Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Робот-стоматолог тарихта беренче тапкыр тешкә мөстәкыйль рәвештә операция ясаган

news_top_970_100
Робот-стоматолог тарихта беренче тапкыр тешкә мөстәкыйль рәвештә операция ясаган
Фото: businesswire.com

Американың «Perceptive» компаниясендә робот беренче тапкыр тешкә операция ясаган, дип хәбәр итә Businesswire сайты.

Робот, ясалма фәһем кулланып, стоматологик системада операция ясый алган. Робот-стоматолог, рентген ясап, кариесны ачыклаган һәм ничек дәваларга кирәк икәнлеген билгеләгән. Инженерлар әйтүенчә, робот гадәти табибка караганда тизрәк эшли икән – әйтик, коронканы ул 15 минутта куя алган. Ә гадәти табиблар бу эшне беренче тапкырдан гына эшләми – беренче тапкыр диагноз куя, икенче тапкыр килергә куша һәм операцияне 1 сәгать башкара.

«Perceptive» компаниясе директоры Крис Чириелло әлегә ширкәтнең роботларны даими кулланырга мөмкинлеге юклыгын әйткән. Американың санитар күзәтчелек идарәсе рөхсәтен алыр өчен, 5 ел тирәсе вакыт кирәк икән.

Апрель аенда Кытай табиблары кеше ялгыш йоткан предметларны роботлар кулланып тартып чыгару мөмкинлеге турында хәбәр итте. Робот табибка керергә авыр булган урыннарга да ялгышусыз керә ала икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100