тырышлык булмаса, табыш алып шушы кадәр үсешкә ирешә дә алмас идек. Елдан-ел хуҗалыкны үстерү ягын карыйм, шунсыз алга китеп булмый, - дип сөйләде фермер. 



“Хәзерге заманда берәүнең дә сыер савучы буласы килми” 

Җитәкче яңа технологиягә күчүнең сәбәпләре төрле булуын әйтте.

- Беренче чиратта сөт сыйфатын яхшыртасыбыз килде. Икенчедән, аның күләмен арттыруны максат итеп куйдык. Аннан соң сыер савучы роботлар куллану хезмәт хакы түләүгә чыгымнарны сизелерлек киметүгә китерә. Эшче куллар да җитмәде, шуңа да әлеге эшкә алындым. Хәзерге заманда берәүнең дә сыер савучы буласы килми. Сыер савучыларны, кем әйтмешли, көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый хәзер. Күпме генә хезмәт хакы түләсәң дә, бу эшкә алынучы юк. Хуҗалыкта операторлар гына эшли. Бездә хезмәт хакы район буенча иң югары, эшчеләр утыз мең ала. Яшермим, үземнең хезмәт хакым 50 мең. Тик ул акчаларның күп өлеше хуҗалык эшен тәэмин итүгә тотыла, - ди ул. 

    

Терлекләрнең асларын роботлар җыештыра

Малларның торакларын, тизәк чыгару өчен алынган махсус җайланмаларны - һәммәсен дә карап чыктык. Биредә терлекләргә азык салу, аларның асларын җыештыру да автоматлаштырылган. Ике ас кыру җайланмасы һәм азык көйләгеч җайланмалар шулай ук Голландиядән кайтарылган. Без карап торганда ас кыра торган җайланма тиз генә торакларны тирестән чистартып куйды. Биредә тирес өемнәре юк, тораклар сәгать саен чистартыла. Ферма идәннәренә терлек тизәге агып чыгу өчен махсус аралар ясалган, резина келәмнәр җәелгән. 

 

Билгеле, мал асрау һәм алардан продукция алу белән генә эш бетми. Терлекләрне ашатыр өчен азыгын да хәзерләргә кирәк. Хуҗалыкның ике мең гектар җире бар. Әлеге җирләрне эшкәртеп, иген чәчәләр, кышка салам, печәнне дә үзләре әзерли. Егерме берәмлек техника эшләп тора. 

Биредә азыкның энергетик кыйммәтен исәпләп, һәр сыерның үз туклану рационы төзелгән. Бар азык сәгатьләп һәм граммлап режимга куелган. Мәсәлән, сыер егерме литр сөт бирсә – үзенә тиешле ризык күләме бүлеп бирелә, илле литр сөт бирә икән, димәк, ашау да күбрәк булачак. Хуҗалыкта терлек азыгы җитәрлек.

Сыерлар аппарат янында чират тора 

Сыерларның ничек савылганын да карап тору аеруча кызык. Алар роботка шулкадәр күнеккән, саву аппараты янында тезелешеп чират торалар иде. Тәртип бозучылар юк, бер-бер артлы тезелешеп басканнар. Робот сыерларны тәүлек әйләнәсе, биш тапкыр савуга көйләнгән. Тик кайбер сыерларның тиешеннән артыграк кергән очраклары да күзәтелә икән. Үз вакыты җитмәү сәбәпле робот аларны саумыйча чыгарып җибәрә. Робот янына саудырырга озак килми торучы сыерлар да була. Әлеге мәгълүмат компьютерда урнаштырылган махсус программада күрсәтелә. Оператор шул сыерны барлап, савым урынына куып кертергә тиеш була. 

