news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Роберт Миңнуллин чуваш кызы, татарча сөйләшүче Анастасиягә мәдхия иҗат иткән

"Шигыйрь язмый булдыра алмадым", - дигән шагыйрь.

news_top
Роберт Миңнуллин чуваш кызы, татарча сөйләшүче Анастасиягә мәдхия иҗат иткән
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин сәламәтлеген тикшертергә хастаханәгә барган. Шуннан фото куеп, инстаграмда пост язган. Фотода көләч йөзле шәфкать туташы Роберт абыйга жгут куя.

"Кичә күптәнге танышым, якташым, гүзәл бер затыбыз Дүсинә Шамил кызы янында булдым. Шушы бүлеккә эшкә күчкән икән. Рәхәтләнеп үзебезчә, Актанышча сөйләшеп утырдык! Дәвалаучы табибым Энҗе Иршат кызыннан да уңдым! Бу мөлаем ханым минем кебек авырулар белән татарча гына сөйләшә. Матур итеп, грамоталы итеп, рәхәт итеп! Кайсы як кызыдыр, сорарга уңайсызланам. Башка хезмәткәрләр арасында да татар хатыннары күп, татарча аралашабыз! Иң аптыратканы Анастасия исемле сөйкемле шәфкать туташы булды! Тәтеш районынннан, чуваш авылында туып үскән чуваш кызы! Шигырь язмый булдыра алмадым..." - дигән шагыйрь.



Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге, иң татарча теләкләрем сезгә! Биредә дә татарча сүзләр, татарча теләкләр ишетелеп тора! Кичә күптәнге танышым, якташым, гүзәл бер затыбыз Дүсинә Шамил кызы янында булдым. Шушы бүлеккә эшкә күчкән икән. Рәхәтләнеп үзебезчә, Актанышча сөйләшеп утырдык! Дәвалаучы табибым Энҗе Иршат кызыннан да уңдым! Бу мөлаем ханым минем кебек авырулар белән татарча гына сөйләшә. Матур итеп, грамоталы итеп, рәхәт итеп! Кайсы як кызыдыр, сорарга уңайсызланам. Башка хезмәткәрләр арасында да татар хатыннары күп, татарча аралашабыз! Иң аптыратканы Анастасия исемле сөйкемле шәфкать туташы булды! Тәтеш районынннан, чуваш авылында туып үскән чуваш кызы! Шигырь язмый булдыра алмадым...

Публикация от Роберт Миңнуллин (@robert_minnullin_poet)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар