Роберт Миңнуллин шигырьләре
Халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 2017-2020 елларда язылган шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Газизебез Хәния Фәрхинең вафатына
Нинди авыр җәй булды бу?
Бу соң нинди ел инде?..
Гомер буе җырладың син...
Хәзер үзең җыр инде!
Син моңлы җырга әйләндең,
Җырның да үлемсезе...
Килешми сиңа, Хәния,
Килешми «үлем» сүзе.
Син яшәрсең күңелләрдә,
Яшәрсең җырларыңда.
Кузгатырсың күңелләрнең
Иң нечкә кылларын да...
Чибәрлегең – күз алдында,
Моңнарың – күңелләрдә...
Ничекләр генә түзәрбез
Моңнарың түгелгәндә?!
***
Көтә, көтә, көтә торгач,
Җәйләр килде Казанга да...
Казанга җәй килде, диеп,
Була шигырь язарга да...
Моңа кадәр җылы җәйләр,
Белмим, нигә ялындырган?!
Әллә җәйләр соңлаганга,
Җәйге Казан сагындырган!
Нәрсә генә әйтсәгез дә,
Җәйге Казан ямьлерәк шул!
Җәйге көннәрнең һәрбер көне
Гамьлерәк шул, тәмлерәк шул!
***
Уйларым
Яшәсәң иде уеңны
Уйлар-уйламый гына...
Яшәп булмый шул дөньяда
Уйлар уйламый гына.
Уйларым минем тезгенсез:
Сулда да, уңда да...
Уйларым әллә кайларда:
Тегендә дә, монда да...
Уйларымны кысам бик еш
Йөрәгемә, учыма.
Тырышсам да чыга алмыйм
Уйларымның очына...
Күңелдәге уйларымны
Булмый ла тыеп кына...
Җырлар язам, уйларымны
Уйдырып, уеп кына.
***
Агыйделдән китеп барам...
Агыйделдән китеп барам...
Яшьлектән үтеп барам...
Әкрен генә яшьлегемнең
Йомгагын сүтеп барам...
Агыйделдән йөзеп барам...
Чак кына түзеп барам...
Яшьлек белән араларны
Мәңгегә өзеп барам...
Агыйделдән агып барам...
Хәйраннар калып барам...
Барган саен ерагая
Яшьлегем белән арам...
Агыйделдән карап барам
Пароход өсләрендә...
Яшьлегем кала шушында...
Барсы да исләремдә…
***
Теләсә нишләсеннәр
«Иҗат кешеләренә гомумән дә таләпләр куярга ярамый». Илсөя Бәдретдинова, җырчы
***
Җырчыларга таләп куймыйк!
Теләсә нишләсеннәр:
Җырлыйм диеп, шыңшысыннар,
Ат булып кешнәсеннәр!
Чишенсеннәр, күрсәтсеннәр:
Алларын һәм артларын.
Һич югы шулай булса да
Күтәрсеннәр хакларын.
Туйганчы дураклансыннар,
Туйганчы котырсыннар...
Концертка килгән мескеннәр
Кул чабып утырсыннар.
Җырчыларга таләп куймыйк,
Ни генә уйласаң да...
Чөнки бер файдасы да юк,
Куйсаң да, куймасаң да…
***
Күзем төште тәрәзәмә,
Сискәнеп киттем кинәт.
Сары юкә яфраклары...
Көз ерак түгел, димәк.
Кичә генә яшел иде,
Саргайган төн эчендә...
Югыйсә тышта җәй көне,
Җәй әле үз көчендә.
Яфракларның сарылыгы –
Көздән бер хәбәр инде...
Менә шушындый мизгелләр,
Шушындый хәлләр инде...
***
Көзге көннәр салкынайта,
Акрын-акрын салкын кайта...
Көз үзгәрә, үзсүзләнә...
Якты дөнья төссезләнә...
Зәңгәр күк тә болытлана,
Яшеллек тә тоныклана...
Тышта юеш... күшектерә,
Нишләптер тиз өшеттерә...
