Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роберт Нигъмәтуллин: «Безнең белән булган хәлләрдә халык үзе гаепле»

news_top_970_100
Роберт Нигъмәтуллин: «Безнең белән булган хәлләрдә халык үзе гаепле»
Роберт Нигъмәтуллин Бөтендөнья татар конгрессы съездында чыгыш ясый
Фото: "Татар-информ", Рамил Гали

Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, физика-математика фәннәре докторы, П.П. Ширшов исем. Океанология институты фәнни җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Роберт Искәндәр улы Нигъмәтуллин «Интертат»ка интервьюсында милләт проблемалары турында сөйләгән иде. Бу – интервьюның икенче өлеше.

Роберт Искәндәрович, сезнең белән сөйләшеп утырганда, сез «90нчы еллардагы хәлләр өчен халык үзе гаепле» дигән идегез. Халык нәрсәдә гаепле иде?

Мин МГУ да профессор булдым, аннары Төмәнгә киттем. Минем өчен үзгәртеп кору чоры Төмәндә башланды.

Хәзер халык хакимиятне, Ельцинны тирги инде. Ә халык үзе гаепле.

Барысына да ышангангамы?

Барысына да ышанганга, агрессив булганга... Ул үзгәртеп кору чорында үзен ничек тотты? Коточкыч! Ил белән булган нәрсә өчен халык гаепле. Болар минем күз алдымда булды. Хакимият алмашынды, бөтен кешегә ышандылар, халык акылдан шашкан иде, бернәрсә дә эшләтеп булмый иде.

Совет вакытында мәктәпләр яхшы эшли иде, тәрбияләделәр, укыттылар, ләкин укытып бетерә алмадылар. Горбачевка ышандылар, аннары аны ташладылар да – Ельцинга. Аларны бит халык сайлады, шуңа күрә халык гаепле.

Бу, әлбәттә, җитәкчелек гаебе дә. Барысы да шуңа таба бара иде. Мин үзем совет власте вакытында тәрбияләндем, белем алдым, профессор, академик булдым. Без күпне күрдек, ләкин, ахыр чиктә, болар барысы да җимерелде. Барыннан да элек, бу – җитәкчелек гаебе, илне шундый хәлгә җиткерделәр. Гомумән алганда, хәзерге губернаторлар элеккеге партия өлкә комитетының беренче секретарьларына караганда чагыштыргысыз начаррак. Җитәкчелекнең дәрәҗәсе төште. Дәүләт менә шулай җимерелде дә.

20-30 елдан соң шул ук кешеләр «безне татар теленә өйрәтмәделәр» диячәкләр. Кем гаепле? Ата-ана гаепле?

Сезнең нинди фаразларыгыз бар? Безнең илдә хәзер барган вакыйгалар нәрсә белән бетәр икән? Сез ничек уйлыйсыз?

Андый сорау биргәндә, мин 1942 елдагы Сталинград сугышын искә төшерәм. Минем әти-әни нәрсә уйлаганнар икән ул чорда? Әти сугышта иде, без – Уфада. 1,5 ел эчендә немецлар Иделгә кадәр килеп җитте. Эвакуация әз, оккупация зоналарында күпме халык калды. Нинди көчләр табылган?

Кызганычка, мин фаразлар ягыннан ярдәм итә алмаячакмын. Мин берни белән дә булыша алмыйм. Мин моны күрмәмен, минем оныклар күрер. Әмма татар халкы, рус халкы, бөтен Россия халкы күтәреләчәк. Ниндидер иҗади көчләр үз ролен уйнаячак. Ул яктан мин – оптимист.

Рус халкы, бөтен Россия, татар халкы, башкортлар – минем өчен иң якын кешеләр. Минем дусларым арасында чеченнар да бар. Хәзер, гомумән алганда, мин безнең авыр икътисади хәлне үзгәртә алырлык көчләр күрмим. Икътисадны гына түгел, гуманитар өлкәне дә. Ләкин ул яңадан торачак. Һәрвакыттагыча. Җирнең арткан уңдырышлылыгы кебек: анда да тирес кертәсең, ашлыйсың, шуннан соң гына ул да мул җимеш бирә. Мин, бу көчләр безнең нәтиҗәсезлекне җиңәр, дип ышанам. Димәк, үз халкыңны тәрбияләргә, белемне торгызырга кирәк.