 

Сыерларның муенына алар хакындагы мәгълүматлар тупланган аерым чиплар тагылган, анда һәрберсенә номер сугылган. Терлекнең көнгә никадәр сөт бирүе комплексның компьютер үзәгендә күрсәтелә. Робот сыерны сава башлаганчы муендагы чиплар аша терлек турындагы мәгълүмат белән таныша. Аның йөрәк тибеше, физик халәте, мөмкин булган авырулары һәм нәселе хакында операторларга система аша хәбәр итә. Мастит очрагын да шунда ук ачыклый ала. Андый сөтне робот аерым контейнерга савып ала. Гомумән, роботлар бик күп төрле операция башкарырга сәләтле. Алар сыерларны савар алдыннан терлекнең имчәкләрен юа, массаж ясый, махсус эремә сиптерә. Аннан соң саву эшенә керешәләр. Сыерның имчәкләрен лазер белән табалар һәм аппаратны тоташтырып савалар. Саву төгәлләнгәч, ачып чыгара да, аның урынына икенчесе керә.

“Роботларның төзеклеген чит ил белгече тикшерә” 

Фермер белән компьютер артына утырып, савылган сөт күләме белән таныша алдык. Көне, сәгате, кайсы сыерның күпме сөт бирүе - барысы компьютерда язылып бара.

- Компьютерда урнаштырылган махсус программа терлек хакында барлык мәгълүматларны да күрсәтә. Сыерның нәселе, сәламәтлеге һәм сөт күрсәткечләре хакында белешмә бирә. Шулай ук терлекнең буазлык чоры хакында да белергә мөмкин. Компьютер ярдәмендә операторлар малларның туклану рационын да карап бара. Бер литр сөт бирә торган сыерга 250 гр исәбеннән өстәмә комбикорм бирелә. Сөте күп булган очракта азыкны күбрәк ашый. Бүгенге көндә бер сыер 52,3 литр сөт бирә. Узган ел 60 литр сөт бирә торган сыер бар иде. Хәзерге вакытта робот ярдәмендә хуҗалыкта 234 сыер савыла. Бүгенге көннең уңышын карасак, әлегә 7189 литр сөт савылган, бер сыерга уртача – 30,7 литр савым. Сыерлар өч мәртәбә генә савылган. Иң аз күләмдә сөт – 15, 8 литр булган. Бу сыер 198 көн буазлыкта булган. Иң күп сөтнең күләме – 52,3 литр булган. Начар күрсәткеч түгел. Озак савылмый торган сыерлар исемлеген дә күзәтеп була. Савым арасының 6 сәгать 30 минуттан да ким булмавы мөһим. Бүген аппарат эшләми тору сәбәпле тугыз сыер савылмый калган, шуңа күрә бүген сөт кимрәк булачак. Роботлар ватылса бик кыен, бөтен эш туктый. Аларның төзеклеген тикшереп тору өчен чит илдән белгеч кайтарттык, - ди ул. 


Илья Иванов Сабага Голландиядән кайткан. Бүгенге көндә "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында роботларның төзеклеген ул тикшерә. Алай гына да түгел, районда "Лели Саба" җитештерү берләшмәсе компаниясен җитәкли. Чит илләрдә эшләгән белгеч тәҗрибә уртаклаша, район халкына техниканың бар нечкәлекләренә өйрәтә. Бүгенге көндә ул җитәкләгән оешма терлекчелек фермаларын югары технологияле инновацион җиһазлар белән баету, сыер савучы роботлар кую белән шөгыльләнә.

- Бервакыт Белоруссиягә барырга туры килде, анда роботларның төзелеше белән таныштым. Шул вакытта Илья Иванов атлы бер белгеч белән аралашып киттек. “Без сине Татарстанга чакырсак, эшләргә кайтасыңмы?” – дип сорадым аннан. “Айга ике мең доллар түли алсаң, кайтам”, – ди бу. Сабага кайтуга ук барысын да район башлыгы Рәис Нургалиевичка сөйләдем. Бездә робот техникасын белүче кеше юк, ул безнең өчен яңа әйбер бит. Район башлыгы үзенең ризалыгын бирде. Шуннан соң озак та узмады, Илья Сабага кайтып төпләнде. Җитәкчелек аңа тиешле хезмәт хакы һәм Сабада фатир бирде. Бүгенге көндә ул "Лели Саба" җитештерү берләшмәсендә хезмәт итә. Сыер саву өчен роботлар сата, эшләре көйле бара. Узган ел Әтнә районы алты, “Тимершык” хуҗалыгы егерме дүрт, шулай ук Актаныш районы дүрт робот сатып алды. Бездән өйрәнеп күп кенә хуҗалыклар республикада сыерны роботлар ярдәмендә сава башлады. Без башлап җибәрүчеләр булдык. Бүгенге көндә Саба районындагы хуҗалыкларда барлыгы уналты робот бар, - диде Зөфәр Мөхәммәтшин.

