Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әрнүемне беркем баса алмый": 12 ел элек урланган баланы табарга күрше хатыны ярдәм иткән

Мәрхүм әтисенең туганнары урлаган бала Маугли кебек яшәгән. Аның документлары да юк.

news_top_970_100
"Әрнүемне беркем баса алмый": 12 ел элек урланган баланы табарга күрше хатыны ярдәм иткән
Әни кеше 12 ел элек Омски шәһәрендә урланган баласын Волгоградта тапкан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

Баланы очраклы рәвештә тапканнар. Малайның сәер биографиясенә күрше хатын игътибар иткән. Ул сораулар биргәләп, баланы берничә ел элек урлаганнарын ачыклаган. Баланы тәрбияләгән хатын исә малайны үз баласы дип исәпли, диелгән әлеге хәбәрдә.

Малайны мәрхүм әтисенең туганнары урлап киткән була. 12 ел дәвамында әнисе баласын эзләгән. Бу елларда малай Маугли кебек яшәгән. Аның документлары да юк. Ул авырлык белән генә укый, яза белә, бер тапкыр да табибларга күренмәгән.



"Миңа барысы да ярдәм итәргә тырыша. Ләкин минем 12 ел буена әрнүемне беркем дә баса алмый. Мин үз баламны алырга дип барам. Без аның белән ничек яшәрбез соң? Аңа минем белән ошармы, ошамасмы? Мин бүген "ВКонтакте"да аның йоклаганын күрдем. Мин шаккаттым", - дип сөйләгән баланың биологик әнисе Марина Костенко.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100