Роберт Әхмәтҗановның «Солдатлар» шигыренә язылган җыр
Роберт Әхмәтҗановның бу шигыре турында Ибраһим Нуруллин бик эчтәлекле фикер язган булган.
«Әгәр Роберт Әхмәтҗан, бүтән берни дә язмыйча, бары «Солдатлар» исемле шигырен генә биргән булса да, исеме әдәбиятыбыз тарихына кереп калыр иде. Юк, хикмәт Фәтхерахман Әхмәдиевның йөрәк түреннән сызылып чыккан гаҗәеп моңлы көйгә җырлануында гына түгел. Әйе, ул шигырь, музыка канатларында гына күтәрелеп, сабан тургае кебек күңелләрне җилкендерә, йөрәкләрне дулкынландыра торган шигырьләрдән түгел. Роберт Әхмәтҗановның «Солдатлар» шигыре мөстәкыйль әһәмияткә ия, ул үзе музыка кебек ниндидер тылсымлы аһәңгә ия...
...мин шигырьнең бер серен тотып алдым бугай. Менә ул: шигырь унтугыз яшьлек лейтенантларны, унсигез яшьлек солдатларны шинельләренә төренеп мәңгелек йокыга талган балалар дип атый. Һәм шул «балалар» дигәнне төрле мәгънәләр салып кабатлап бара. Менә шушы зур шигъри табыш әсәрне тылсымлы итә. Харап инде, дияр, бәлки, укучы, нәрсәсе табыш? Кабатлыйм, табыш бу! Шул балаларны, шул аналарны үлеп ярата торган олы йөрәкле шагыйрьнең генә күңеленә, башына һәм каләм очына килә ала торган табыш әнә шул лейтенантлар, шул солдатлар аналарына соңгы минутларына кадәр бала булып калачаклар ич!..»
Ибраһим Нуруллин, 1995
«Солдатлар»
Роберт Әхмәтҗанов шигыре, Фәтхерахман Әхмәдиев көе
Озатып, вокзаллар каршында
маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр
дөньяны күрмәгән балалар.
Балалар керделәр утларга,
балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренеп шинельгә,
калдылар еракта йокларга...
«Балалар, торыгыз, балалар,
ашыгыз суына табында!..»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында...
Уятма, йокласын, син, ана,
айларны, елларны санап бар.
Йөрәктә һаман яшь, гел бала -
кайтмаган солдатлар, солдатлар...
Ана ул йокламый, сабые
юрганын ачса да уяна.
Аналар йөрәге шикелле,
Мәйданда Мәңгелек ут яна.
Аналар йөрәге шикелле
ут яна, уйлана, талпына.
Аналар хәтере шикелле
җил йөри курганнар артында...
1965