Ничек кенә күнегергә?
Иң яхшысы – төренергә...
Төренергә, уранырга
Һәм шуңа да куанырга!..
Кирәк миңа җылы оя!
Күңел хәзер бик тиз тоя
Җылылыкның бөтен тәмен!
Җылы көтә бөтен тәнем...
Җылы көтә бөтен җаным...
Минем хәзер шундый чагым…
***
И гомернең кануннары…
Сиздерә, бик тә сиздерә...
И гомернең узулары.
Өйрәнеп булмый тиз генә...
И күңелнең сызулары.
Моңсу уйлар уйландыра...
И кояшның батулары.
Уяндыра, куандыра...
И таңнарның атулары....
Көтеп алам көннәремне...
И көннәрнең яктылыгы.
Сагынам әллә кемнәремне...
И хәтернең татлылыгы.
Хисләр ярсып-ярсып ала...
И аларның ташулары.
Хыяллар да канатлана...
И күкләргә ашулары.
Яра да болай сызлатмый...
И йөрәкнең янулары.
Сулар да болай тиз акмый...
И гомернең агулары.
Кояш хәзер көн дә чыкмый...
И кояшсыз калулары.
Ә җан-җаным көн дә сыктый...
И гомернең кануннары...
***
Туган телебезне бетерәләр…
Туган телебезне бетерәләр...
Төштекмени шушы көннәргә?!
Туган телебезне үтерәләр...
Комачаулый телем кемгә?
Курыккандай атом бомбасыннан,
Курыккандай кара үлемнән,
Кемнәр анда, кемнәр шыр җибәрә?
Кемнәр курка татар теленнән?
Минем телем кемгә зыян салды?
Минем телем кемгә ук атты?
Ул болай да сезнең ярдәм белән
Бөтен хокукларын югалтты...
Әй хакимнәр, әй сез, хөкемдарлар,
Кызармаса әгәр битегез,
Оятыгыз бетсә, телебезне
Тикшерегез, хөкем итегез!
Ошамаса әгәр татар теле,
Кирәкмәсә әгәр телебез,
Ишетмәскә әгәр теләсәгез,
Телебезгә йозак элегез!
Мәктәпләрдән куып чыгарыгыз,
Башка телгә «мешать» итмәсен!
Сак булыгыз, безнең татар теле
Дәүләт теле булып китмәсен...
Яңгырамасын дип, татар телен
Зинданнарга ябып куегыз!
Туган телебезне приказ белән,
Указ, закон белән тыегыз!
Ә аннары инде: «Татар теле
Үлде!» – диеп игълан бирерсез...
Сез, әлбәттә, телебезнең
Җеназасына да килерсез!
«Татар теле – матур тел иде», – дип,
Матур-матур сүзләр әйтерсез!
Ләкин онытмагыз: безнең тарих,
Безнең халык түгел хәтерсез...
Онытмагыз ләкин некрологка
Исемнәрегезне куярга!..
Тик бетереп кенә, үтереп кенә
Татар телен мөмкин тыярга!
Артыграк та, бәлки, әйткәнмендер.
Китмәячәк, беләм исегез!
Телем беткәч, нигә миңа бу тел?! –
Телемне дә, әйдә, кисегез!
***
Яңгырлы халәт
Кичәдән бирле бертуктамый,
Кичәдән бирле коя...
Әллә инде табигать тә
Җанымны минем тоя?!
Әллә мин аны тояммы?..
Ява кич, ява иртән.
«Моңлансын әле, моңлансын
Ул да!» – дип ява микән?
Көннәр нинди, күңел шундый...
Чыгармалар сирәктер.
Бу – мәңгелек тәңгәллектер,
Димәк, шулай кирәктер...
Кояш көлсә, мин дә көләм,
Айны күрсәм, моңланам...
Мин алардан нур алам бит,
Мин алардан моң алам.
Яңгыр ява башласа да
Кушылам мин аңарга...
Шул гына кирәк,
Шул гына
Минем кебек җаннарга.
Аңлый алмыйм халәтемне,
Тырышсам да аңларга...
Аптыраплар карап торам
Бу яңгырлы таңнарга.
Яңгыр яумаса, бу уйлар
Килмәс иде башка да...
Хәер, минем шикеллеләр
Күптер миннән башка да.
***
Бер кәрзин алма
Алма җыеп алып кердем,
Кәрзинемне тутырып.
Хәзер менә рәхәтләнеп
Ашыйм инде, утырып...
Бигрәк матур булып пешкән,
Ашасаң да кызганыч.
Ашамасаң да кызганыч,
Ташласаң да кызганыч...
Ә шулай да, ә шулай да
Ашамый булмас инде.
Менә бу иң тәмлесеннән
Башламый булмас инде...
Алмалар бик күп тә түгел,
Тулмый бугай йөзгә дә...
Әгәр ашап бетермәсәм,
Калдырырмын сезгә дә!
***
Авылым кичләрендә…
Бу – минем үскән авылым,
Минем үскән урамым...
Кайткан саен, малайчакка
Кайткан төсле буламын...
Буламын да... Кайткан саен
Сагыш сара җанымны.
Хисләремне аңлый алмыйм,
Аңласам да аңымны...
Әнкәем дә каршы алмый,
Чыгып капка төбенә...
Чыгар иде, карамыйча
Көненә һәм төненә...
Хәтта сәлам бирергә дә
Урамнарда кеше юк.
Авылда да кешеләрнең
Кешеләрдә эше юк.
Хәзер авыл халкының да
Исе китми юк-барга.
Телевизор карый алар,
Әзерләнә йокларга...
Җитмәсә, авыл кояшы
Офыкка кереп бара,
Эреп бара, бар шәфәкъне
Эңгергә төреп бара...
Нигә шундый моңсу икән
Авылым кичләрендә?!
Каласылар бар бит әле
Кара төн эчләрендә...
***
Бәлеш
Кояш кебек тора көлеп,
Бәлеше дә бәлеше!
Нәкъ шушы бәлеш шикелле
Хатынымның һәр эше!
Шундый тәмле, шундый тәмле
Бәлешенең һәр төше...
Бу бәлешне мактый-мактый
Ашар иде һәр кеше!
Бу бәлешне үзегез дә
Ну суктырыр идегез!
Һәм, әлбәттә, телегезне
Йоткан булыр идегез...
Кунакка дәшеп тормадык,
Сезне ардырмас өчен,
Саранлыктан түгел, сезне
Телсез калдырмас өчен...
Минем хатын мине шулай
Көн дә өнсез калдыра...
Мәскәү түгел, үз хатыным
Мине телсез калдыра.
***
Син кайткач…
Син кайтып кергәчтен, өйгә
Ямь кереп китте!
Син кайтып көлгәчтен, миңа
Җан кереп китте.
Күзләрем дә сөенечтән
Яшьләнеп китте,
Күңелләр дә кинәт кенә
Яшәреп китте.
Син кайтып кергәчтен, өйгә
Якты нур тулды.
Сагышлы, моңлы җаныма
Татлы җыр тулды.
Син янымнан берчакта да
Китмәгән кебек...
Мин үзем дә сине бер дә
Көтмәгән кебек...
Гомерләр дә һич кенә дә
Узмаган кебек...
Тик барыбер җанда нидер
Сызланган кебек.
Нидер сулкылдаган кебек,
Авырткан кебек...
Шактый яшәлгән бит инде
Арыткан кебек...
Нишлисең, йөзеп булмый ул
Майда, балда гел...
Син кайткач, миңа шул җиткән
Дөньям – ал да гөл!
***
Моңланган чаклар була…
Бик моңланган чаклар була,
Уйланган чаклар була,
Кулларыма гармун алып
Уйнаган чаклар була.
Мин тартуга, моңнар тула
Гармунның күрегенә,
Гармунымның күрегенә,
Үземнең күңелемә...
