Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Роберт та шунда түгелме?» – Данир Сабиров хатынының сумкасыннан үзе эзләгәнне тапкан

news_top_970_100
«Роберт та шунда түгелме?» – Данир Сабиров хатынының сумкасыннан үзе эзләгәнне тапкан
Фото "Татар-информ" архивыннан

Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән хатын-кызның сумкасыннан әйбер табып булмавы һәм анда «нәрсә генә юк» дигән темага видео төшергән.

Видеода күренгәнчә, Данир диванда йокымсырап ята, Миләүшә ашарга пешерә. Артистның хатыны сумкасыннан наушникларны алып бирүен сорый. 

Данир эзләп кенә таба алмагач, сумкага «кереп чума» һәм сумка эчендә «яшәп ала». Андап нәрсә генә юк: төрле косметика әйберләре, эчке кием, бутерброд, яшел суган, тик наушник кына күренми.

Данир бер кочак кирәк һәм кирәк булмаган әйберләрне тоткалап карагач, тамак ялгап алырга була. Бутербродны суган белән бергә ашап куя. Аннары яшел суган пакетында наушникларны табып ала. «Ник аны «суган янында» дип әйтмәдең соң», – ди ул. Бу очракта хатын-кызлар «шунда инде, шунда, яхшылап кара» дияргә ярата.

Бу видео астына: «Ярый әле Миләүшә сумкасыннан наушник эзләтте. Машинаның насосы югалган иде, ул да шунда булган икән», – дип язган артист, әллә чынлап, әллә юри.

Видеода үзләрен «таныган» хатын-кызлар һәм Данир хәлендә калган ир-атлар тәгәрәп көлгән смайликларны мулдан калдырган.

«Яхшылап кара әле, минем социаль челтәрдәге сәхифәмнең пароле дә анда түгел микән», – дип көлгән Рифат Зарипов.

«Мин Роберт та (Сабировлар гаиләсенең ярдәмчесе) шуннан килеп чыгар, дип уйлаган идем», – дип көткән берәү. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100