Робот-курьерлар өчен Россиядә беренче махсус тукталышларны Иннополиста ясаганнар
Иннополиста Россиядә беренче тапкыр робот-курьерлар (роверлар) өчен ике махсус тукталыш мәйданчыгы булдырылды. Бу хакта шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Роботларны туктату өчен мәйданчыкларны Иннополис мэриясе роверлар хуҗасы – «Яндекс» компаниясе белән берлектә җиһазлаган. Алар янына «Тынычлыкны саклагыз, роботлар ял итә» дигән язулы элмә такталар урнаштырылган.
Тукталышларның берсе Спорт урамында урнашкан. Элегрәк нәкъ менә шушы урында пилотсыз курьерлар еш туктала торган булган. Шуңа күрә җирле халык бу урынны үзара «роверлар тукталышы» дип йөрткән.