Моңнар тулы гармунымның
Тышы да һәм эче дә.
Күңелдәге моңны гына
Ишетми бер кеше дә...
Югыйсә гармундагы моң –
Минем моңнарым бит ул,
Шул моңнарны тибрәндергән
Күңел кыллары бит ул...
Хәзер инде моңланмаган
Чакларым сирәк була...
Моңланганда, шушы иске
Гармуным кирәк була.
***
Көлеп ятам…
Мондагыларның күбесе –
Минем кебек карт-коры...
Үз-үземне тиргәп ятам:
«Өйдә генә яткыры!»
Картларны алып киләләр
Бу бульнискә пачкалап...
Йөри алар коридорда
Акрын гына баскалап...
Көнгә әллә ничә кабат
Анализ тапшыралар...
Кашыкларын тотып, аннан
Ашарга ашыгалар...
Ә аннары уколга йә
Туалетка китәләр,
Яталар, нидер йоталар...
Көн дә шулай итәләр.
Яннарында ак халатлы
Япь-яшь кызлар мәш килә...
Кызларны күргәч, картларның
Күзләренә яшь килә...
Элекке батыр егетләр,
Элекке чибәр кызлар,
Бу картларны күргәч, йөрәк
Үзеннән-үзе сызлар...
Үземнең дә ул картлардан
Бер дә артык җирем юк:
Нинди генә ярам юк та,
Нинди генә чирем юк...
Исәннәргә картлык килә...
Мин аны белеп ятам.
Юк, картлардан көлеп ятмыйм,
Үземнән көлеп ятам…
***
Мунча
Тән өйрәнгән – атна саен
Мунчаны көтеп ала...
Мунча миче дөрләп яна,
Эссесе өтеп ала!
Су салуга чыжлап тора,
Җырлап тора ташлары!
Мунча хәзер бигрәкләр дә
Кирәк була башлады...
Шартлап яна каен утын,
Кулда – каен пиннеге!
Мунча кергәндә күренә
Ир-егетнең кемлеге!
Аркаң гына чыдасын да,
Пиннек кенә чыдасын!..
Мунчадан сихәтләнеп тә,
Яшәреп тә чыгасың!
Сафланасың, чистарасың...
Кулда – юкә мунчала...
Әй җәмәгать, җитәме соң
Үзең яккан мунчага!
Нәкъ менә минеке кебек
Шәп мунча сирәк шул ул...
Тик мунча, Тукайча әйтсәк,
Җанга да кирәк шул ул!
***
И кызларым
И кызларым-кояшларым,
Кояшларым-айларым!
Сезнең белән бергә үтә
Елларым һәм айларым!
И кызларым-йолдызларым,
Йолдызларым-нурларым!
Сез минем бик нәниләрем,
Сез минем бик зурларым!
И кызларым-чәчәкләрем,
Чәчәкләрем-гөлләрем!
Сезгә бәхет теләп үтә
Төннәрем һәм көннәрем!
И кызларым-шигырьләрем,
Шигырьләрем-җырларым!..
И кызларым, үземнең дә
Бик бәхетле чакларым!
***
Җитә миңа, җитә…
Хисләребез безнең бер дулкында,
Синең белән без бер агымда.
Миңа синең булуың да җитә
Яннарымда, җанда-җанымда.
Миңа синең бер карашың җитә,
Бер каравың җитә тутырып.
Синең белән бер сөйләшү җитә,
Бер серләшү җитә утырып...
Җитә миңа, җитә җылыңны һәм
Сулышыңны гына тою да...
Мәңгелек бер ләззәт – кочагыңда
Бер мизгелгә ою да...
Миңа синең бер сүзең җитә,
«Сөям!» дигән булса ул сүзең.
Тик андый сүз еш әйтелми икән,
Бигрәк тансык икән ул көзен...
Чәчләремнән бер сыйпавың җитә,
Кагылуың җитә иңемә...
Кайчак уйлап куям: бу дөньяда
Бәхетледер, ахры, мин генә.
