Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роберт Миңнуллин: “Бәлки безнең бөеклегебез еракта гына калгандыр, ләкин без бүген яшибез”

11 октябрьдә Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗаты мисалында татар әдәбиятының бүгенге торышын төрки дөньясындагы күренекле галимнәр сөйләде. Чара шагыйрьнең 70 еллык юбилена багышланды. Әлеге очрашуда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.

news_top_970_100
Роберт Миңнуллин: “Бәлки безнең бөеклегебез еракта гына калгандыр, ләкин без бүген яшибез”

“Очрашуны Казан тюркология мәктәбенең төрле матур традицияләренең дәвамы итеп кабул итәргә мөмкин”

Сәламләү өчен сүз Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыповага бирелде. “Роберт Мөгаллимовичның яңа китапларын тәкъдим итү чарасы безнең университетыбызның эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле, чөнки бездә татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары, татар филологиясе белгечләре, филолог-журналистлар һәм филолог-тәрҗемәчеләр әзерләнелә. Әгәр дә тарихка кереп карасак, бүгенге очрашуны Казан тюркология мәктәбенең төрле матур традицияләренең дәвамы итеп кабул итәргә мөмкин.

Хөрмәтле Роберт Мөгаллимович, Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Без бик тә горурланабыз, чөнки Сез – безнең студентыбыз. Безнең коридордан үткәндә, язучыларга багышланган стендны күрсәгез, Язучылар Союзының 90%ты бездә укыган. Бу традиция хәзер дә дәвам итә. Безнең яшь студентларыбыз арасында шигырь, проза язучы яшьләребез күп. Алар Роберт абый йөргән “Әллүки” иҗат берләшмәсенә йөри. Бу – киләчәктә дә, иншаллаһ, шулай булыр.

Матур юбилейда очрашулар күңелләрдә озак саклансын, берничә елдан соң да Роберт Миңнуллинның юбилеен безнең мәктәптә билгеләп үтәргә насыйп булсын!”

“Татар язучыларын алып караганда, Роберт Мөгаллимович иң күренекле урыннарның берсен яулап тора”

Филология фәннәре докторы, профессор, татар әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Флера Сәйфуллина: “Халыкара мәдәни багланышлар нигезенең бер өлешен әдәбиятларның алмашуы тәшкил итә, ә әдәби тәрҗемәләрне арттыру – һәркемгә мәгълүм, ул – халыклар, рухи хәзинәләр алмашуына хезмәт итә. Әлеге юнәлештә, бүгенге көндәге татар әдәбияты, татар язучыларын алып караганда, Роберт Мөгаллимович иң күренекле урыннарның берсен яулап тора. 

Әдәби әсәрләрне чит телләргә тәрҗемә итеп бастыру – язучының үз шәхси эше генә булмыйча, милли яшәешне, интеллектуаль байлыкны, рухи мирасны башка халыкларга, дөнья күләмендә татарча яшәү рәвешен, фәлсәфәсен таныту буларак кабул ителергә хаклы. Тәрҗемәчелек эше шушы җаваплы миссияне башкару дип каралырга, Язучылар берлегенең иң әһәмиятле эш тармакларының берсе булып саналырга хаклыдыр. 

Шунысы да куанычлы: соңгы чирек гасырның төрки халыкларның үзара якынаюы, багланышларның нык булуына юнәлтелгән шактый гамәлләр белән характерлана. Мәдәни очрашулар, конференцияләр, әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү юнәлешендә шактый актив эшләр шундый нәтиҗәле гамәлләрдән булып санала”.

“70 яшь – картлык түгел, дәртлелек ул!”

Филология фәннәре докторы, Азербайҗанның халык шагыйре, танылган җәмәгать эшлеклесе Сабир Рөстәмханлы: “Роберт Миңнуллинны мин студент елларыннан ук беләм. Хәтерлим, ул Казан университетының икенче курсында укыган иде... Шул гомердән бирле безнең аралар өзелмәде, без һәрвакыт аралашып торабыз. Ул бүген дә студент елларындагы кебек яшь, ягымлы, акыллы, ләкин бик тыйнак. Без әдәби, сәяси, иҗади проблемаларны уртага салып сөйләшергә яратабыз. Гомеребезнең соңгы мизгеленә кадәр сөйләшербез дә дип уйлыйм.