Тәрбия, яшь аналарга ярдәм итү – бик мөһим. Бездә туучылар кими, руслар, татарлар, башкортлар – кимеп барабыз. 2 яки 3 балалы әниләргә ярдәм булырга тиеш. 2 баласы бар икән, аңа хезмәт хакы түләнергә тиеш. Нинди хезмәт хакы? 50 мең, 40 мең – кайсы төбәк булуына карап.

Президент булсагыз, нишләр идегез?

Мин президент булсам, нәрсәдән башлар идем? Бала табу, тәрбияләү, аналарга ярдәм итү, аның абруен, дәрәҗәсен арттыру, эффективлык, белем алу һ.б.

Чын прогрессив салым шкаласы булырга тиеш. Бай кешеләр безнең ил өчен аерым җаваплылык тота. Алар акча эшләгән, ил аларга бай булырга, акча эшләргә мөмкинлек биргән, ә алар чит илдә йортлар сатып ала. Менә болай булырга тиеш түгел. Алар акчаны үз иленә кертсеннәр.

Дәүләтнең аналарга, мәгарифкә, фәнгә, мәдәнияткә ярдәм итү өчен ресурслары булырга тиеш. Менә монысы – хәзер иң мөһиме.

Акрынлап шулай булачак та. Нәтиҗәлелек тә булачак, икътисад та үсәчәк. Бөтен тәрбияне дини тәрбиягә генә кайтарып калдырырга ярамый. Без хәзер бөтен җирдә ниндидер динилекне ассызыклый башладык. Мин дингә каршы түгел. Моны һәркем үзе хәл итә.

Мәгарифне җитәкләү, анда нәрсә булырга тиешлеген әйтеп тору өчен, кеше үзе белемле булырга тиеш. Бу хокукка ирешкәннәр, китап, дәреслекләр авторы, курслар үткәргән, лекцияләр укыган кешеләр булырга тиеш. Нәкъ менә шундый кешеләр мәгарифне билгеләргә тиеш. Мин шуннан башлар идем. Аннары, әлбәттә, бездә икътисади үсеш башланыр, нәтиҗәлелек тә арткан булыр иде...

Безнең сәнәгатьне, авыл хуҗалыгы һәм тулаем икътисадны үстерүнең төп проблемасы – нәтиҗәлелекнең бик түбән булуы. Җитәкчеләр, беренче чиратта җитәкчеләр, сез дәүләт белән начар идарә итәсез. Барлык җитәкчеләр дә! Менә сезгә мисал. Бездә бензин, электр энергиясе Америкадагыга караганда 2 тапкырга диярлек кыйммәтрәк. Ә иң бай кешеләр – нефть сәнәгате җитәкчеләре.

Беркемне дә бөлдерергә, төрмәләргә утыртырга кирәкми. Мин моңа каршы. Хәзер бездә тыюлар китте. Бу ярамый, теге ярамый. Пьеса язган, театр өлкәсендә премия алган 2 хатын-кызны кулга алганнар, 6 елга төрмәгә озатканнар. Бу нәрсә? Тыюлар хисабына, төрмәгә утыртып нәтиҗәлелекне күтәрергә тырышалар, бик тырышалар. Бу – дөрес юл түгел. Халыкны тәрбияләргә, кешеләрне, балаларны тәрбияләргә кирәк…

Безнең ил – күпмилләтле, күптелле. Күптелле булу абруйлы булырга тиеш. Әгәр син татар, чечен, чуваш яки башкорт икәнсең, син рус телен дә, туган телеңне дә белергә тиеш. Туган телеңне белмәсәң, син – мескен.

Менә бу, һичшиксез, кешенең табигатенә керергә тиеш. Сүз уңаеннан, еш кына милләтчеләр, экстремистлар чынлыкта үзләренең кем икәнлекләрен белмиләр. Аннары русларны гаепли башлыйлар. Руслар минем туган телемне белмәвемә гаепле, диләр. Ул гаепле түгел, ә син үзең һәм синең ата-анаң гаепле.

Тагын нәрсәне бетерер идем? Халык илебез җитәкчелегенә дә ниндидер ачу саклый. Җитәкчелеккә таләпчәнлек, тәнкыйть булырга тиеш, ләкин ачу түгел. Республикабыз Рәисенә дә, илебез Президентына да, гомумән, барлык министрларга да мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гомумән алганда, алар начар эшли. Аларга үзләренең нәтиҗәлелекләрен арттырырга кирәк. Аларны бәреп төшерергә тырышасы түгел, ә нәтиҗәлелек таләп итәргә кирәк.

