Роберт Мансуров: «Каюм Насыйриның һәйкәле куелса, шәп булыр иде»
Казандагы К.Насыйри исемендәге 80нче мәктәп директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Каюм Насыйри бүләге иясе Роберт Мансуров «Мәгариф» журналындагы мәкаләсендә бөек мәгърифәтченең 200 еллыгы уңаеннан фикерләре белән уртаклаша.

Казандагы аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 80нче татар-рус мәктәбе узган ел үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте. Быел исә күренекле мәгърифәтче, педагог, галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула. Мәктәбебез 2021 елдан башлап әлеге бөек шәхес исемен йөрткәнлектән, әзерлекне без алдан ук башлап җибәрдек, мәгърифәтченең исемен мәңгеләштерү юнәлешендә бик күп чаралар үткәрдек.
Исем бирелде
Безнең башлангыч мәктәпкә күренекле галим-педагог Каюм Насыйри исеме бирелде. Моны укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар коллективы гына түгел, киң җәмәгатьчелек хуплап кабул итте. Янәшәбездә мәгърифәтченең музей-йорты булып та, аның исемен йөрткән белем учагы булмау тарихи дөреслеккә туры килми иде.
Үткән чорга күз салсак, 1871-1876 елларда Каюм Насыйри, шәхси мәктәп оештырып, татар балаларына рус телендә белем һәм тәрбия биргән. Аны, күпкырлы шәхес буларак, рус һәм чит ил галимнәре югары бәяләгән. Милләттәшебез, мәгърифәтче, тел галиме, этнограф, тарихчы, педагог, журналист буларак, халкыбызга үзеннән соң бай мирас калдырган. 1885 елда Каюм Насыйри Казан император университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә хакыйкый әгъза булып сайлана. Ул заманда мондый югары дәрәҗәгә ирешкән татарларны бармак белән генә санарга мөмкин. География укытучысы, РФның Табигать фәннәре академиясе академигы буларак, мин мәгърифәтче галимебезнең әлеге өлкәгә бәйле хезмәтләре белән һәрвакыт кызыксына идем.
«Каюм Насыйри укулары»
Мәктәпкә күренекле мәгърифәтче исеме бирелүнең икенче елында ук без «Насыйри укулары – Насыровские чтения» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрергә алындык. Ул галимнең күпкырлы педагогик эшчәнлеген өйрәнүгә юнәлтелгән. Галимнең үзе кебек үк без дә эшчәнлегебезне төрле юнәлештә алып барабыз. «Каюм Насыйри укулары»нда катнашучылар даирәсе һәм эчтәлеге ел саен тулыланып тора. Хәтта башлангыч сыйныф укучыларын да кызыксындыра. Фәнни-гамәли конференция кысаларында «БалаSKILS» конкурсы үткәрдек, алар анда кул эшләре белән бәйле осталыкларын күрсәтте. Каюм Насыйри кул эше остасы буларак та билгеле. Төрле һөнәр ияләре әзерләү, хезмәт тәрбиясе – шулай ук бүгенге көннең актуаль проблемасы.
«Каюм Насыйри укулары» укучылар һәм укытучылар катнашында узучы бер чара булып кына калмады, ул республика чикләрен узып киткән фәнни-гамәли конференциягә әверелде. Анда төрле югары уку йортлары, шул исәптән тугандаш республикалардан да фән эшлеклеләре, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Аерып әйткәндә, эшлекле мәҗлесебездә, фән докторлары, профессорлар Индус һәм Энгель Таһировлар, Рәдиф Җамалетдинов, Фираз Харисов, Әлфия Йосыпова, Рада Әхмәдиева, Рамил Исламов, фән кандидатлары Альберт Борһанов, Роза Шәяхмәтова, Татьяна Леонтьева, Евгения Прохорова, Валерия Кан, галим һәм язучы Рифат Җамал, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Россия Табигать фәннәре академиясе вице-президенты, академик, техник фәннәр докторы Илдар Үтәмешев кебек шәхесләр катнашты, чыгышлар ясады. Конференция материалларын аерым җыентык итеп бастырып тараттык.
Казанга күчеп килгәнче Кукмара районы авыл мәктәбендә укытканда, озак вакытлар район мәгариф идарәсе башлыгы вазифасын башкарганда, биредә «Мәчкәрә укулары»н башлап җибәргән идем. Шул чагында Каюм бабайның әтисе – мулла Габденнасыйр Хөсәен улының әлеге авыл мәдрәсәсендә белем алганлыгы хакында белдем.