Шушы авыл егете Айзат Закиров та Голландиягә барып роботлар белән эшләүне өйрәнеп кайткан.

- Хәзер үзебезнең авылда да роботларның төзелешен аңлаучы егете бар. Хуҗалыкка эшләргә күптән түгел яшь белгеч Айзат Закиров кайтты. Югары белемле, бик күп чит телләр белә. Ике ай шушы фермада кунып роботларларның “телен” өйрәнде. Голландиягә барып өч атна укыды һәм анда имтиханнар тапшырып кайтты. Бүгенге көндә бездә инженер булып эшли, - ди җитәкче. 



“Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү канга сеңгән” 


Зөфәр Мөхәммәтшин 1951 елда Саба районының Татар Икшермәсе авылында дөньяга килә. Гади эшче гаиләсендә тәрбияләнеп үсә, әти-әни гомер буе колхозда эшләгән. Балачак еллары әтисеннән башка уза. Әтисе Зиннәт сугыштан алган яралардан терелә алмый вафат була.

- Әти үлгәндә миңа ике ай булган. Сабый чакта "әти" дип әйтүчеләрдән көнләштем, "әти" дип әйтә алырдай кеше булмаганга еш кына гарләнеп елый да идем. Миңниса әни ике малай белән тол калды, без аның тәрбиясендә үстек. Әнигә колхозның төрле эшләрен башкарырга туры килде, бер генә минут тик торганын да күрмәдек. Хуҗалыкта сыер сауды, бозаулар карады, кыскасы, бөтен гомерен терлекчелеккә багышлады. Безне дә эш сөяргә өйрәтте, кечкенәдән кул арасына кереп үстек. Безнең балачак булмады, уйнарга вакыт та калмый иде. “Кулларыгызда ут уйнап торсын, ат кебек җигелеп эшләргә кирәк. Шулай эшләмәсәң тормыш алга бармый. Ярты юлда тукталып калмагыз, башлаган эшне ахырына җиткерү мөһим”, - дип өйрәтте әни. Шуның өчен башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү канга сеңгән. Йортта ир бала булмаганлыктан, эш бүлешеп үсәргә туры килмәде. Абый белән хуҗалыкта барлык эшләрне башкардык. Иртә таң белән торып маллар арасына чыгып китә идек. Ул вакытлар бик авыр булып истә калган. Хәзерге кебек мул тормыш булмады, туйганчы бер ашый, йоклый алмадык. Печән чабарга, бәрәңге алырга йөрдек, урып-җыю эшләрендә дә катнаштык. Әтисез булгач, йорт-җиребез дә әллә ни яхшы түгел иде. Булышырлык кеше дә юк. Тик эшнең асылын аңлап үстек, шуңа күрә бүгенге көндә хуҗалыкны алып бару кыенлык тудырмый. 

Бернинди авырлык алдында да югалып калмаска өйрәндек. Авыл җирендә төпләнеп калу һәм күп итеп маллар асрау турында мәктәп елларында ук хыяллана башлаган идем. “Мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозга эшкә урнашам, күп итеп акча туплыйм. Шул акчага сыерлар сатып алам һәм яңа йорт салып чыгам. Менә күрерсең”, - дип абыйга еш әйтә идем. Миңа ул чакта ничә яшь булгандыр, хәзер төгәл генә хәтерләмим. Бу хыялны гамәлгә ашыру җиңел булмады, - ди ул. 

 

“Эшләгән акчаны әни белән тиенләп җыеп бардык” 

Сыер үз-үзен аклый диләр. Фермер да нәкъ шул фикердә. Бүгенге көндә сыер фермасы ачу отышлы дип уйлый ул. Аның фикеренчә, республикада терлекчелек белән шөгыльләнү өчен өстенлекле, уңайлы шартлары көннән-көн арта бара.

