
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның вафатына 5 ел булды. Шул уңайдан аның кызы Таңсылу шагыйрьнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә әтисенең авыруы, табиблар өметне өзгәннән соңгы хис-кичерешләре турында язган.
«Операция кичке 9га планлаштырылган иде. Кичтән үк үз-үземә урын табып булмады. Андый чакта башка нинди генә уйлар килми бит ул. Әни ул төнне хастаханәдә кунды. Иртән мин дә килеп җиттем. Анда нервланып утырганчы, «Казан нуры» мәчетенә сәдака салырга киттек. Әни борчыла, йөзенә чыккан, сирәк кенә нидер эндәшә. Юл буе белгән догаларыбызны укып барабыз. Мин сиздермәскә тырышсам да, эчем яна, анысын ачык хәтерлим. Бер борчу булса күзгә берни күренми торган халәтне беләсездер инде, шулай иде. Гәрчә табиблар «бар да план буенча» дип ышандырсалар да, гомердә хастаханә юлында йөргән булмагач, күңел үз урынында түгел иде.
Мәчет ишеген атлап чыкканда телефоным шалтырады. Ленар (тормыш иптәшем), үзе дә табиб булгач, операция процессын тулаем контрольгә ул алды, табиблар белән дә һәрдаим элемтәдә иде, бөтен хәбәр аның аша булды. Әле яңарак кына сөйләшеп алган идек бит. Операция бетәргә дә әле бик иртә, югыйсә.
Бүгенгедәй күз алдымда: мәчетнең бик биек, мәңге бетмәс кебек тоелган бетон баскычлары, мәчет тирә-ягын урап алган яшел сетка капка һәм колактагы тавыш:
– Сез кая ул хәзер?
– Мәчеттә идек, сәдака бирдек, нигә? Нәрсә булды?
– Без уйлаганча гына түгел. Әти… Операция анда… Алло, ишетәсеңме?
Юк, ул вакытта мин инде берни ишетми идем, телефонымны кулдан төшереп, юл буенда шул мәчетне уратып алган яшел капкага асылынып акырганым гына истә. Андый зәһәр тавыш миннән шул көнгә хәтле дә, аннан соң да башка чыкканы булмады…
Минем кичтән үк күз алдыма килгән, ничек тә уйламаска тырышкан иң начар сценарийның чынлыкка ашканын Ленарның 2 кәлимә сүзеннән аңлап алдым мин. Һәм ничек кенә тырышсам да, үз-үземне кулга ала алмадым ул мизгелдә. Бер шалтырату канатымны ите-каны белән каерып алды. Томышның икегә бүленгән мәле.
Шушы өзгәләнүемне янымдагы Әнием бер мизгел эчендә аңлап алды.
– Роберт! – дип тетрәндергеч тавыш белән йөрәкне өзеп мәчет төбендә кычкыруы гына истә. Андый зәһәр тавыш Әнидән шул көнгә кадәр дә, аннан да соң да чыкканы булмады.
Табибларның «өметсез» дигән сүзләре, кылыч булып, йөрәкне мең кыйпылчыкка шул көнне ваклады.
Шул көннән яңа, бер кешегә дә кичерергә язмаслык тормыш башланды: берөзлексез көрәш, бернигә дә карамастан, күңелдә һәм Әтидә өмет учагын сүндерә алмаслык көч табып яшәү, суларга һава җитмәгәндә дә, үзеңнең күз яшьләренә батканда да, йөрәгеңдәге ут җаныңны көлгә калдырганда да Әти янында елмаю – 2020 елның 27 мартына кадәр шуннан гыйбарәт иде.
Ул төнне соңгы сулышыңны алып, җаның тәнеңне калдырган мизгелдә яныңда мин идем…
Синең китү – минем тормышымда иң авыр вакыт…
Синсез яшәү – сыңар канатлы килеш очарга тырышу…
Синең кызың булу, Синле булу – минем иң зур бәхетем…
Рәхмәт, Әти! Мин сагынам сине, Әти!» – дип, әтисен югалту ачысын шагыйрьнең иҗатын яратучыларга җиткергән ул.