Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Роботлар куюның сәбәбе – кеше факторы»: Робот сыер савучылар булган хуҗалыктан репортаж

Бүгенге көндә барлык өлкәләрдә диярлек роботлар кулланыла. Авыл хуҗалыгы да моңа искәрмә түгел. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Фирүзә Гыйниятова роботлар кулланган сөтчелек комплексында булды.

news_top_970_100
«Роботлар куюның сәбәбе – кеше факторы»: Робот сыер савучылар булган хуҗалыктан репортаж
Фото: Фирүзә Гыйниятова

Тәтеш районындагы алдынгы хуҗалыкларның берсе – «Нур» агрофирмасы. Райондагы бердәнбер сыер саву роботлары шушы хуҗалыкта.

Хуҗалык өч авылны берләштерә, анда барлыгы 60 тирәсе кеше эшли. Шушы төбәктә яшәүче кеше буларак әйтә алам, биредә күңеле белән авыл хуҗалыгына бирелгән эшчеләр хезмәт итә. Агрофирмада барлыгы 3 сөтчелек комплексы бар. Шуларның берсендә 4 робот «сыер савучы» урнаштырылган. Роботлы фермада 2 оператор булса, калган икесендә барлыгы 10 сыер савучы, аларның һәрберсенең карамагында 45 сыер. Ягъни, 1 робот 2,5 сыер савучыны алыштыра дигән сүз. (Агрофирма җитәкчесе робот 6 сыер савучыны алыштыра ала, диде, бу хакта – алдарак).

Робот ничек сава?

Робот дигәч, ул рәсемнәрдә сурәтләнгән – ике аяклы, ике куллы, күзләре янып торган әйбер түгел. Робот бар икәнен әйтмәсәләр, сыер саву комплексында аны күрмисең дә. Беренче карашка, бар да гадәти фермадагы кебек – сыер сава торган аран, сыер саву аппараты, торбалар… Әмма барысы да автоматлаштырылган. Сыер савучы эшләтми аларны – аппарат үзе барысын да башкара.

Һәр сыерның аягына «чип» куелган. Анда сыер турындагы барлык мәгълүмат язылган: номеры, күпме сөт бирә, прививкалары, авырулары юкмы һ.б. Барлык мәгълүмат компьютер программасына кертелә һәм операторлар җиңел генә теләсә кайсы сыер турында белешмәне кереп карый алалар. Бу чип роботлар эшли алсын өчен дә кирәк – шуны «күреп», робот эшли башлый.

Роботларны урнаштыргач, сыерларны робот белән «таныштыралар»: сыер савыла торган аранга куып кертәләр, адаптацияләнергә ярдәм итәләр. Шунысы кызык, сыерлар өйрәнеп беткәч, роботка ияләшеп беткәч, алар хәтта савылырга «чират»ка баса башлыйлар икән.

Саву тәртибе гадәти сыер савудан аерылмый дияргә була, әмма барысын да кеше түгел, робот башкара. Сыерлар махсус әйләндереп алынган урынга керә, чип кайсы сыер икәнен «укый» һәм терлек алдына азык төшә. Азык сыерның күпме сөт бирүенә карап бирелә – күп бирә торганына күбрәк, аз бирә торганына – азрак: терлекләрнең күпме ашый икәнен робот «белә» һәм инде азыкны әрәм-шәрәм итми. Җиленнәрне юу, массажлау, «стаканнар»ны кидерү, савылыр алдыннан һәм савылганнан соң сыерларның җиленнәрен махсус эремә белән эшкәртү – боларның барысын робот башкара. Роботта тәүге тапкыр савыла башлаганда сыерлар тынычсызлана, тик вакыт үтү белән ияләшәләр. Роботлар эшли башлаганга тиздән бер ел була. Хәзер инде сыерлар тәмам ияләшкән – бернинди каршылык белдермичә робот янына керәләр, тыныч кына чыгып китәләр.

Сыер, савылып беткәч үз теләге белән робот яныннан чыкмаса, аның сыртына әкрен генә ток «бәреп» ала, аны «куып чыгаралар», чираттагы сыер савылырга керә. Әгәр бер сыер иртәрәк, икенче савым вакыты җиткәнче керсә, робот аны куып чыгара. Һәм шушы процесс көне буе дәвам итә.

Сыерларга витаминнар кушылган азык кайтарыла. Азыкны урам яктагы бункерга аударалар – калганы робот кулында.

«Роботларның нечкәлекләре бик күп, җиңел генә күп сөт савып булмый»

Дүрт робот белән ике оператор – Фәнзәл Гафиятуллин һәм Дамир Мөхәммәтуллин «идарә итә». Алар сыер саву урыннарының чисталыгы өчен җавап бирә, барлык программаны контрольдә тота һәм вак-төяк хаталарны төзәтә. Сыерлар савылгач, суыткычтагы сөтне сөт заводына җибәрүне башкаралар. Сөтне алар «Молочная индустрия»га җибәрә.

Роботлы фермадагы сыер савучы сыер янында маташмый, үз бүлмәсендә компьютер янында утыра. Дөрес, чыгып системаның ничек эшләгәнен дә күзәтә, билгеле.