- Бертуган абыем сигезенче сыйныфны тәмалаганнан соң механизаторлар курсына укырга керде, озак еллар колхозда тракторчы булып эшләде. 1960 елда “Икшермә” колхозы совхозга әйләнде. Хезмәт хакын бирми башладылар, техникаларның күбесе башка колхозларга таратылды. Тора-бара фермалардагы сыерларны да бетерделәр, халык аларның кая киткәнен дә аңламый калды. Басу-кырлар озак вакыт бушап торды. Күпләр эш эзләп башка төбәкләргә китте. Абый да Таҗикистанга акча эшләргә китте, аз гына булса да әнигә ярдәм булыр диде. Һәр ай саен түземсезлек белән хатын көтеп алдык.

Мин унынчы сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә укыдым. Бөтен фәннәрне дә уртача үзләштердем. Бик алда да бармадым, ләкин артта да калмадым. Төгәл фәннәрне яхшы укыдым һәм спорт белән шөгыльләнергә ярата идем. Мәктәпне тәмамлауга тормышта юлны үземә ярып барырга туры килде. Югары уку йортына укырга керергә, агроном белгечлеге алырга теләдем. Кая ди ул! Хуҗалыктагы эшләрне башкарырга кирәк иде, аннан соң шәһәргә акчасыз чыгып китеп булмый. Әнине дә ялгызын калдырасым килмәде. Шуңа күрә “Икшермә” совхозында эшли башладым, хезмәт хакы барлы-юклы гына иде. Эшләгән акчаны әни белән тиенләп җыеп бардык. Совхозда терлекчелектә, төрле эшләр башкарырга туры килде. Җайлаштырып, ике эштә эшли башладым. Өстәмә рәвештә Сабаның икмәк пешерү цехына кочегар булып эшкә урнаштым. Нинди эш кушалар, шуны башкардым. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр бит. Шуңа күрә эштән куркып торганым булмады. Совхозда эшләгән вакытта армия сафларына алдылар, анда авиациядә хезмәт иттем. Хәрби бурычны Свердловск өлкәсендә, шулай ук Украинада үтәдем. Туган якларга исән-имин кайтырга насыйп булды, - дип искә алды тормыш юлын җитәкче. 



Зөфәр Мөхәммәтшин армиядән кайткан елны авылда яңа мәдәният йорты ачыла. Аңа биредә җитәкче булырга тәкъдим итәләр, ризалаша.

- Мәдәният йортында ике елдан артык эшләдем, тора-бара минем өлкә булмавын аңладым. Җырларга һәм биергә бөтенләй осталыгым юк иде. Шуңа күрә белем алырга, яңа һөнәр үзләштерергә теләдем. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем, анда читтән торып агрономнар бүлегендә белем алдым. Ул вакытта агроном авыл хуҗалыгында иң кирәкле һәм әһәмиятле һөнәрләрнең берсе булып санала. Уку йортын тәмамлаганнан соң, 1974 елда мәктәпкә эшкә чакырдылар. Хезмәт юлымны авыл мәктәбендә физик культура укытучысы буларак дәвам иттем. Мәктәптә эшләү дәверендә хезмәтемне яхшы яктан гына бәяләделәр. Районда гел алдынгы укытучылар рәтендә бардым. Булачак тормыш иптәшем Мансура белән дә мәктәптә таныштык, - ди ул.

“Терлекләр ачтан үлмәсен өчен симәнә ашаттык” 

Мәктәптә эшләгән вакытта ул Казанда авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм агроном дипломы ала. Юллама буенча районга кайта. 1985 елда яшь белгечне туган авылындагы “Икшермә“ совхозына агроном-орлыкчы итеп билгелиләр. Шул көннән башлап тынгысыз агроном хуҗалык эшчәнлеген алдынгы урынга җибәрү өчен янып-көеп йөри. Эшенең нәтиҗәләре күрсәткечләрендә яхшы чагыла. Биредә ул берничә ай гына хезмәт куюга карамастан, яшь белгечтән үз эшен яхшы белгән тәҗрибәле остага әверелә. Ул елларда әлеге хуҗалык үзен районда иң уңышлы һәм тотрыклы буларак таныта ала. Үсемлекчелек өлкәсе хуҗалыкка яхшы табыш алып килә.

