Роберт Миңнуллин 1989 елда: «Балалар өчен язу татар әдәбиятында мәртәбәгә исәпләнми»
Роберт Миңнуллинның «Казан утлары» журналында чыккан тәнкыйть мәкаләсен тәкъдим итәбез.
Бер авыру бар. Анысы татар балаларына гына кагыла. Медицина термины беләнрәк әйтсәк, аны «тел склерозы» дияргә булыр иде. Аның диагнозын сез яхшы беләсез: бала туган телен оныта. Шуның нәтиҗәсе буларак, акрынлап, туган халкының культурасын, тарихын, әдәбиятын хәтереннән җуя башлый. Әти-әнисенә, туган җиренә, туган иленә булган мөнәсәбәте үзгәрә. Гуманизм, патриотизм, фидакарьлек һәм әхлак сыйфатлары югала. Бу авыру белән күпме татар баласы авырыйдыр, әйтә алмыйм. Әмма алар күп, бик күп.
Бүгенге балалар әдәбиятында, җиң сызганып, талантлы язучылар, шагыйрьләр эшли. Өлкән әдипләребез, яшьләребез. Без менә ничә еллар инде мәкалә саен, ел йомгаклары саен, съезд саен «мәктәп тормышыннан, пионер тормышыннан әсәрләр язылмый» дип зарланыштык, борчылып сөйләдек.
Укучылар бездән яңа сүз – заман сүзе көтә. Балалар күңелендә хәзер мең төрле сорау. Мең сорауга мең җавап та булырга тиеш. Тик шунысы, өлкәннәрнең үз күңелләрендә дә шул ук мең сорау. Җавапларны бергәләп эзләргә туры килә. Публицистикада да, прозада да, сәхнә әсәрләрендә дә, шигърияттә дә. Әлегә, миңа калса, җавапларны бүгенге балалар поэзиясеннән эзләргә кирәк.
Шигырьне кимсетү соңгы вакытта модага кереп китте. Бу – балалар поэзиясендә дә шулай. Әйтик, балалар әдәбияты турында сүз чыкса: «Бездә балалар шигыре бар ла ул, менә әйбәт проза, драматургия, тәнкыйть юк», – дияргә яратабыз. Ләкин бит басымны төрлечә куярга мөмкин. Әйтик, менә болай: «Әйе, бездә балалар прозасы да, балалар тәнкыйте дә, драматургиясе дә бар. Әмма алар арасында балалар поэзиясе үзенең камиллеге, художество югарылыгы белән аерылып тора. Бу – аңлашыла да. Чөнки бүгенге поэзия артында Тукай, Ф.Кәрим, М.Җәлил, Ә.Фәйзи, Б.Рәхмәт кебек зур исемнәр тора. Шигърият балалар әдәбиятының һәрчак мактанычы булды. Шуңа күрә аны бер селтәнүдә генә юкка чыгару кыен булыр.
Безнең татар балалар поэзиясе – ил сәхнәсенә чыккан башка халыклар арасында йөз кызартмаган поэзия. Ул гына да түгел, илкүләм балалар поэзиясендә безнең үз йөзебез, үз биеклегебез бар. Тукай, Җәлил, Ш.Галиев, Р.Фәйзуллин, Р.Мингалим кебек шагыйрьләребезнең Мәскәү нәшриятларында чыккан китаплары шул хакта сөйли.
Чөнки безнең шигъриятебезнең нигезендә сәламәт материал ята. Авыл материалы. Ә авыл ул – югары әхлак, дигән сүз.
Шунысы да куанычлы, соңгы вакытта шагыйрьләребез бүгенге көннең иң катлаулы мәсьәләләрен дә шигырь юлларына күчерергә курыкмыйлар. Балалар өчен чын мәгънәсендә яңарыш шигырьләре язалар. Ш.Галиевнең, 3.Мансуровның, Г.Моратовның, Г.Садәнең соңгы бәйләмнәрен шундыйлар рәтенә кертер идем.
Балалар шигыре бүген бик тә кирәк. Туган телебезгә йөз белән борылганда. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен, рус мәктәпләрендә укучылар өчен. Әйбәт шигырьләр кирәк, төрле-төрле шигырьләр кирәк. Татар теленә өйрәнгәндә, бүгенге балага фәкать шигырь генә ярдәм ита ала. Бу – минем генә фикер түгел, укытучыларныкы да, тәрбиячеләрнеке дә. Балалар шигыренең файдалы эш коэффициенты соңгы вакытта бермә-бер артты. Шуңа күрә күпсенмик без балалар шигырен. Тәнкыйть мәкаләсе язганда да, газета-журналларда бастырганда да, китап итеп чыгарганда да.
Балалар китабы – кичә-бүген генә килеп туган проблема түгел. Без бу хакта съезд саен, ел йомгаклары саен сөйлибез. Ачынып, борчылып сөйлибез. Ләкин хәл озак еллар үзгәрешсез кала бирде. Балалар язучыларының сүзләрен ишетмәмешкә салыштылар. Китаплар төссез чыга килде. Нәшриятның балалар редакциясе массовый төстә уртакул әсәрләр чыгару белән мавыкты. «Урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына» дигән гриф белән, зурлар өчен язылган «сыек» әсәрләр дөнья күрә торды.
Без бүген яшь алмаш әзерләү турында да җитди сөйләшергә тиешбез. Безнең нинди резервыбыз бар? Тылыбыз ничек? Ныклымы – түгелме? Ә бит, Т. Миңнуллин әйткәнчә, түгәрәк кысыла бара, чикләр тарайганнан-тарая. Башкортстан белән Чувашиядан килгән Ләис Зөлкарнәев белән Ркаил Зәйдуллин соңгы могиканнар булмасмы? Ә килгәннәрен кул кушырып көтеп кенә утырсак, Татарстанның үзеннән да килми башлаячаклар. Торгынлыкның иң чәчәк аткан чагында да Язучылар союзы яшьләр белән эшләүне үзенең иң төп эше итеп исәпли иде бит.
Балалар әдәбияты бездә бары тик энтузиазмга гына корылган шул. Элек тә шулай булган. Хәзер дә. Балалар өчен язу татар әдәбиятында ни өчендер мәртәбәгә исәпләнми. Хәтта Тукайның балалар өчен язуына да сәерсенеп караганнар бит замандашлары. Бу – тәнкыйтьнең мөнәсәбәтендә дә, китаплар чыгарганда да, Язучылар союзы җитәкчелегенең мөнәсәбәтендә дә ачык чагыла.
Аңлыйм, һәр язучының – үз борчулары, үз мәшәкатьләре. Һәрберебезне иң элек үз жанрыбыз, үз китапларабыз, үз гонорарыбыз, үз томнарыбыз, әдәбияттагы үз урыныбыз, абруебыз кызыксындыра. Аннары инде, әгәр вакыт калса, энергия, теләк калса, укучы, халык турында да кайгыртуыбыз мөмкин. Тик менә андыйларыбыз күп түгел шул. Әдәбият, аның киләчәге, аның язмышы мәктәптән, балалардан, яшь буыннан башлана. Әгәр дә балалар язучылары гына түгел, гомумән язучылар коллективы шушыны аңласа, киләчәгебезгә якты өметләр белән карарга мөмкин. Әгәр дә халкыбызның, димәк, әдәбиятыбызның да гомерен озайтыйк, дисәк, шушы хакыйкатьне онытмасак иде».