Фәнзәл абый, эш көнегез ничәдән ничәгә кадәр дәвам итә?

Ирекле график, төрлечә була. Ничәдән ничәгә кадәр икәнен төгәл әйтә дә алмыйм. Дүрттә дә,биштә дә, алтыда да килә алам.

Сыер савучы хәзер сыер янында түгел, үз бүлмәсендә компьютер каршында утыра

Фото: © Фирүзә Гыйниятова

Бу фермада ничә савым сыеры бар?

140 баш савым сыеры. Тәүлегенә 3 тонна савабыз.

Сыерлар ничәдә савыла башлый?

Сыерлар һәрвакыт савылып тора ул. Кайберсе көненә өч тапкыр керергә мөмкин, ә болай, гадәттә, ике тапкыр савыла. Робот якынча 10 минут сава.

Хезмәт хакыгыз ничек, сез канәгатьме?

Әйе, хезмәт хаклары әйбәт,вакытында бирелеп бара.

Роботлар хакында «Нур» агрофирмасы җитәкчесе Нургалиев Радик Галимҗановичтан да сораштырдым.

Роботларның бәясе күпмегә төште?

Бер робот үзе якынча 15 миллион тора, ләкин робот алдың да, эш бетте түгел. Ул эшләсен өчен махсус җайланмалар комплексы алырга кирәк. Бәяләре үзгәреп тора. Роботлар Голландиянеке, тик аларны хәзер Россиядә дә җыялар: каркасларын, металл өлешләре бездә җитештерелә. Эчке «начинкаларын», программаларын, җайланмаларын, иң авыр өлешләрен дип әйтик инде, Голландиядә ясыйлар. Шулай дип сөйләде роботны урнаштыручылар.

Бу җайланма үз бәясен чыгардымы әле?

Юк әле.

Күпме вакыт аралыгында үз бәясен чыгарыр дип уйлыйсыз?

Статистика буенча, роботлар үзләрен якынча 6-7 елда аклыйлар диләр инде. Аның өчен терлекләр, технологияләр белән бик төгәл эшләргә кирәк. Бик күп факторларны исәптә тоту да мөһим: селекция, генетика һәм башкалар, һәр сыердан күп сөт алырга кирәк. Стандарт система белән эшләгәндә, аның бәясен чыгаруы озак.

Ни сәбәпле роботлар урнаштырырга уйладыгыз?

Роботлар куюның сәбәбе – кеше факторы. Роботларга махсус программа куелган һәм ул сыерларны ничек тиеш – шулай итеп сава. Юа, чистарта, массаж ясый, сава, сауганнан соң төрле авырулар китмәсен өчен эремә белән эшкәртеп калдыра. Хәтта сөт начар булса, ул аны башка «линия»гә дә җибәрә ала. Кеше монысын эшли алмый. Икенчедән, хәзер эшче куллар җитми, ә фермалар бар. Яңа эшчеләр килмәгәнгә күрә, без шушы роботларны «эшкә алдык». Чөнки без азык әзерли, башка якларны тәэмин итә алабыз, сыер савучыга җиткәч, терәлеп кала.

Бу дүрт робот ничә кешене алыштыра?

Бүгенге «Бәйләп салган» дип аталган системада дүрт робот чама белән алты кешене алыштыра. Сыер саву залларындагы «Карусель», «Параллель» системаларында робот кешеләрне алыштырмый, чөнки принцип башка. Монда исә сыерлар үзләре теләп керә, үзләре теләп савылалар, аларны куалап кертү, көчләп саву дигән нәрсә юк. Монда бөтенләй башка принцип, башка система,башка технология.

Ничек уйлыйсыз, киләчәктә тагын нәрсәләр роботлаштырылачак?

Авыл хуҗалыгында күп нәрсә роботлаштырылачак инде. Монда да робот куясың да, ул үзеннән-үзе эшли дигән сүз түгел бит инде. Робот янында аны карап торырга кеше кирәк. Кеше үзе юмый, үзе стаканнарын кидерми, ләкин барыбер системада оператор булырга, җайланманың көйләнешен карап торырга тиеш, ансыз булмый.

Роботлар ватылса, программа тукталса, аларны кем төзәтә?

Әлегә роботлар гарантиядә. Аларны безгә тапшырган фирма тикшереп, карап тора. Вак-төяк ватылганнарын Фәнзәл белән Дамир җайлап тора.

Эшләүче егетләрнең махсус белеме бармы яисә аларны өйрәттеләр генәме?

Өйрәттеләр генә.

Шулай гади кеше дә өйрәнә алырлык җиңел процессмы?

Өйрәнеп була, анда бит алар программасына тимиләр, элементар эшләрне генә алып баралар. Без әле аның бик күп әйберен эшләп бетермибез, аның эчендә «селекция» бар, анда терлекләр белән эшләргә кирәк: кайсын кертергә, кайсын чыгарырга, кайсын алып атарга икәне языла. Роботларның нечкәлекләре бик күп, җиңел генә күп сөт савып булмый шул.

Рәхмәт сезгә, Радик Галимҗанович! Киләчәктә эшегездә зур уңышлар сезгә!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 сентябрь 2024
    Исемсез
    Без 120 баш сыерга суткыга 4 тонна савабыз роботта
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100