- Ул чорда “Икшермә” совхозы бик зур, аның гөрләп эшләгән чагы. Тугыз авылны берләштерә, шуның өчен эшче көчләр кирәк булды. Агроном - бик җаваплы эш, курка-курка гына алындым. Совхозда агроном булып хезмәт итү миңа зур тәҗрибә бирде. Орлыклар, җир эшкәртү алымнарын өйрәндем. Районда бөртеклеләрдән иң күп уңыш җыеп алучы хуҗалык булып таныла алдык. Игенчелек тармагында эшләгәндә төрле чорларны кичердем. Берничә ай узганнан соң район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы итеп билгеләделәр. Анда өч ел агроном булып эшләдем. 1988 еллар бик шаукымлы булды, акрынлап кайбер совхозлар банкротлыкка чыкты. Ул вакытта терлекләрне җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итү дә бик авырдан барды. Малларны уңышлы кышлату өчен тупланган азыкның күләме аз иде. Әйбәт иген уңышы алу, терлек азыгын мулдан әзерләү өчен, билгеле, яхшы техника да кирәк. Барысы өчен дә агроном җавап бирә, шуның өчен йокысыз төннәрем күп булды. Кыш көне маллар ач булмасын өчен симәнә дә ашаттык. Билгеле, шуннан соң чәчү өчен симәнә бик аз кала иде. Җитәкчеләрдән шелтә сүзләре ишетергә туры килде. Шуннан соң озак уйламыйча, заманы өчен алдынгы ысул булган аренда звеносы оештырып карарга булдым. Әлеге фикерне танышларым да хуплады, ул вакытта биш кеше минем белән бергә үз хуҗалыкларын булдырды. Иң элек барысын да исәпләдем. Совхоз белән килешү төзедек һәм алты йөз гектар җир алдык. Безне техника белән дә тәэмин иттеләр. Кергән акчаның егерме процентын совхозга бирдек, калганы безнең өлеш булды. Бик әйбәт эшләп киттек, уңай нәтиҗәләргә ирештек. Чыгымнарны вакытында каплый һәм ел ахырында бик күп табыш ала алдык, - ди ул. 



“Район җитәкчеләре кысрыклап чыгарырга теләделәр” 

- Шуннан соң безне “өстәгеләр” һәм район экономистлары кысырыклап чыгарырга теләделәр. “Сез – бакыр акча кортлары. Һәрбер тиенгә ябышып ятасыз. Үсемчелек өлкәсендә уңышка ирешә алмадыгыз, район күләмендә беренче урынга чыкмадыгыз”, - дип әйттеләр. Дөрес, без ул вакытта мул уңыш түгел, ә акча эшләүне беренче урынга куйдык. Ничек тә яшәргә кирәк бит. Табыш алуны уйламыйсың икән, акча эшләп булмый. Күп тапкырлар җыелышларга чакырдылар, шелтәле сүзләр ишетергә туры килде. Билгеле, әйтелгән сүзләр йөрәккә тими калмады. Югыйсә, һәр якка файдага булсын дип эшләдек. Шуннан соң ныклап уңышны арттыру өчен эшләдек, акча икенче планга күчте. Махсус чәчү әйләнеше керттек, яңа азык культуралары технологияләрен үзләштердек. Хуҗалык яхшы сыйфатлы, беренче репродукцияле, элиталы орлыклар җитештерүгә юнәлеш алды. Мул уңыш алуга ирештек. Район җитәкчеләре зурлап Рәхмәт хаты бүләк итте. 