Әйтим инде тагын ни генә?..
***
Безнең Мәрҗани бабабыз –
Хәзер инде Марджани...
Шулай инде: без татарга
Татар ни дә, марҗа ни…
***
Нидер язган булам…
Җырлый белмим,
Мин бии дә белмим,
Бик күп эшләр килми кулымнан...
Аптырагач, шигырь язам менә.
Ярый әле шагыйрь булынган.
Яза-яза шулай юанам мин,
Күңелемне шулай бушатам,
Нидер язган булам...
Үз-үземне
Мин исәргә кайчак охшатам.
Кемгә кирәк минем язганнарым?
Кемгә кызык минем хисләрем,
Шул хисләрдән иләс-миләсләнеп,
Шигырь язып узган кичләрем?
Үземә бик газиз уйларымны,
Кичерешләремне кем аңлар?
Кемнәр аңлар хәлләремне минем?
Аңлаучылар булса, кем аңлар?
Шигырь аңлаучылар күп булалмый...
Йөзгә бердер алар, меңгә бер...
Шул да җитә миңа...
Язганнарым
Кирәк булыр әле кемгәдер...
***
Минем күңел
Минем күңел үзгәрүчән,
Аязучан болытлы.
Минем күңел бик үзсүзле,
Ташка үлчим холыклы...
Миннән сорап торамыни? –
Әйләнә ул агымга;
Әйләнә йә талгын җилгә,
Әйләнә йә давылга.
Әйләнә ул буранга да,
Әйләнә ул утка да...
Юк аның тынып торганы
Бер генә минутка да.
Күңелнең нечкә кыллары
Кайчак шундый тартыла,
Ярсу уйлар тик торганнан
Ярларыннан аркыла!
Мөлдерәмә тулы күңел...
Юкка тулмыйдыр инде.
Бик еш тулмас иде дә ул,
Үзем шундыйдыр инде...
Ә күңел ул әйләнергә
Мөмкин хәтта ташка да...
Әйләнмәсен...
Таш күңелләр
Күптер миннән башка да.
***
Үземә тиешлесе…
Малым да юк, багым да юк
Башкалар кызыгырлык;
Дәртем дә юк, рәтем дә юк
Йөземгә сузылырлык...
Бай да түгел, хәерче дә...
Мин сезнең кебек кенә.
Байлыкка мин, нишлим инде,
Карыймын көлеп кенә.
Көләм инде аптырагач,
Кулымнан килмәгәчтен...
Тагын кемнән көлим инде,
Үземнән көлмәгәчтен?..
Алай дисәң, байларның да
Миннән артык җире юк...
Ярый әле миндә, димәк,
Комагайлык чире юк.
Тыя беләм нәфесемне,
Ерак йөрим хәрәмнән.
Эшләп тапкан мал кадерле! –
Яздырмасын хәләлдән!
Кирәкми миңа тормышның
Алтынлы-көмешлесе...
Бик тә җитә Ходай биргән
Үземә тиешлесе…
***
Хатын-кыз…
Хатын-кыз – безнең дөньябыз,
Хатын-кыз – галәмебез...
Хатын-кызга багышлана
Безнең бар гамәлебез.
Без – аларның Мәҗнүне дә,
Без – аларның колы да...
Хатын-кызсыз, юк, тибрәнми
Күңелнең бер кылы да.
Без – мәңгелек тоткыннар бит
Хатын-кыз кочагында.
Яндыра алар тереләй
Мәхәббәт учагында...
Жәлләп тормый алар безне,
Сабыштыра юләргә.
Ир-ат әзер хатын-кызның
Кочагында үләргә.
Хатын-кызсыз шигырь кошы
Күңелгә кунмас иде,
Әлеге шигыремнең дә
Кирәге булмас иде...
Яраттыра ала безне
Илаһи затлар гына!
Хатын-кызлар – илаһилар!
Ә без – ир-атлар гына…
***
Мин…
Үзем кыш мин, үзем яз мин...
