Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роберт Миңнуллин күкнең җиденче катында Салаватны фотога төшергән

«Салаваттан котылырга уйламагыз да, тырышмагыз да. Барып чыкмас», дигән ул фото астына.

news_top_970_100
Роберт Миңнуллин күкнең җиденче катында Салаватны фотога төшергән
скриншот

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзенең Инстаграм сәхифәсендә Салават Фәтхетдиновның кызыклы гына фотосурәтен урнаштырган. Фотода Салават куркыныч кыяфәттә, авызына чәнечке кабып төшкән. Фото астында шундый пост та бар.

«Тагын шул ук Салават Фәтхетдинов!..

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Тагын... Тагын Салават!.. Тагын шул Салават!.. Тагын шул ук Салават!.. Тагын шул ук Салават Фәтхетдинов!... Аннан берничек тә котылып булмый... Аннан берничек тә качып булмый... Аннан берничек тә качып котылып булмый... Кая барсаң да, кайда барсаң да, кая барып керсәң дә, радиодан нәрсә тыңласаң да, телевизордан нәрсә карасаң да, кайчан карасаң да, ничек карасаң да, теләсәң дә, теләмәсәң дә, яратсаң ла, яратмасаң да, шул ук Салават җырлый... Шуңа күрә Салаваттан котылырга уйламагыз да, тырышмагыз да, булышмагыз да... Барып чыкмас... Менә әле тагын фотолары килеп чыкты... Салаватның бу портретын үзем төшергән идем... Самолетта... Бакудан кайтып барганда... Күкнең җиденче катында...

Публикация от Роберт Миңнуллин (@robert_minnullin_poet)

Аннан берничек тә котылып булмый…

Аннан берничек тә качып булмый…

Аннан берничек тә качып котылып булмый…», — дип язып куйган ул шигырь юллары белән.

«Кая барсаң да, кайда барсаң да, кая барып керсәң дә, радиодан нәрсә тыңласаң да, телевизордан нәрсә карасаң да, кайчан карасаң да, ничек карасаң да, теләсәң дә, теләмәсәң дә, яратсаң да, яратмасаң да, шул ук Салават җырлый… Шуңа күрә Салаваттан котылырга уйламагыз да, тырышмагыз да, булышмагыз да… Барып чыкмас…», — дип өстәгән шагыйрь.

Шулай ук фотоны төшерү тарихын да аңлатып язган Роберт Миңнуллин. «Салаватның бу портретын үзем төшергән идем… Самолетта… Бакудан кайтып барганда… Күкнең җиденче катында…», ди ул.

Роберт Миңнуллинның Инстаграм дуслары:

«Беренче фото бик шәп»;

«Нишләп алай төшердегез?»;

«Бигрәк усал, хәтта вилканы тешләгән»;

«Элегрәк суыткыч ишеген ачкач та, Салават жырлый иде»;

«Ихлас көлү, от души булган»;

«Бәлешне аннан башка гына ашаганыгызны белеп ачуланган дип торам әле мин. Авызындагы әйберне вилкага охшаттым», дип язганнар.

Танылган җырчының талантына сокланып язучылар да бар.

«Роберт абый, ярый әле эстрадада шушы Салават бар»;

«Менә җырласын күбрәк, аңарга ул килешә, без дә яратып тыңлыйбыз»;

«Салават жырласа, яшисе килеп тора!»;

«Салават инде, ансыз буламени. Тавышы матур, җырлары матур, җырларының сүзләре матур, жырларының көе матур, сүзләрен язган Роберт абыйның шигырьләре матур. Күпме тыңласаң да, туйдырмый», дигән җылы постлар да бар.

«Роберт абый белән Салават бар әлегә безнең татар икәнен күрсәтергә!», дигән шагыйрьнең тагын бер инстадусты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100