Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роберт Миңнуллин әнисенең дәва ысулын искә ала: "Билен бал кортларыннан чактыра иде"

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзенең Инстаграм челтәрендә балачак хатирәсе белән бүлешкән.

news_top_970_100
Роберт Миңнуллин әнисенең дәва ысулын искә ала: "Билен бал кортларыннан чактыра иде"
"Безнең Әнкәй умартачы да иде! Гомер буе умарта тотты! Безнең табында һәрвакыт бал булды! Бал аерту үзе бер рәхәт иде. Без әйләндереп торабыз. Җил белән җылы бал исе борыннарны кытыклый... Балны ипигә ягып ашыйбыз. Калын итеп ягып. Ул сыек, бармак араларыннан агып төшә. Өстәлгә үк агып төшмәсен дип, ялап алган булабыз... Ишек төбендә зур бер сөт бидоны тулы бал була иде. Ул кыш буена җитә. Бал бераздан куера, катып китә. Алюминий кашыклар сынып бетә иде", - дип язган ул.



Шагыйрь әнисенең яшьтән үк бал белән, бал кортлары белән дәвалануы хакында да язган.

"Әле дә хәтеремдә, радикулиттан интеккәндә билен бал кортларыннан чактыра иде. Көненә әллә ничә дистә корттан! Каяндыр укып белгәндер инде. Ул озак еллар "Крестьянка" журналын алдыра иде. Мөгаен, шуннандыр... Аннары прополистан төрле мазьлар, төнәтмәләр эшләргә яратты. Безгә дә әзерләп куя иде... Әнкәйнең үзен дә бал кортлары бик ярата иде. Безне чагалар иде, Әнкәйне чакканнарын бер дә хәтерләмим", - дигән ул.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем сезгә! Исән-сау булыгыз! ...Безнең Әнкәй умартачы да иде! Гомер буе умарта тотты! Безнең табында һәрвакыт бал булды! Бал аерту үзе бер рәхәт иде. Без әйләндереп торабыз. Җил белән җылы бал исе борыннарны кытыклый... Балны ипигә ягып ашыйбыз. Калын итеп ягып. Ул сыек, бармак араларыннан агып төшә. Өстәлгә үк агып төшмәсен дип, ялап алган булабыз... Ишек төбендә зур бер сөт бидоны тулы бал була иде. Ул кыш буена җитә. Бал бераздан куера, катып китә. Алюминий кашыклар сынып бетә иде... Әнкәй яшьтән үк бал белән, бал кортлары белән дәваланды. Әле дә хәтеремдә, радикулиттан интеккәндә билен бал кортларыннан чактыра иде. Көненә әллә ничә дистә корттан! Каяндыр укып белгәндер инде. Ул озак еллар "Крестьянка" журналын алдыра иде. Мөгаен, шуннандыр... Аннары прополистан төрле мазьлар, төнәтмәләр эшләргә яратты. Безгә дә әзерләп куя иде... Әнкәйнең үзен дә бал кортлары бик ярата иде. Безне чагалар иде, Әнкәйне чакканнарын бер дә хәтерләмим... Менә шушы элекке бер фото килеп чыкты да барысы да искә төште. Әнкәй әле генә аерылып чыккан корт күчен җыеп алырга җыена... Анысы инде үзе бер осталык сорый...

Публикация от Роберт Миңнуллин (@robert_minnullin_poet)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100