Лаеклы алмаш
Элек 80нче мәктәптә белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеге татар телендә алып барылган. Россиянең халык укытучы исеменә лаек булган Рамил Хәлиуллин биредә химия фәнен бары тик татарча гына укыткан. Күптән түгел аның да 80 яшьлеген билгеләп үттек. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, мәктәбебездә легендар укытучы белән очрашып, аңа ТРның «Мактаулы остазы» күкрәк билгесен тапшырды, үзенең олы рәхмәтен белдерде. Хәзер аның эшен РФ Табигать фәннәре академиясе киңәшчесе, химия фәннәре кандидаты Никита Трошанин дәвам итә. Мәктәбебездә эшләүче Каюм Насыйри варислары арасында талантлы педагоглар, галимнәр, спорт осталары булу безне нык куандыра. Коллективка үз эшенең остасы булырдай тирән белемле яшь укытучылар килә. Киләчәктә өлкәннәргә алмаш әзерләү ниятеннән педагогик сыйныфлар да ачтык.
Казахстанның Тараз шәһәрендәге 1нче гимназия, Санкт-Петербургтагы 80нче мәктәп, Кукмарадагы А.М. Булатов исемендәге һәм Яшел Үзәндәге 9нчы лицей белән мәгариф өлкәсенә бәйле элемтәләр урнаштырылган.
Мәктәп күрке – күргәзмә
Мәктәптә даими рәвештә танылган рәссамнарның күргәзмәләре оештырыла. Монысы укучыларны балачактан рәсем сәнгатенә тарту, эстетик тәрбия бирү һәм тарихка сәяхәт кылдыру чарасы да булып тора. Күргәзмәләр тематикага бай һәм төрле чорларны колачлавы белән аерылып тора. Нәҗип Нәккаш шәмаилләр ясау остасы, рәссам-каллиграфист буларак укучыларыбыз күңелен әсир иткән булса, Россия рәссамнары һәм Рәссам-педагоглар берлекләре әгъзасы Елена Баймякшина иҗаты картиналар язу остасы, РСФСРның халык рәссамы Ревель Федоров истәлегенә багышланган булуы белән аерылып торды. Узган уку елында Казандагы 15нче рәсем мәктәбе укучылары эшләреннән торган күргәзмә оештырдык. Сүз уңаеннан, халкыбызның сәнгать өлкәсендәге бай мирасын чит илләргә дә танытучы сәнгать белгече Розалина Шаһиеваның безнең мәктәптә укуын әйтәсе килә. Бу уку елына кергәч, «Иске Казан» Бөтенроссия пленэр-симпозиумына кушылып, илебезнең 60 төбәгендә, Кытай, Кыргызстан, Әрмәнстанда яшәүче рәссамнарның борынгы Казанның истәлекле урыннарын тасвирлаган картиналары белән укучыларыбызны таныштыруны максат итеп куйдык.
«Каюм бабай Сабан туе»
Заманында Каюм Насыйри Сабан туенда балаларга бүләкләр өләшә торган булган. Соңгы вакытта без «Каюм бабай Сабан туе»н үткәрә башладык, бу – халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклауның күркәм үрнәге. Моның тагын бер үзенчәлеге шунда: бу көнне уку елына йомгак рәвешендә укучыларыбызны фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, сәнгатьтә ирешкән уңышларына, мөгаллимнәрне һөнәри эшчәнлекләренә карап тәбриклибез, дипломнар тапшырабыз. Балаларына яхшы тәрбия биргән ата-аналарны «Рәхмәт хатлары» белән сөендерәбез. Бәйрәм укучыларның уку елы буена ирешкән уңышларына багышланган күргәзмәләр белән танышу, сәүдә итү, җырлы-биюле тамашалар белән үрелеп бара. «Каюм батыр» дип аталган көрәш ярышларында шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән килгән укучылар бил алыша. Аларның осталыгын республикабызның татарча көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров җитәкчелегендәге иң тәҗрибәле хөкемдарлар бәяли. Шунысын да әйтим: укучыларыбыз келәмдә дә сынатмый. Аларны Татарстанның спорт мастеры исеменә ия булган 2 физкультура укытучыбыз әзерли.
«Каюм Насыйри һәм аның укучылары» композициясе, күренекле мәгърифәтче исеме бирелү уңаеннан куелган истәлек ташы, «Каюм Насыйри параллельләре һәм меридианнары» арткорылмасы Казандагы 80нче татар-рус мәктәбенең йөзек кашына әверелде. Боларның һәммәсен дә күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена мәктәп коллективының олы бүләге буларак кабул итәргә кирәктер. Киләчәктә шәһәребездә, бәлки 80нче мәктәп ишегалдына Каюм Насыйри һәйкәле дә куелса, шәп булыр иде.