Уңышка эшләү кирәкме соң? – дигән сорау туды. Ул вакытта чыгымнарны капларга акча булмады, шактый авырга туры килде. 1990 елларда безнең өчен катлаулы чор башланды. “Икшермә” совхозыннан “Олы Арташ” хуҗалыгы аерылды. Ул бик көчле хуҗалык булып саналды, сөтчелек һәм терлекчелек өлкәсендә гел алдынгылар рәтендә барды. Шул чорда безнең совхозга җитәкчесез калды, әлеге җаваплы вазыйфага берәү дә алынырга теләмәде. Район җитәкчеләре мәдәният йортында җыелыш уздырды, башлыкны авыл халкы сайларга тиеш иде. Бик күп исемнәр яңгырады. Бер авыл кешесе торды да: “Зөфәрне куярга кирәк, барысы да үз урынына утырыр”, - дип әйтте. Вәкилләр билгеле булгач, яшерен рәвештә сайлау башланды. Соңыннан нәтиҗә билгеле булды, сиксән икедән артык тавыш минем өчен бирелгән иде. “Нишләрмен икән инде?” – дип башымны тотып кайтып киттем. Җиңел булмаячагын белдем. Совхозның хәле авыр, табыш юк. Хуҗалыкны аякка бастыру өчен шактый көч түгәргә кирәк иде. Икенче көнне үк эшчеләрне җыйдым, алар белән сөйләштем. “Мине сайладыгыз, шуның өчен аңлашып эшләргә кирәк булачак”, - дидем, - дип сүзен дәвам итте җитәкче.

“Эшли башлаган вакытта биредә тирескә баткан торак кына бар иде” 

Тора-бара барысы да җайлана, хуҗалыкта малларның саны арта. Тик мондый уңыш 4-5 ел гына дәвам итә, аннан соң хуҗалыкның эшчәнлеге бер урында туктап кала. Алга да, артка да китә алмыйлар. Мәсьәләне ничек тә булса хәл итәргә кирәк бит, Зөфәр Мөхәммәтшин янәдән аренда звеносы оештырып карарга тәкъдим итә.

- Шуннан соң совхозда биш аренда звеносы булдырдык, техника һәм малларны бүлдек. 1997 елда эшне җәелдерергә теләдек һәм җиде крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга алындык. Барлык эшләр дә шушы аренда звеносы базасында башкарылды. Берничә көн дәвамында совхозны тараттык. Район җитәкчеләре каршы килмәде, ләкин шул ук вакытта булганны саклап калырга теләделәр. Безне бердәм, аерым бер ассоциация буларак теркәделәр. Фермерлык эшенә җиде кеше алынган иде, ләкин аларның хуҗалыклары ябылырга мәҗбүр булды. Бу күренеш, үз чиратында, мөгезле эре терлек санының кимүенә китерде. Барлык мәшәкатьләр минем җилкәдә калды. “Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр”, – дип әйтә иде әни. Күп сөйләнеп тормадым, шунда ук эшкә керештем. Бүгенге көндә тырыш хезмәтемнең нәтиҗәсен тоям, хуҗалык районда киң колач белән үсеп бара. Эшли башлаган вакытта биредә тирескә баткан торак һәм кырык баш бозау белән иске техника гына бар иде. Планда сыерлар асрап, алар санын арттыру торды. 1997 елда терлекләрнең саны дүрт йөздән артып китте. Хәзерге вакытта хуҗалыкта мең ярымнан артык терлек бар, - ди ул. 

 

“Ай саен ике миллионнан артык кредит түләргә туры килде” 

Хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин бу тармакка нигез сала башлаганчы Россиядәге күп кенә алга киткән, заманча фермаларның тәҗрибәсен өйрәнә. Фермер тәвәкәлләп, алдынгы технологияләргә таянып савым заллары төзү эшенә керешә. Эшчәнлеген алга таба киңәйтүнең иң кулай юлларын табарга тырыша ул.