Үзем – курай, үзем – саз...
Кемгәдер мин бик күптер,
Кемгәдер мин бик аз.
Чишмә дә мин, ташкын да мин,
Тыныч та мин, шашкын да...
Әйләнеп кайттым ничә кат,
Мин күкләргә аштым да.
Үзем җәй дә, үзем кыш та...
Үзем – балык, үзем – кош...
Айкала күңел, чайкала...
Үзе – тулы, үзе – буш.
Кайчак акыллы кебекмен,
Кайчакларда – юләр дә...
Белмим, кайчан еларга да,
Белмим, кайчан көләргә?
Дәрвиш тә мин, юлдаш та мин...
Кырыс та, юаш та мин...
Болытлар капламаганда,
Ай да мин, кояш та мин.
Үзем җәй мин, үзем көз мин...
Үзем – кыйгач, үзем – төз...
Үзем кыек булганда да,
Уем – туры, сүзем – төз.
Түземсез дә, түзем дә мин,
Сизеләдер йөземдә...
Үземнең мин кемлегемне
Белмим әле үзем дә.
***
Өмет
Яратасы кызлар инде
Беткәндер яратылып,
Яшь чактагы кайнар хисләр
Беткәндер таратылып...
Без кызыккан кызлар хәзер
Безнең чамадыр инде:
Өйләре тулы оныктыр,
Бала-чагадыр инде...
Кызлар күргәндә, әле дә
Яктыра күз аллары.
Тик алар безгә түгел шул,
Башкаларга алары...
Җил булып исте яшь чаклар,
Агып китте суларда...
Хур кызлары чибәр, диләр,
Бөтен өмет шуларда...
Бөтен өмет шул кызларда,
Бөтен өмет җәннәттә.
Ул җәннәткә берәр ничек
Кереп булса, әлбәттә…
***
Түземлек
Юка гына иңнәреңә
Күпме хәсрәт өелгән.
Ничә кабат янылган да,
Ничә кабат көелгән...
Беләм инде, сиңа авыр,
Сиңа кыенрак инде.
Еларга гына торасың...
Син бигрәк елак инде.
Үзәкләреңне үзем дә
Өзлексез өздем инде...
Ә син, җаным, ни булса да,
Түздең шул, түздең инде...
Елак булсаң да көчле син,
Миннән дә түзем инде...
Син бит минем Язым идең,
Ә хәзер Көзем инде.
Көзебезгә алып керде
Гомерләрнең юлы да...
Гомер буе түздең, җаным,
Түз инде бу юлы да!
***
Кадереңне белдем микән…
Уйлыйм сине, икебезне...
Узган гомеребезне...
Башкалар ничектер, ә без
Сөйдек бер-беребезне...
Сөйдек, сөйдек, хәзер инде
Дәлилләп торасы юк...
Хисләрнең әле бүген дә
Һич тынып торасы юк...
Күңел дә юкка хисләнми,
Юкка да тулмый инде...
Ә шулай да уйландыра...
Уйланмый булмый инде.
Кадереңне белдем микән,
Әллә белмәдем микән?
Алтыннарга күмдем микән,
Әллә күммәдем микән?..
Ефәкләргә төрдем микән,
Әллә төрмәдем микән?
Син диеп утка кердем микән,
Әллә кермәдем микән?..
Төрлесе булгандыр, күңел
Шуңа туладыр инде.
Күрәсең, сөю-сәгадәт
Шундый буладыр инде.
Мәхәббәт сүрелмәс, җаным,
Без бергә булган чакта!
Сөйдек, сөйдек... Ләйлә белән
Мәҗнүн үк булмасак та...
***
Мин сагынмый, кем сагынсын...
Мин сагынмый, кем сагынсын
Газиз Сөн буйларымны.
Сөн аңламый, кем аңласын
Уйлаган уйларымны...
Мин яратмый, кем яратсын
Андагы талларымны.
Яктыртса, алар яктырта
Болытлы таңнарымны...