Роберт берничә тапкыр Бакуда, минем янда кунакта булган иде. Миңа килгәндә, минем Казанда үз өем бар, ул – Роберт Миңнуллин өе. Робертның Бакуда дуслары күп, шуңа күрә дә аның әллә ничә “өе” бар. Шулай итеп, әдәби дуслык ике республиканың – Татарстанның һәм Азербайҗанның дуслыгына әйләнде.

Роберт Миңнуллин – искиткеч балалар шагыйре, лирик шагыйрь. Аның “Татарларым” шигыре дә ни тора! Ул – татар халкының язмышы турында, салкын җан белән моны беркем дә яза алмас иде. Роберт – Татарстанның киләчәк шагыйре. Аның шигырьләре белән меңләгән балалар сөйләшә! Шуңа күрә, Робертны олуг юбилее белән котлыйм. 70 яшь – картлык түгел, дәртлелек ул!”

Роберт Миңнуллин: “Минем кебек шагыйрьләр татарда бик күп”

Галимнәр сөйләгән арада, Роберт Миңнуллинның үзенә дә сүз бирелде: “Минем яшәү принцибым бар – ничек тә башкаларга комачау итмәскә, артык сорау бирмәскә, кирәкмәгән сүзләр сөйләмәскә һ.б. Ләкин ул бервакытта да барып чыкмый, чөнки без бер дөньяда яшибез. Минем кебек шагыйрьләр татарда бик күп. Мин үземнең остазларым – Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев алдында уңайсызлык хис итәм, чөнки аларга мондый бәхет эләкмәде... Нишлисең инде, заманасы шул булгандыр. Әгәр алар хәзерге заманда исән булса, без бәйрәмнәрен үткәргән булыр идек. Ләкин шушы бәхет миңа эләкте. Ходайдандыр инде ул, күрәмсең. Бәлки, үзем шундый әйбәт шагыйрьдер инде.

Быел юбилей елым, шуңа күрә дә миңа игътибар бик зур булды. Бүгенге китаплар тәкъдим итү буенча: әзербайҗан телендә Рәмиз Әскәр тәрҗемә иткән “Bülbüllərin toyu” (“Сандугачлар туе”), төрек телендә Эрҗан Алкая тәрҗемә иткән “Tatar gönlü” (“Татар күңеле”) китапларым һәм Ләйлә Минһаҗеваның минем балалар әдәбиятындагы эшчәнлегем турында “Каләмендә – балачак галәме” дип исемләнгән китабы дөнья күрде”.

“Сезне кем илһамландыра”, дигән сорауга Роберт Миңнуллин илһамландыручыларның күп булуын әйтте. “Һәр шагыйрьнең илһамчысы үзенә күрә аерым була. Мәхәббәт турында язсам, әлбәттә, кызлар һәм хәләл җефетем, ә публицистик әсәрләр иҗат итә башласам, туган халкым, республика һәм җәмгыять, ә табигать турында язсам, Татарстан табигате илһамландыра. Шуңа күрә, илһам чыганаклары бик күп, шигырьләр языла, Аллага шөкер. Мин бу дөньядан бик канәгать”, - диде ул.

“Роберт Миңнуллинның Төркиядә танылуы дә бик мөһим иде”

Шагыйрьнең шигырьләрен төрек теленә тәрҗемә иткән, Төркиянең Элазыг шәһәрендәге Фырат университеты гуманитар фәннәр факультетының Бүгенге чор төрки телләр бүлеге җитәкчесе, профессоры Эрҗан Алкая Төркиядә Роберт Миңнуллинның танылуы бик мөһим булды дип саный. “Университетта Гүзәл Шәмсиева дигән татар шәкертем бар иде. Без аның белән бергә Роберт Минңнуллинның өч китабыннан шигырьләр сайладык. Барысы бергә 223 шигырь булды. Әнә шулай төрек телендә “Татар күңеле” китабы туды. Мин моны төрек һәм татар халыкларының дуслыгы арасында зур хезмәт дип саныйм.