- 2003 елда күрше авылда ферма салырга теләдем, анда төзелеш эшләрен дә башлаган идем. Шул вакытта яныма район башлыгы Рәис Нургалиевич килде. “Зөфәр абый, син бу җирләргә ферма салмый тор. Ашыкма! Без бер җиргә барып кайтабыз, аннан соң сөйләшербез”, - диде. Кая барасын, нәрсә эшләргә кирәк булачагын да әйтмәде. Билгеле, аптырап калдым. Төзелеш эшләрен туктатырга мәҗбүр булдым. Кыш көне ул мине районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, төзелеш өлкәсендә эшләүче бер хезмәткәр белән Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәренә җибәрде. Анда Американың бер эшмәкәре Канада ысулы буенча зур ферма салган булган. Әлеге ферманы җентекләп карадык, андагы эшчеләр белән дә аралаштык. “Мин бу заманча, автоматлаштырылган савым залларын Сабада төзиячәкмен”, - дигән уйлар белән кайтып киттем. Тиз арада тәвәкәлләдем, кайтуга эшкә тотындым. Төзелеш эшләре җәй буе барды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хуҗалыкка дүрт тапкыр килде, төзелеш эшләре белән танышты. Бу тәҗрибә һәркем өчен кызык булды. Күз күргән, кул эшләгән әйбер түгел бит. Ферма үз ишекләрен дүртенче ноябрьдә ачты. Хәзерге вакытта заманча саву заллары булган мегафермалар төзү ихтыяҗга әйләнә бара. Сөт җитештерүне арттыру, эшне камилләштерү өчен яхшы чара булып тора. Яшерен-батырын түгел, төзелеш өчен шактый акча китте. Швециядән салым залларын сатып алу да чыгымлы булды. Комплексны төзү һәм аны җиһазлау 130 миллионга төште. Ай саен ике миллионнан артык кредит түләргә туры килде. Дәүләт программаларында катнаша алмый калдык, шуңа күрә бөтен авырлыкны үзем күтәрдем. Эш башлаганда бөтен нечкәлекләрен дә белеп бетереп булмый шул. Бүгенге көндә савым залының берьюлы унике баш сыерны саву мөмкинлеге бар. Утыз сыер саварга мөмкин булганың алырга кирәк булган, - ди ул.

Яңа комплекска заманча җиһазлар урнаштырылган. Биредә җитештерелгән продукция саву залыннан сөт торбалар буенча, фильтрлар аша үтеп, турыдан-туры суыткычка килә.

- Савым залларының өстенлекле яклары әйтеп бетергесез зур. Кышкы чорда продукция җитештерүне киметмәү терлекчелек өлкәсендә төп бурыч булып тора. Безгә аның хакта борчыласы юк. Кышын теләсә нинди һава торышында савым залларында “плюслы” температура саклана. Сыерлар монда бәйдә түгел, үз ирекләрендә йөриләр. Саву җайланмалары да бер урында тупланган, маллар автомат ярдәмендә савыла, - ди җитәкче.

“Безнең фермаларда робот-савучылар булыр дип уйламадым” 

2005 елда Зөфәр Мөхәммәтшин ике тапкыр Швециядә була. Сыер савучы роботларның эшчәнлеге белән шунда таныша.

- Безнең фермаларда робот-савучылар булыр дип уйламадым. Безнең өчен ерак, ирешеп булмаслык хыял булып тоелды. 2010 елда район башлыгы Рәис Нургалиевич фермерларны җыелышка чакырды, ул вакытта ул Голландиядән эш сәфәре белән кайткан иде. “Робот-савучылар проекты эшләп килә. Шундый автоматлаштырылган, заманча өч ферма салырга җыенабыз. Кем алына?” – диде. Фермерлык эшен алып бару җиңелләрдән булмаса да, мин ризалаштым. Ятып калганчы – атып кал диләр бит. Дөрес, җитәкчеләр сөйләгәндә барысы да ансат кына кебек тоелды. “Ферманы сафка бастыру сиксән миллионга төшәчәк”, - дип әйттеләр. Кырык миллионы төзелешкә, калганы җиһазларга тотылачак. Кредитлар алырга ярдәм итәчәкләре хакында әйттеләр. Эшкә тотындык, төзелеш бригадасы чакырттык. “Бер тотынгач, артка юл юк" дип үз алдыма ныклы максат куйдым.

