news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Роберт Миңнуллинның соңгы шигыре: «Күрдем»

Халык шагыйренең соңгы шигыре туган ягы хакында.

news_top
Роберт Миңнуллинның соңгы шигыре: «Күрдем»

Бүген төнге өчтә халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат булды. Ул соңгы елларда шигырьләрен Инстаграмга элеп бара иде. «Интертат» аның Инстаграмга элгән соңгы шигырен тәкъдим итә.

Күрдем…

Мин тауларны бик күп күрдем.

Күрдем бик биекләрен.

Таулар күрсәм, ни өчендер,

Җилкенә йөрәкләрем…

 

Кайсын үзем эзләп бардым,

Очрады каршыма да…

Кайсына җәяүләп мендем,

Кайсына — машинада…

 

Күрдем мин Балкан тауларын,

Хәтта Альп тауларын.

Мин ул Альп тауларының

Чирәмендә аунадым…

 

Араратларын да күрдем,

Күрдем Ирәндеген дә.

Ул тауларның горур сыны

Күз алдымда бүген дә.

 

Күрдем мин Каф тауларын да,

Күрдем Алатавын да.

Белмим, күрә алырмынмы

Ул тауларны тагын да…

Тартып торса да күңелне

Чит җирләрнең тау-ташы,

Минем өчен иң биек тау

Сөн буеның тау башы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар