Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роберт Миңнуллин мәшһүр хатын-кызлар исемлегенә Фәридә Кудашеваны да тәкъдим итә

Роберт Миңнуллин мәшһүр хатын-кызлар исемлегенә Фәридә Кудашеваны да тәкъдим итә

news_top_970_100
Роберт Миңнуллин мәшһүр хатын-кызлар исемлегенә Фәридә Кудашеваны да тәкъдим итә
"Интертат" электрон газетасында 8 Март, хатын-кызлар бәйрәме көнне "Татар халкының иң мәшһүр хатын-кызлары" исемлеге чыкты. Ир-ат экспертлар тәкъдиме белән, исемлеккә түбәндәге мәшһүр хатын-кызлар керде:

1. Сөембикә ханбикә
2. Мөхлисә Бубый
3. Әлфия Авзалова
4. Нурсолтан ханбикә
5. Мәгубә Сыртланова
6. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская
7. Сара Садыйкова
8. Гәүһәршат ханбикә
9. Фатиха Аитова
10. Ольга Санфирова
11. Сәкинә Шәймиева

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин бу исемлеккә мәшһүр җырчы Фәридә Кудашеваны да тәкъдим итә. Ул Фәридә Кудашева каберенә чәчәкләр китергән һәм инстаграмда фикерләрен язган.

"Фәридә апама чәчәкләр!.. "Интертат" иң мәшһүр татар хатын-кызлары турында сораштыру уздырган. Ни кызганыч, эксперт иптәшләрнең берсе дә халкыбызның бөек (бөек!) җырчысы Фәридә Кудашеваның исемен атамаган. Югыйсә, мәшһүрләр белән рәттән, кемнәр генә аталмаган анда... Кичерә күр, Фәридә апа! Нишлисең, шундый инде без менә..." - дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100