Сез, халык үзе гаепле, дидегез.

Әйе, әлбәттә. Бөтен бәла-казаларда төп гаеплеләр – кешеләр. Халык тарихны үзе яза, халык төрле провокацияләргә бирелә, кешеләрнең шактый өлеше ачулы.

Җитәкчеләр халыкны алып барырга тиеш. Мин һәрвакыт үз институтымда үз сүземне әйтәм, әмма гыйльми советка чыгып, «моны хәл итегез» дип әйтмим. Башта уйларга, барысына да аңлатырга һәм халыктан ярдәм сорарга кирәк. Димәк, институт хезмәткәре – 1 җаваплылык берәмлеге, лаборатория мөдире – 5, директор урынбасары – 10, ә директор – 100. Республика башлыгы, ил башлыгы белән дә шул ук хәл. Халык алдында, Алла каршында барысы өчен дә җитәкче җавап бирә. Барысы өчен дә! Безнең институтта да. Ул бит куркыныч юнәлеш тә – океан, экспедицияләр... барысы өчен дә директор җавап бирә. Ә директор урынбасары минем алда җавап бирә.

Бөтен җирдә дә шулай. Илдәге барлык начар һәм авыр нәрсәләр өчен дәүләт башлыгы җавап бирә.

Хәзер фән кешеләренә мөнәсәбәт нинди дип бәялисез?

Мине әгъза-корреспондент итеп сайлаган вакытларны хәтерлим. Төмәнгә кайттым, ул вакытта анда эшли идем, шунда ук партия өлкә комитетына шалтыраттым, хәзерге губернатор кебек кеше. Ул киңәшмәдә, шалтыратыр, диләр. Чыннан да, 2-3 сәгатьтән миңа үзе шалтыратты, үзе – Богомяков Геннадий Павлович (КПСС Төмән өлкә комитетының беренче секретаре – авт.). Без аның белән очраштык. Ул шунда ук миннән ярдәм сорады, мин аңа мөмкин кадәр ярдәм иттем.

Хәзер төбәк җитәкчесе әгъза-корреспондентлар белән очрашамы, әйтик, Казан фәнни үзәгенең фән проблемалары белән шөгыльләнәме? Анда хәлләр бик авыр бит. Ә без очраша, сөйләшә идек. Хәзер минем белән киңәшмиләр, дөрес, киңәшкән вакытлар да булды. Рөстәм Нургалиевич элек сүзләремә колак сала иде, хәзер – юк. Хәзер барысын да үзләре хәл итәләр.

13 ел Уфада эшләдем. Фәннәр академиясенә Президентны үзләре куйдылар һәм, нәтиҗәдә, академияне бетерделәр. Үзәк рәисен дә алыштырдылар. Башта киңәшләшәсе бит инде. Юк, барысы да үзләре. Казанда да шулай. Хәзер фәнни үзәкләргә үз кешеләрен куялар. Мәсәлән, Казанда Рифкать Нургалиевичны куйдылар, көчле кеше кирәктер, һәм бу – бәлки файдалы да булыр. Патша Россиясе чорында да, Академия президентлары итеп, еш кына патшаның туганнарын куя торган булганнар. Алар фән өчен түгел, ә фәнне тәэмин итү өчен җавап биргәннәр. Хәзер фән тәэмин ителмәгән. Аны тәэмин итәргә кирәк.

Без барысын да югалттык. Менә Казан фәнни үзәген генә алыгыз. Алар үз поликлиникасын югалтты. Безгә бит сәламәт галимнәр кирәк. Ведомство медицинасын бөтен җирдә юк итәргә тырыштылар.

Фән, мәдәният – ул ясалма әйберләр. Бөтен җирдә дә үсә торган чүп үләннәре бар, культуралы үсемлекләр бар. Чүп үләне культуралы үсемлекләрне үтерә. Культуралы үсемлек чәчәк атсын өчен, аны кайгыртырга, якларга, ашларга, яратырга кирәк. Фән һәм мәдәният белән дә шулай ук. Шул вакытта гына нәтиҗә булачак. Әгәр син аңа өстән генә карыйсың икән, бетте. Мондый фән беркемгә дә кирәкми. Шуңа күрә Уфада, Казанда фәнне үстерү өчен Рәис һәм республика башлыгы җаваплы. Алар бу миссияне начар башкара. Мин моны аларга турыдан-туры әйтә алам. Мин бу хокукка лаек дип әйтер идем. Мин институтта 30 ел буе иң беренче кеше идем, ягъни, көн саен институтта барысы өчен дә җаваплы булдым. Мин төзегән Төмән күп фазалы системалар институты, аннары Уфада республика академиясе, Россия академиясе үзәге... Болар – 3 мең кеше.