Мин сокланмый, кем соклансын
Сөннең көмеш суына.
Сөннең көмеш суларында
Сандугачлар коена...
Мин кушылмый, кем кушылсын
Сандугач җырларына.
Үзем дә әйләнәм инде
Сандугач моңнарына...
Мин көйләми, кем көләсен
Сөн буеның көйләрен...
Сөнсылу – гомер агышым,
Сөн сылуы – сөйгәнем…
***
Иясез өйләр…
Авылда – күпме ташландык
Бушап калган өйләр...
Ул өйләрдән ишетелми
Бернинди көйләр.
Тәрәзәләр – кап-караңгы,
Шомлы тынлык монда.
Бу өйләр күптән әйләнгән
Сагыш белән моңга...
Бу буш өйләр йөрәкләрне
Өтеп-өтеп ала.
Бу өйләрдә берни юктыр,
Өрәкләрдән кала...
Әрнетә җанны, әрнетә
Бичара бу өйләр.
Милләтемнең язмышына
Ишарә бу өйләр...
Авылда – күпме иясез,
Күпме җансыз өйләр...
Күңелсез уйлар – күңелдә,
Башта – әллә ниләр...
***
Акыллылар... Ахмаклар…
Бездә һәр кеше – акыллы,
Башкалар гына ахмак...
Акыллыны була аңлап,
Ахмакны була аклап...
Ахмаклар арасында да
Акыллылар җитәрлек.
Аларның акылларына
Ис-акылың китәрлек...
Күпме яши акыллылар
Башын салып юләргә.
Юләр битлеген салмыйча
Әзер алар үләргә...
Акыллы булып күренгән
Күпме юләр арада...
Дөнья шулар аркасында
Нәкъ шушылай бара да...
Ә кемнәрдер минем кебек
Акыллы да, исәр дә...
Мин ярый инде,
Мин – шагыйрь,
Нәрсә генә дисәң дә...
Кайберәүләргә карыйсың:
Ни акыллы, ни юләр...
Бәлки, дөрес тә түгелдер
Минем болай диюләр...
Без болай да яшибез бит
Башкалар хакын хаклап...
Бездә бит һәркем – акыллы,
Башкалар гына ахмак…
***
Шушындый хисләр җанымда
Сине, әнкәй, гомергә бер
Кочаклый да алмадым.
Хәзер исемә төшә дә,
Өшеп китә җаннарым...
Үзем агарткан чәчеңнән
Сыйпый да белмәгәнмен.
Шуны уйлап, ничә кабат
Бәгырьне телгәләдем.
Яныңа еш кайталмадым,
Бик кайтасым килсә дә.
Кайталмадым шул,
Күңелем аны гына белсә дә...
Мин сине елаттым инде...
Уйлый белмәгәнмен шул.
Ичмасам, сиңа кушылып
Елый белмәгәнмен шул...
Әйтелмичә калды инде
Иң кадерле сүзем дә...
Шушыларны уйлап ятам
Гомеремнең көзендә.
Шушындый хисләр җанымда...
Язып тормыйм калганын...
Ярый әле әле күрмисең син
Күземнән яшь тамганын…
***
Ачуым бер килмәгәе…
Кайбер хөсет кешеләрне
Аңлый алмыйм һич кенә:
Аларның эчләре тулы
Ачу гына, үч кенә...
Бернигә дә карамыйча,
Салып бөтен көчләрен,
Уңга-сулга чәчә алар
Ачуларын, үчләрен!
Ачулары ташып чыга
Авызларын ачуга...
Үзләре ничек түзәдер
Ул кадәрле ачуга?
Мин аларны аңлый алмыйм,
Аңламам да һичкайчан...
Андый кешеләр ачудан
Шартламый да ичмасам...
Белмим инде, шартламыйча,
Күпмегә чыдар алар?..
Кайчак алар үземнең дә
Ачуны чыгаралар...
***
Шәүлә...
Һәр кешенең үз шәүләсе...
Шәүлә – ул кара инде...
