Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: «Тормыш гел аллы-гөлле генә түгел икән бит»

news_top_970_100
Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: «Тормыш гел аллы-гөлле генә түгел икән бит»
Фото: социаль челтәрдән

1 август – халык шагыйре Роберт абый Миңнуллинның туган көне. Исән булса, аңа быел 76 яшь тулган булыр иде. Кызы Таңсылу Роберт абыйның вафатыннан соң социаль челтәрдәге сәхифәсен шәхсән үзе алып бара. Якын кешесенең туган көнендә ул язма рәвештә әтисе белән «сөйләшкән».

«Авылда чакта 3 төн рәттән төшкә керде әти. 3 төн рәттән кулдан җитәкләп йөртте мине. 3 төн рәттән әти кешенең кулдан җитәкләп йөртүе, бу дөньяда һич берни куркыныч түгеллегенең рәхәтен, тәмен искә төшердем.

35 ел гомеремне гел ул хис белән яшәдем мин. Соңгы 4 елда гына дөньяның асты өскә килеп бетте бит, ачуым бер килмәгәе!

Әти кулдан җитәкләп йөргән вакытлар төшкә керә шул хәзер. Бер борчусыз, җил-давылсыз, күзне камаштырырдай кояшлы чаклар иде ул. Хәтта яңгыры яуса да, сибәләп кенә китә торган җылы яңгыр иде, ә аннан соң, һичшиксез, салават күпере чыга иде!

Ә тормыш гел аллы-гөлле генә түгел икән бит, әти! Соңгы 4 елда суытты, еш өшеттерә башлады, яңгырдан соң салават күпере дә сирәк чыга хәзер. Шулай олыгаялар икән бу тормышта. Ниндидер зурлар гына чишә торган мәсьәләләрне чишәргә туры килә башлады кинәт. Белер-белмәс, курка-курка булса да чишәргә туры килә, кая барасың. Син: «Курыккан эш хәерле була ул, кызым», – дия торган идең. Мин ишетәм сине, әти. Мин ышанам сиңа, әти.

Ничек кенә булса да, алга атлыйбыз, әти. Ходайга шөкер дип, синең ышанычыңны акларга, кулдан килгәнне эшләргә тырышып, килмәгәненә – син калдырып киткән моңнан көч алып алга атлыйбыз.

Син «җырлаган җыр»ның сүзләре туып килә күңелемдә, әти».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100