10 ел буе Океанология институтында булдым. Анда 1500 кеше. Шуңа күрә аларга катгый бәя бирергә хакым бар. Алар моңа колак салырга тиеш. Юк икән, димәк, әле үсеп җитмәгәннәр.

Махсус хәрби операция турында да фикерләрегезне ишетәсе килгән иде.

Бу – фаҗига. Безнең ил, Украина өчен фаҗига. Мин моны аеруча кискен тоям, чөнки минем Харьковта, Киевта укучыларым, якын хезмәттәшләрем бар иде, хәзер алар белән элемтәне югалттык. Мин, Россия гражданины, галим буларак, җиңелү кәефе белән утыра алмыйм, моңа хокукым юк. Үз вакытында Ленин, большевиклар җиңелергә чакырды... Мин моңа өндәмим. Төп проблема – сугышны туктату.

Хәзер килешүне тыныч юл белән хәл итү мөмкин түгел. Украина ягы да гаепле, без дә. Аның башлануын мин берничек тә гаепли алмыйм. Бу – минем функция түгел. Сугыш барганда армиямнең җиңелүен теләргә минем хакым юк.

Килешер өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк, дип саныйм. Юл куярга кирәк. Ничек юл куярга соң? Әлбәттә, без территорияләрне яулап алдык. Алар Конституция буенча безнеке. Шулай да ишекләрне ачык итәргә кирәк. Әйдәгез, ахыр чиктә, бу территорияләр белән ничек идарә итүен халык хәл итсен. Монысы – киләчәктә, ә хәзер сугышуны туктатырга кирәк. 1000 украин солдаты юк ителгән, дип горурланып сөйлиләр. Бу бит – коточкыч, фаҗига. 1000 кеше, әниләр. Болар барысы да – безнең гражданнар – бу егетләр, солдатлар.

Украина да бу мөнәсәбәтләрдә гаепле. Әгәр мөнәсәбәтләр яхшы, туганнарча икән, Кырымның кемнеке булуында нинди аерма? Кырым Украинада булганда, без анда бара идек, безнең анда институт бар.

Ләкин Украина үзенең сепаратистик гамәлләрен башлау белән, Ауропага китәбез, дип башладылар, аннары Бандера, милләтчелек – болар барысы да Россияне бу гамәлләргә этәрә. Ике ил дә, гомумән, җитәкчеләр, бу фаҗига өчен җаваплы. Хәзер без бер-беребезне үтерәбез. Бу – сугыш мантыйгы. Хәрби гамәлләрне тизрәк тәмамлау һәм килешер өчен, барысын да мөмкин кадәр күбрәк эшләргә кирәк.

Сез, Америкада белем бирү системасы начар, дидегез. Бу нәрсәдә чагыла?

Америкада балаларның 95% ы нормаль, безнең өчен аңлаешлы белем алмый, нигездә вакыт үткәрәләр генә. Әйе, балаларның берничә проценты югары белем ала, тик берничә проценты гына.

Белем алу авыр булырга тиеш. Баш мие җиңәргә, эшләргә өйрәнергә тиеш. Спорттагы кебек килеп чыга. Син күнекмәләр ясыйсың икән, син – көчле кеше. Укуда, белем алуда да шулай. Бернинди җиңеллек тә булырга тиеш түгел. Иншалар язарга, әдәбият, тригонометрия, синуслар өйрәнергә, географияне белергә, тарихи даталарны истә тотарга, хәтереңне үстерергә кирәк. Болар барысы да булырга тиеш. Әгәр юк икән, Америкадагы кебек булачак.

Европа да шул юлдан китте. Хәзер без дә шуның буенча барабыз. Халык деградация хәленә төшә. Моны мин Европа, Америкада мисалында күрәм. Америкада Президент булам дип торган ике кандидатның бер-берсен җинаятьтә гаепләячәген күз алдына китереп була идеме?! Бөек Америка бит бу! Аның бит казанышлары бик зур. Самолетлар, вариацион конструкторлар һ.б. ясыйлар. Моннан тыш, алар бөтен дөньядан иң яхшы кешеләрне үзләренә җыялар. Европада да шул ук хәл. Сез хәзер андагы министрларны гына карагыз, аларның фикерләү дәрәҗәсен! Европаның фикерләү дәрәҗәсе – Россияне җәзага тартырга кирәк. Шул гына

Безне украиналылар белән дуслаштырырга тырышасы урынга, алар бер-берсен үтерсеннәр өчен, Украинаны корал белән тәэмин итәләр. Нигә? Европага нигә кирәк? Ни өчен алар безне кимсетергә тырышалар? Мин хәзер беркемне дә һәм бернәрсәне дә акларга теләмим. Фактларны җиткерәм.