Роберт абый – зур шагыйрь. Аның Төркиядә танылуы, беленүе дә бик мөһим иде. Роберт абыйга озын гомер, иҗади уңышлар телим. Аңа бик зур рәхмәтләремне әйтәм”.

“Әдәби тәнкыйть аспектыннан карау да шагыйрьне танытуда бик зур урын тота”

Филология фәннәре докторы, профессор Ләйлә Минһаҗева: “Хәтерләп утырдым, миңа университетта беренче елларда укыткан вакытта балалар әдәбияты курсын бирделәр. Ул чорда университетта укыту өчен әлеге курсның хәтта программасы да юк иде. Еллар дәвамында өйрәнә-өйрәнә генә татар балалар әдәбиятының тарихы туды. Бу тарихта урын алган язучыларның һәм шагыйрьләрнең исемнәре ачыклана башлады. Әлбәттә, бу тарих шулкадәр бай, аны әле өйрәнергә дә өйрәнергә кирәк. Гасыр башында Габдулла Тукай, Дәрмәнд, Сәгыйть Рәмиев, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, алга таба Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш һәм 1960 еллардан башлап зур шәхесебез Бари Рәхмәт, аның шәкерте булган Шәүкәт Галиев һәм Шәүкәт Галиевның мәктәбен үткән Роберт Миңнуллин бар.

Роберт Миңнуллин иҗатында традицияләр бик көчле һәм шуның белән бергә аның иҗаты бүгенге укучыга бик якын, чөнки ул заманчалык дигән әйберне аңлап эш итә, үткән традицияләрне хәзерге заман белән бәйли. Иң кызыгы – бүгенге көндә Роберт Миңнуллин мәктәбен үткән балалар язучылары, шагыйрьләре дә күп икән бит инде бездә!

Игътибар итсәк, талантлы шагыйрьләрнең һәрберсенең чишмә башында фольклор тора. Роберт Миңнуллин иҗатында да балалар фольклоры жанрлары, балалар иҗаты, халык авыз иҗаты белән бәйләнеш шул дәрәҗәдә тыгыз, аның шигырьләре үзләреннән үзләре укыла. Шуңа күрә дә ул балалар күңеленә якын барып ирешә ала. Фольклор белән бәйләнеш Роберт Миңнуллинның иҗатын бер баскычка югарырак күтәрә. Иҗат та бик үзенчәлекле: андагы тапкыр сүзләр, матур образлар, алымнар – ул күпләрне сокландыра”.

“Роберт Миңнуллин Азербайҗанда бик популяр, чөнки аны беләләр”

“Миңа калса, Роберт Миңнуллин хәзерге заманның иң яхшы шагыйрьләренең берсе. Ул Азербайҗанда бик популяр, чөнки аны беләләр. Узган елны Роберт миңа хат язды: “Киләсе елга минем 70 еллык юбилеем була, минем сәнгатем турында бер мәкалә яза алмассыңмы”, - диде. Нинди мәкалә дигәч, “әйдә, мин сиңа бер китабымны җибәрәм”, - диде. Мин бу эшкә ике куллап алындым. 70 яшь туласы булгач, 70 шигырьне тәрҗемә итәргә кирәк дип килештек”, - диде азербайҗан теленә тәрҗемә иткән күренекле тюрколог, фән докторы, шагыйрь һәм тәрҗемәче Рәмиз Әскәр.

“Роберт Миңнуллин китапларының башка телләргә тәрҗемә ителүе - шагыйрьнең үзе өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен куанычлы хәл”

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче, төрек милләтеннән булган Фатих Кутлу да шагыйрь турында тәфсилле чыгыш ясады. “Роберт абыйның төрек телендә 223 шигыре тәрҗемә ителгән хәбәрне ишеткәч, бик шатландым. Гыйлем алу - энә белән кое казу, дип әйтәләр бит, хәзер алай димәс идем мин. Гыйлем алу бик җиңел, интернет һәм башка мөмкинлекләр бар, ләкин хәзерге вакытта тәрҗемә эшен энә белән кое казу дип әйтеп була. Чын күңелдән тәрҗемәчеләрне котлыйм, бик зур эш башкарылган. 