Яшермим, эшне башлау катлаулы булды. Тик кире чигенәсе килмәде. Башта кәгазь эше күп булыр, документларны җыеп та, йөреп тә бетереп булмас, дип уйлаган идем. Анысы тиз арада хәл ителде, артык мәшәкать тудырмады. Тик төзелеш эшләрен башкарып чыгу өчен бик күп көч сарыф итәргә туры килде. проектын карыйбыз, бәяләр без уйлаганнан шактый югары булып чыкты. Ферманың асты бетон һәм плитәдән тора. Голландиядә ул плитә егерме сантиметр, торак асты бетоннан гына тора. Безгә проект төзүчеләр алтмыш сантиметрлы бетон тәкъдим итте. Бетон бик кыйммәт йөри, шуның өчен ризалашмадык. Нәтиҗәдә, кырык сантиметрлы бетон урнаштырдык. Ел ярым, 2014 елның ахырында әлеге торакны төзеп бетердек. Төзелеш туксан җиде миллионга, җиһазлар кырык өч миллионга төште. Җиһазлар Голландиядән кайтарылды, аның өчен “40х60” программасы буенча дәүләттән ярдәм күрсәтелде. Төзелеш вакытында район башлыгы Рәис Нургалиевич район бюджетыннан акча бүлеп бирде, - ди җитәкче.

“Сөтнең сыйфатына бик зур игътибар бирәбез” 

“Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов Татарстанда иң чиста сөтнең Саба районы "Икшермә" хуҗалыгында җитештерелүе хакында әйтте. Министр урынбасары сүзләренчә, биредә сыерлар ап-ак, сөтләре идеаль. 
 
- Безнең өчен сөтнең чисталыгы мөһим. Кул белән сауганда сыер тик тормый бит ул, чиләктәге сөткә тизәге дә төшәргә мөмкин. Безнең очракта сөткә кеше кулы тими, ул турыдан-туры суыткычка бара. Сөтләрнең чисталыгы евростандартка туры килә. Арчада эшмәкәрләр җыелышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов безнең сыерларның чиста булуын билгеләп узган. Хуҗалыкта сөтнең чисталыгы 160 мең берәмлек тәшкил итә. Сөтнең күләмен арттыру юнәлешендә генә түгел, аның сыйфатына да бик зур игътибар бирәбез. Сөтнең майлылыгы, аксымга бай булуы белән беррәттән, чисталыгын да исәпкә алабыз, - диде Зөфәр Мөхәммәтшин.

Биредә сөтне бетонга чиләкләп ташырга кирәкми, яңартылган хуҗалыкта сөтүткәречләр сузылган. Сөт торбалардан турыдан-туры суыткычка бар. Һәр сыерның күпме сөт биргәнен компьютер исәпли. Суткычлар сөтне тиешле температурада саклый һәм продукцияне тапшырганнан соң, җайланмалар автомат система белән үзе юыла.

- Роботлар сыйфатсыз сөтне суыткычка җибәрми, аерым савытка сала. Мастит белән авыручы сыерларның сөтен шулай ук аера. Угыз сөтен дә башкалар янына кушмый. Сыер чыгып киткәч, аппаратны система үзе юа. Болар барысы да махсус программага салынган, кеше кулы тими.

“Продукцияне урнаштыру авыр” 

Эшнең нәтиҗәлелеге җитештерү күләменә бәйле. Тик менә җитештергән продукцияне сату бәясенең түбән булуы гына борчый фермерны. Көндәлек сөтне урнаштыру аның өчен зур проблема.

- Сөт тапшыру белән проблемалар шактый. Аны кая урнаштырырга да белмибез. Бәяләр белән уйныйлар. Соңгы вакытта “Вамин”га тапшырырга тәкъдим иттеләр. Вакытында килеп алмыйлар, шуңа күрә алар белән элемтәне өздек. Бөркөнне суыткыч тулды һәм сөтне куярга урын булмады, роботларның эшен туктатып торырга туры килде. Хәзер Чистайга тапшырырга уйлап торабыз. Бүгенге көндә 13 тоннадан артык сөт сатабыз, - ди ул.

Алдынгы технологияләрне беренчеләрдән булып үзләштергән “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы сөт җитештерү буенча республикада алдынгы рәтләрдә бара. Роботлаштырылган ферманың терлекчелектәге алдынгы эшчәнлек тәҗрибәсе башка хуҗалыкларга да үрнәк булып тора. Җитәкче Зөфәр Мөхәммәтшин фикеренчә, уңышлы эшчәнлек алып бару өчен продукциянең сыйфатын төшермәү, терлекләрнең баш санын саклап калу һәм яңалыклардан читтә калмау мөһим.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100