Совет власте вакытында югары белем түләүсез иде. Кая китте бу акчалар? Ни өчен хәзер бездә югары белем ала торган балаларның яртысыннан артыгы түләргә тиеш? Нигә? Әгәр кеше укый ала һәм укырга тели икән, аны бушлай укытырга кирәк. Менә шул вакытта син иншалар да яза, тарихи темалар буенча да чыгыш ясый белүче нормаль халык алачаксың. Хәзер Балтыйк диңгезе кайда икәнен сорасаң, күп кеше белми. Географияне белмиләр. Бездә халык шундый, һәм нәтиҗәлелек тә түбән. Икътисад начар үсәчәк.

Әйе, безнең атаклы мәктәпләребез бар. Билгеле бер укучылар төркеме физика буенча олимпиадада алтын медальләр ала. Әйе, бар. Әмма 10-20 кеше халыкның сыйфатын билгеләми. Олимпия чемпионнары бармы? Әйе, бар. Әмма бу берничә кеше генә илнең спорт буенча көчле икәнен күрсәтми. Әмма барлык кешеләрнең дә спорт белән шөгыльләнү гадәте булырга тиеш.

Кеше газапланып, тырышып укырга тиеш. Балачактан ук авырлыклар кичәргә тиеш. Ул ел саен имтиханнар тапшырырга тиеш. Менә шул вакытта халык көчле булачак. Хәзер без барысын да җиңеләйттек, кеше күп нәрсәне белми. Күз алдына китерәсезме, Санкт-Петербургта инженердан «Балтыйк диңгезе кайда» дип сорыйсың, ә ул белми. Барысы да яхшы яшәргә тели, ил көчле булсын, ди. Әгәр аның халкы көчсез икән, ил көчле булмаячак. Менә шул. Барыбыз да яхшы яшәргә телибез, ә лаек түгелбез.

Безнең ата-бабаларыбыз гимназияләрдә берничә тел укыганнар. Ә хәзер Татарстанда татарлар үз туган телләрен өйрәнергә теләми, чөнки аларга кыен, алар, рус теленнән БДИ бирә алмабыз, дип курка. Югыйсә, киресенчә, монысын да, тегесен дә, әле рус телен дә яхшы белергә кирәк. Минем бабам рус теле укытучысы иде. Рус телен укыткан тагын бер туганнан туганым бар. Бу – яхшы. Туган телен белмәве – начар. Рус, татар һәм инглиз телләрен дә бик яхшы белергә кирәк.

Бүгенге көндә иң яхшы белем бирү кайда?

Хәзер Сингапурда, диләр. Анда университет бик көчле. Америкада да көчле университетлар бар. Әмма кабатлап әйтәм: Америкада бик аз процент кешеләр генә яхшы белем ала. Хәзер гомумхалык мәгарифе турында әйтәм. Әйе, бездә дә Физтех, МГУ бар. Ләкин бөтен җирдә дә укытырга, өйрәтергә кирәк. Казан авиация университетында да, безнең классик университетта да, Уфада да... Һәркайда укытырга тиешләр, һәркайда авыр булырга тиеш. Бар җирдән дә күренекле, атаклы кешеләр чыгарга тиеш. Мәскәү физтехыннан гына түгел. Сүзем менә шул хакта.

Халыкны укырга мәҗбүр итәргә кирәк. Ә без юк, без йомшаграк, җиңелрәк булсын, дибез. Бу – хурлык.

Хәзер әти-әниләр белән сөйләшә башлыйсың икән, алар БДИ тапшыруның никадәр авыр булуын, репетиторлар кирәклеген сөйлиләр һ.б.

Нәрсәсе катлаулы? Мин берьюлы 2 университетта укыдым. Бауман исемендәге МВТУда һәм Мәскәү университетында мехматта. 2 кызыл дипломым бар. Әйе, авыр булды. Академик булдым. Шулай итеп, мин үз халкымны өйрәтү хокукына лаек булдым.

