Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әрмәнстан президенты Армен Саркисян отставкага китте

Саркисян үзенә вәкаләтләре җитмәвен әйткән.

news_top_970_100
Әрмәнстан президенты Армен Саркисян отставкага китте

Әрмәнстан президенты Армен Саркисян отставкага китүе хакында белдерде.

"Мин озак уйладым, дүрт еллык актив эштән соң президент вазифасыннан китәргә уйладым", - дигән Саркисян рәсми сайтында.

Саркисян президентка тышкы һәм эчке сәясәткә тәэсир итәрлек сәясәт алып барырлык вәкаләтләр булмаудан зарланган.

Әрманстандагы реаль хакимият премьер-министрда, 2018 елдан бирле ул вазифада Никол Пашинян.

  • 2020 елның 27 сентябреннән 10 ноябрьгә кадәр Карабахта икенче сугыш узды. Ул сугышта Әрмәнстан җиңелеп, Азәрбәйҗан 1988 елгы Карабах сугышында оттырган территорияләрен кире кайтарды һәм бәхәсле Карабахның бер өлешендә, аерым алганда Шуша шәһәрен контрольгә алды. Бу сугыштан соң Әрмәнстанда Никол Пашинянны хакимияттән читләштерү өчен оппозиция халыкны күтәреп чыкты, әмма Пашинян үз хакимиятен саклап кала алды.

Армен Саркисян президент вазифасында 2018 елдан бирле. Ул үзенең атамасы буенча дәүләтчелек гаранты булуына карамастан, бернинди хакимияткә ия булмавын әйткән. Шушы каршылыкка берничек тәэсир итә алмау сәбәпле, отставкага китәм, дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100