Кая барсаң да, шул шәүләң
Ияреп бара инде...
Хәтта бик нык теләсәң дә,
Еласаң да утырып,
Үз шәүләңнән булмый качып,
Булмый аннан котылып...
Кара шәүләң гомер буе
Йөриячәк ияреп,
Чөнки ул бит үзеңнеке,
Ул бит үзең диярлек...
Үз шәүләмне күргән саен
Әйтеп куям, көлеп мин:
«Үз шәүләмнән куркып йөрим
Кайберәүләр кебек мин...»
***
Бу елым…
Бу елым бик авыр булды...
Болай булмый иде дә,
Бөтереп алды язмышның
Давыллары мине дә...
Бу елым бик кыен булды...
Татыдым мең кыенны.
Тәнем мең кат уелды да,
Җаным мең кат кыелды...
Бу елым бик озак булды...
Акрын узды көннәрем.
Сирәк булды елмайганым,
Сирәк булды көлгәнем...
Бу елым бик моңсу булды!
Бу – иң моңсу елымдыр...
Бу җырым да – быел язган
Иң-иң моңсу җырымдыр...
Бу елым бик салкын булды...
Еш булды туңган чаклар...
Еш булды күңелләр сулган,
Күңелләр тулган чаклар...
Нишлисең инде, күңелләр
Бер генә тулмады шул...
Сиздермәм дигән идем дә,
Сиздерми булмады шул...
***
Таш...
Кемнәрдер миңа таш ата...
Эресен сайлап кына,
Кайчакта сиздерми генә,
Сак кына, җайлап кына...
Кайсыларын танымыйм да,
Кайсыларын беләм дә...
Аптырагач, көрсенәм дә,
Аптырагач, көләм дә...
Элек тә таш күп аттылар,
Әле дә еш аталар.
Алар берәр җай чыкканны
Көтеп кенә яталар...
Ә мин атмыйм, әгәр атсам,
Тидерермен дип куркам!
Тидерсәм, үзем үкенеп,
Тилерермен дип куркам...
Кемнәрдер һаман таш ата!
Моннан соң да атарлар...
Кемнәр, дисезме? Әлбәттә,
Үзебезнең татарлар…
***
Күңелсез фараз…
Кешелек, ай-һай, бозыла!
Кешеләр дә үзгәрә...
Аларның кыланмышлары
Сыймый хәтта сүзләргә...
Әйләнәбез акрын гына
Без акча кортларына...
Кешелекне бу афәттән
Ничекләр коткарырга?..
Акыллылыктан, байлыктан
Кешеләр ахмаклана...
Аларның кыланышыннан
Күзләрең шакмаклана...
Ахмакларның тизрәк тә
Таралар вируслары...
Пүчтәк булып калмагае
Коронавируслары...
Акыллылык бәласедер
Ахмаклык вирусы да...
Акылның да була шул ул
Плюсы да, минусы да...
Кайтып бара бу кешелек
Чын маймыл чакларына.
Болай булса, басачакбыз
Без маймыл сафларына…
***
Күрдем…
Мин тауларны бик күп күрдем.
Күрдем бик биекләрен.
Таулар күрсәм, ни өчендер,
Җилкенә йөрәкләрем...
Кайсын үзем эзләп бардым,
Очрады каршыма да...
Кайсына җәяүләп мендем,
Кайсына – машинада...
Күрдем мин Балкан тауларын,
Хәтта Альп тауларын...
Мин ул Альп тауларының
Чирәмендә аунадым...
Араратларын да күрдем,
Күрдем Ирдәгәнен дә.
Ул тауларның горур сыны
Күз алдымда бүген дә.
Күрдем мин Каф тауларын да,
Күрдем Алатавын да.
Белмим, күрә алырмынмы
Ул тауларны тагын да...
Тартып торса да күңелне
Чит җирләрнең тау-ташы,
Минем өчен иң бик тау –
Сөн буеның тау башы.
"Газиз замандашларыма-инстадашларыма..." китабыннан.