Ничә елга сузылды, дип тә сорыйсым килми, чөнки тәрҗемә процессы озак вакытны ала. Башыннан кичкән кеше генә белә. Җир җиләге ачы була, үз вакытында пешмәсә, диләр. Шуларны үз башымнан кичергән кеше буларак, әлеге хезмәт бик вакытлы башкарылган һәм зур бәягә лаеклы дип уйлыйм.

Китаплар татарчадан төрекчәгә һ.б. телләргә тәрҗемә ителә. Ләкин монда хикмәт тәрҗемә итүдә генә түгел, аның төрек теленә тәрҗемә ителгән булуы һәм Төркиядә дөнья күрүе тагын да зуррак әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә, төрек халкы ул китаплар белән танышып, татар әдәбияты һәм татар шагыйрьләре турында әдипләр, галимнәр фикер йөртә ала. Минемчә, тәрҗемә мәсьәләсендә бу – иң югары нокталарның берсе”, - дип үз фикерен белдерде ул.

“Роберт Миңнуллин китапларының башка телләргә тәрҗемә ителүе - шагыйрьнең үзе өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен куанычлы хәл. Иҗатта олы җанлылык һәм киң күңеллелек кирәк. Теге яки бу шагыйрьнең әсәрләренең тәрҗемәдә чыгуына сөенә белү – үзе бер күркәм сыйфат. Ә Роберт абыйга киләчәктә дә үз эшчәнлеген шушы рухта дәвам иттерүен телим”, - дип тәмамлады ул сүзен. Соңыннан Фатих Кутлу юбилярга төрек телендә җырын бүләк итте.

Роберт Миңнуллин: “Төрки халыклар бергә булганда гына бөек”

Очрашуның соңгы өлешен Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзе тәмамлады.

“Безнең халкыбыз – зур халык. Без, гадәттә, “бөек” дияргә яратабыз инде. Бәлки, безнең бөеклегебез еракта, тарихта гына калгандыр. Ләкин без бүген яшибез. Мин үзебезнең халкыбызның, башка халыклар белән беррәттән, бер югарылыкта булуын, яшәвен, тормыш итүен бик теләр идем. Төрки халыклар бөек булганнар, хәзер дә алар бөек, ләкин бергә булганда гына.

Без мин белгәндә генә төрле чорларда яшәдек: Совет чорында без үстек, тәрбияләндек. Совет идеологиясенең әйбәт ягы да, җитешмәгән ягы да күп булды. 1990 еллар килде. Шушы 20 ел дәвамында ниндидер бушлык барлыкка килде. Зур-зур халыкларыбыз мөстәкыйльлек яулап алды. Азербайҗаннарның, казахларның башка төрки милләтләрнең азатлык яулап алуларына бик шатбыз. Кайвакыт без алардан таяныч көтәбез. Аларның мөмкинлекләре хәзер зуррак. Әлбәттә, зур бер империядә яшәгәннән соң үз-үзеңне табу ун елда гына була торган әйбер түгел. Шуңа да карамастан, алар бөтенләй икенче дөньяда яшиләр. Безнең белән аралашканга, безгә тартылып торганга аларга зур рәхмәт! Безнең һәрберебезнең зур әдәбияты бар, әмма үз казаныңда кайнасаң, ерак китеп булмый. Бер-беребезне яратыйк, аңларга тырышыйк, бер-беребезгә ярдәм итик. Бүгенге чара да шигъриятебез өчен тарихи мәҗлес.

Миннән талантлыраклар бик күп, миннән көчлерәк шәхесләр бар. Мин үз юлымда дип уйлыйм. Әгәр мин шушы көнгә җиткәнмен икән, бу – Ходай тарафыннан зур бүләк. Миңа булган хөрмәтне кулымнан килгән кадәр акларга тырышам. Барчагызга да рәхмәт”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100