Булдыра алганнарга йөз тотарга кирәк. Әйе, авыр. Барысына да 2 институт кирәкми, бу – аерым кешеләр генә. Барысына да рус әдәбиятын белергә, иншалар язарга, Пушкинны белергә, Толстойны укырга кирәк. Өстәвенә, үз телеңне, әдәбиятыңны, үз классикларыңны белү мәҗбүри. Күбрәк белгән саен, тагын да көчлерәк һәм акыллырак буласың. Бу бит – казаныш.

Тырышмасаң, берни булмый, тормыш та яхшы булмас. Без белем бирү, укыту системасын ярамаслык дәрәҗәдә җиңеләйттек. Нәтиҗәдә, безнең икътисад – иң нәтиҗәсезе. Акча кертәсең, ә кире кайтару 50 илгә караганда да кимрәк. Без Аргентина белән ярыша алабыз, ул тулысынча таркалды, Бразилия белән, анда эшләр яхшы түгел.

Төркиядә җан башына эчке тулаем продукт бездәгегә караганда күбрәк. Балтыйк буе илләрендә дә бу күрсәткеч алда. Без бер әйбердән дә канәгать түгел, шул исәптән хөкүмәттән дә. Иң элек үз-үзеңнән, халкыңнан, балаларыңнан канәгать булмаска кирәк.

Нинди мәгариф системасын җимерделәр бит! Бу – 90нчы елларда безнең хөкүмәт эшләгән һәм әлегә кадәр эшли торган иң коточкыч нәрсә. Безнең физиклар командасының алтын медальләр алуына сөенәләр. Бу – 20 кеше. Ә бездә миллионнар галим булырга, тырышырга һәм тиешенчә өйрәнергә тиеш. Шуңа күрә безнең белән шундый ук нәтиҗәсез хөкүмәт идарә итә дә инде.

Тавыш бирергә чыгабыз, Дума сайлыйбыз. Бастрыкин, Тикшерү комитеты башлыгы, безнең Дума, депутатларыбыз турында сөйли. Кемне тыгалар – шуны сайлыйбыз, барыбыз да тавыш бирәбез, чөнки уйламыйбыз, халыкның сыйфаты юк. Менә бу сыйфатны барыбыз бергә күтәрергә кирәк. Баш миеңне күнектерергә, өйрәтергә кирәк.

Ә сез үзегез БДИга ничек карыйсыз?

Ә БДИны бөтен дөнья тапшыра. Ул ни өчен кирәк? БДИ белем нигезен генә, иң гади белемнәрне тикшерергә тиеш. БДИ – гади имтихан булырга тиеш. Чөнки бездә шундый очраклар булды: Дагыстаннан киләләр иде дә, рус теленнән БДИда иң югары баллар ала иделәр, ә үзләре русча сөйләшә белми.

Белем алуның төп күрсәткече – өлгергәнлек аттестаты. Мин ел саен имтиханнар тапшыра идем. Имтиханны безнең сыйныфның математика укытучысы, күрше сыйныф укытучысы, завуч һәм РОНО вәкиле кабул итте. Әгәр өлгергәнлек аттестаты менә шушы БДИга туры килә икән, димәк, үз аттестатын ала ала.

Түрәләр килде дә безне тыңламыйлар. Мәгариф министрлыгында дәреслекләр язган, дистә еллар буе мәктәптә балалар укыткан кешеләрне беләсезме? Беркайчан да, бернәрсәгә дә өйрәтмәгән кешеләр хәзер безгә белем бирү процессын оештыралар. Хәзер меңләгән университетны Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге астына кую карары кабул ителгән, ә анда профессорлар юк диярлек.

Без боларның барысына да түзәчәкбез, дәшмибез, без аларны тыңлаячакбыз. Тикшеренү университетлары, федераль университетлар булдырачакбыз, һ.б. – һәр университет өчен терминнар уйлап табачакбыз. Ә аларның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк.

Элек бит алай түгел иде. Партия өлкә комитетының теләсә кайсы беренче секретаре һәрвакыт фән докторлары булсын дип кайгырта, әгәр юк икән, аларны читтән чакыртырга тырышалар иде. Ә хәзер беркемгә бернәрсә кирәкми. Хәзер утыра түрә һәм безнең белән идарә итә. Хәзер Мәгариф министрлыгы минем институт белән җитәкчелек итә. Ни өчен шулай? Чөнки халык шундый. Халык – кол, белми, көче юк.

Мин, беренче чиратта, үз халкымны гаеплим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100