news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Роберт Миңнуллин Татарстан гимны сүзләрен дөрес язмауда гаепли: "Бу хурлык!"

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Казан политехник колледжының юбилее уңаеннан оештырылган күргәзмәдә булган. Инстаграм аккаунтына шул чарадан фото урнаштырган.

news_top
Роберт Миңнуллин Татарстан гимны сүзләрен дөрес язмауда гаепли: "Бу хурлык!"


Шулай ук бу постка җавап итеп ул гимнның текстын да урнаштырган:


Хәерле кич! Минем үтенечкә бик исегез китмәде бугай! Берничәгездән башка... Сезгә Татарстан гимнының сүзләрен тәкъдим итәм! Фикеремне әйтеп тормыйм, кабул ителгәч, дәүләт символларын хөрмәт итәргә бурычлыбыз! Гимнның иске сүзләре юк иде. Ул Р.Яхинның Р.Байтимеров сүзләренә җырланган җыр иде. Без аның көен генә гимн итеп кабул иттек. Ләкин күп җирдә шул җыр сүзләрен гимн итеп язып куялар иде. Бигрәк тә мәктәпләрдә. Әлеге колледжда эленеп торган сүзләр дә җавапсызлыктан килә. Бу наданлык билгесе, әлбәттә! Гимн 13нче елга кадәр сүзсез башкарылды. Аннары шушы текст барлыкка килде. Дүрт ел узды бит... Кемдер күрергә тиеш иде, югыйсә. Бу, беренчедән, гимнга мөнәсәбәт. Икенчедән, татар теленә... Димәк, татарча беркем дә укымый. Берегез әйткәнчә, хурлык! Ә үзебез дәүләтчелек, татар теле, дибез... Үз республикасының дәүләт гимнын белмәгән кешегә дәүләтчелек тә кирәкми шул...

Публикация от Robert_Minnullin (@robert_minnullin_poet)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар