Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роберт Миңнуллин өенә койма аша кереп йөри

Роберт Миңнуллин өенә койма аша кереп йөри

news_top_970_100
Роберт Миңнуллин өенә койма аша кереп йөри
Шагыйрь Роберт Миңнуллин Инстаграмга куйган видео астына “шайтан алгыры, ачкычны онытып калдырганбыз”, - дип язган. 70 яшьлек шагыйрь аптырап тормаган, койма аша сикереп кергән. 

Инстачылар арасында күбесе “Роберт абый егетләр кебек”, “70 яшь димәссең әле, афәрин”, “Роберт абый, егетлерден ким җирегез юк”, - дип соклануын белдергән. Бу уңайдан шигырь көтүчеләр дә бар.

“Роберт абый, алма өлгермәгән, кич җитмәгән бит әле. Яшь чаклар искә төште ахры?”

“Булдыра аласыңмы соң дип торганда, ничек менмисең инде, көч биреп торалар бит!”

“Мин дә айга менәр идем, аяктан булса тотучы”.

"Бу яшьтә дә булдырмагач әле, әйеме, Роберт абый? Афәрин!"

“Бер булганнан бар да була. Яшьләр үрнәк алыгыз. Роберт абый кебек батыр, кыю булып калыгыз”.

“Сез ут Роберт әфәнде! Хатыныгыз да әйбәт кеше, сезне бик саклый, афәрин!”

“Роберт абый, яшь чакта койма аша күп йөргәнсез, ахры. Бик шәп сикереп кердегез”.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100